Автор булыгыз

Әгәр сезгә безнең эшчәнлек ошый икән, һәм сезнең үзегезнең дә башкалар белән уртаклашырга теләгән гыйлемегез бар икән, димәк, сез проектыбызга автор буларак кушыла аласыз.

Сез – галим, тикшеренүче, фәнни хезмәткәр, аспирант

Сез үзегез алып барган фәнни хезмәт һәм аның нәтиҗәләре турында мәкаләләр яза, аудио- һәм видеолекцияләр һәм башка материаллар әзерләүдә катнаша аласыз. Без сезнең гыйльми мөхәррирлек хезмәтегезгә дә бик шат булыр идек.

Сез – китап авторы

Милләтебезнең үсешенә булышырга теләсәгез, сез үзегезнең китабыгызның электрон язмасын сайтыбызда урнаштыруга рөхсәт бирә аласыз. Сезнең кыйммәтле хезмәтегез белән күбрәк кеше танышачак. Китапларны ирекле яки түләүле куллануга урнаштырып була.

Сез – студент, югары сыйныф укучысы

Катлаулы булмаган фәнни-популяр мәкаләләр әзерләү, яңалыклар чыгару яки тәрҗемә итү – сез шушы өлкәләрдә безгә булышлык күрсәтә аласыз.

Сез – тел белгече

Проект кысаларында әзерләнгән күпсанлы материалларны тикшерү, алардагы хаталар хакында безгә хәбәр итү, корректура, мөхәррирләү. Әлеге эшләрне сыйфатлы итеп башкару өчен безгә сезнең ярдәмегез кирәк.

Сез – видеоблоггер, монтажчы яки оператор

Укучыларыбызгы кызыклы видеоязмалар әзерләү – эшебезнең бер юнәлеше. Аларны чыннан да кызыклы һәм файдалы итеп төшерү өчен, бәлки, нәкъ менә сез кирәктер!

Сез – дизайнер

Фән һәм дизайн… Ерак торалар кебек, әйеме? Ләкин бу стереотипны онытыгыз. «Гыйлем» коры фәнни фактларның бар матурлыгын укучыларына җиткерергә омтыла. Әйдә, безнең белән инфографикалар һәм гүзәл иллюстрацияләр ясарга!