Җылылык җитештерү механизмнары, тән температурасын контрольдә тоту һәм җылы ясалу барышында мускуллар системасының роле хакында физиолог Павел Умрюхин аңлата.
Тән температурасын күтәрүнең ике ысулы бар – кыскаручан һәм кыскармаучан термогенез. Җылылык җитештерүнең беренче механизмы тәндәге мускулларның кыскаруына бәйле һәм олы кешеләрдә ул төп механизм дип санала. Икенчесе матдәләр алмашы, ягъни метаболизмның, интенсивлыгы үзгәрүгә бәйле. Матдәләр алмашы организмның «биохимик фабрикасы» булган бавырда аеруча көчле бара. Рус телендәге «печень» сүзе дә «печет» сүзеннән килеп чыккан бит. Мускуллар хәрәкәте җылы җитештерүне көчәйтә. Мускуллар кыскарганда махсус матдәләрнең – энергия аккумуляторларының – химик бәйләнеш энергиясе механик эшкә әйләнә. Әмма макроэнергик химик бәйләнешләрнең, беренче чиратта, АТФ, җылы буларак бүленеп чыга (машина эшләп торганда двигательнең җылынуы сыман). Мускуллар эшләгәндә барлыкка килгән җылы салкын һава торышы шартларында файда китерергә мөмкин. Барыбызга да билгеле, биохимик реакцияләрнең адекват барышы өчен имезүчеләр организмында оптималь температура сакланырга тиеш.
Кыскаручы термогенезның берничә факторын аерып карыйлар: мускулларның җылылык белән идарә итү тонусы, мускуллар калтыравы һәм мускулларның ирекле кыскаруы. Тонус күзгә күренерлек эшчәнлеге булмаган мускулларның активлыгыннан чыгып билгеләнә. Калтырау – мускул тукымаларының төрле якка юнәлеп кыскаруы – ихтыяр көче белән аңлап идарә ителгән ирекле кыскаруларга караганда күпкә нәтиҗәлерәк дип санала. Калтырау механизмында төрле төркем мускуллары катнаша, чәйнәү мускуллары һәм әкрен поза-тонус мускулларының (бөгелү өчен җаваплы) катнашуы – гадәти күренеш.
Термогенез механизмнарының кушылуын тән температурасын контрольдә тота торган нерв үзәге билгели. Бу үзәк баш миенең махсус структурасында — гипоталамуста урнашкан. Аның арткы өлешендә җылы җитештерү өчен җаваплы нейроннар бар. Гипоталамусның баш миенең башка өлешләренә, мәсәлән, ретикуляр формациягә, экстрапирамид системасына булган тәэсире мускулларның кыскару функцияләре көчәюенә китерә.
Күпчелек мускулларны нервлар белән тәэмин итүне арка миеннән чыга торган нервлар үти. Арка мие аска төшә торган нерв йогынтыларын баш миенең кабыгы һәм кабык асты үзәкләреннән (аерым алганда, экстрапирамид системасы структураларыннан) ала. Шунда ук, гипоталамусның арткы бүлекчәләрендә вегетатив нерв системасының симпатик бүлеге үзәге урнашкан, ул курку яки ачу чыккан вакытларда йөгерү яисә көрәшү реакциясен кабызу функциясен үти. Әлеге халәтләр, суыныну компенсацияләү өчен җылы җитештергәндә сыман, матдәләр һәм энергия алмашынуының югары дәрәҗәсен һәм тән мускулларының активлыгын таләп итә.
Әйтеп үтелгәнчә, баш һәм арка миенең төрле структуралары бер берсе белән тыгыз анатомик һәм функциональ бәйләнештә торалар. Шуңа симпатик системаның активлашуы белән бергә туры килгән көчле хис-кичерешләр вакытында, мәсәлән, курыкканда, организм калтырап куярга яки хәтта озак вакыт дәвамында калтырарга мөмкин. Шуңа күрә мускуллар системасының көчле кыскару активлыгы кайбер кешеләрдә нервозлык, борчылу, ярсу кичерешләре вакытында күзәтелергә мөмкин.
Павел Умрюхин, медицина фәннәре докторы, Беренче Мәскәү дәүләт медицина университеты профессоры, РМФА П. К. Анохин ис. нормаль физиология ФТИ эмоциональ стрессның системалы механизмнары лабораториясе өлкән фәнни хезмәткәре
Постнаука сәхифәсеннән Галия Мөхитова тәрҗемәсе
Тышлыктагы фото Dnews каналыннан