Кеше күзләре өчен төнге дөнья — соры һәм кара төсләрнең рәвешсез тупланмасы гына кебек. Ә менә күп кенә төнге хайваннар исә төнге дөньяны күп детальләр, формалар, төсләр белән бай итеп күрә ала. Хуш, алай булгач, аларның күзләре кешенекеннән ничек аерыла соң? Бу анимацияләнгән дәрестә хайваннарның караңгыда күрү серләре ачыла.
биология
Җылылык җитештерү механизмнары, тән температурасын контрольдә тоту һәм җылы ясалу барышында мускуллар системасының роле хакында физиолог Павел Умрюхин аңлата. Тән температурасын күтәрүнең ике ысулы бар – кыскаручан һәм кыскармаучан термогенез. Җылылык җитештерүнең беренче механизмы тәндәге мускулларның кыскаруына бәйле һәм олы кешеләрдә ул төп механизм дип санала. Икенчесе матдәләр алмашы, ягъни метаболизмның, интенсивлыгы үзгәрүгә бәйле. Матдәләр алмашы … Тулысынча
Безне стресс белән идарә итәргә өйрәнергә кирәк дип ышандыралар. Стресс – ул безнең организмның әйләнә-тирә мохиттәге нинди дә булса үзгәрешләргә җайлашу өчен барлыкка килгән реакциясе. Мондый реакция үзгәрешләрнең безнең өчен гадәти булмаган чагында, безнең организмда бу күренешкә җавап бирердәй гамәлләр программасы булмаганда, кыскасы, бөтенләй яңа ситуация белән очрашкан вакытта барлыкка килә. Беренче тапкыр пәйда булган … Тулысынча
3D-бастыру технологиясен медицинага яраклы максатларда куллану очраклары арта. Бер ай элек Миннесота университеты галимнәренең 3D-принтерда бастырылган кан тамырын бәрәнгә күчереп утыртуы һәм тамырның организмга уңышлы гына яраклашуы билгеле булган иде. Хәзер исә макака-резусларда үткәрелгән тәҗрибәләрнең дә уңышлы барып чыгуын игълан иттеләр. Бу юлы сынауларны уздыручылар америкалылар түгел, ә кытай галимнәре булды, әмма ясалма кан тамырларын җитештерү … Тулысынча
Этләр, ташбакалар, кошлар һәм балыклар кеше белән бер тирәлектә яши һәм бер үк дөньяны күрә. Ләкин алар безнең өчен гадәти булган мохитне үзләренчә кабул итә. Ничек итеп? Җавап «Вокруг света» журналыннан тәрҗемә ителгән мәкаләбездә. Кеше Монысы — сәламәт кеше күрә торган объект. Хәзер без аны башка җан ияләре күрә ала торган сурәт белән чагыштырырбыз. Эт Этләр кызыл … Тулысынча
Баш мие турында бизнес-тренингларда, уңышка омтылучылар өчен махсус популяр әдәбиятта һәм төрле масс-медиа чараларында хәзерге вакытта күп сөйлиләр. Әмма хәтта алар да безнең белән иткән органның ни дәрәҗәдә катлаулы булуын тулысынча ачыклап бетерми, дип яза The Guardian газетасы. Соңгы дүрт дистә елда исә уң һәм сул ярымшарларның кешенең сәләтенә ясый торган йогынтысы хакында да еш … Тулысынча
Электроэнцефалограмма, яки ЭЭГ – ул баш миенең гомуми активлыгын күрсәткән язма, минең баш тиресе өслегендәге электр сигналлары теркәлеше. Бүгенгесе көндә электроэнцефалография тормышыбызга шулкадәр нык үтеп керде ки, без моңа инде гадәти процедура үткән кебек кенә карыйбыз. Ә бит безнең баш миебез эшләп чыгара торган электрны баш тиресен җәрәхәтләмичә генә күзәтә алуыбыз чып-чын могҗиза дип әйтергә … Тулысынча
Медицинаның иң алдынгы һәм перспектив юнәлешләре турында күп сөйлиләр, күп язалар, күп бәхәсләшәләр. Тукыма инженериясе дә шундый темаларның берсе. Киләчәктә әлеге технология кеше сәламәтлеге белән бәйле бик күп проблемаларны хәл итә алачак. Ә бүген бу фән өлкәсе ничек яши? Аның нинди үзенчәлекләре бар? “Постнаука” проектыннан тәрҗемә ителгән мәкаләдә шул турында белә аласыз. Сүз уңаеннан, текстта очраган … Тулысынча
Табиблар һәм биологлар инфекция барышына төрлечәрәк карыйлар. Медик өчен инфекция – ул конкрет бер авыру, аның үз билгеләре бар, инфекциянең килеп чыгу сәбәбен табарга кирәк; дәвалау юлы шуның нигезендә корыла, чөнки, табиб фикеренчә, чир кузгатучы организм инфекцияне чыгара да, шуның белән бетте… Ә менә биологлар… Инфекция барышын биологлар ничек өйрәнә? Ә биологлар бу процесска бөтенләй … Тулысынча
Вайтомо — Яңа Зеландиядәге иң зур утрауларның берсе булган Төньяк утравында урнашкан җирлек. Ул үзенең искиткеч известь таш мәгарәләре белән данлыклы. Вайтомо мәгарәләре комплексы үз эченә Вайтомо, Арануи, Гарднерс Гат һәм Руакури исемендәге берничә мәгарәне ала. Ә менә мәгарә лабиринтларын үз йортлары иткән күпсанлы утлы бөҗәкләр (светлячки) бу мәгарәләрне аеруча үзенчәлекле итә. Меңләгән бик кечкенә … Тулысынча