«Гыйлем» берләшмәсе мәгълүмати заманда мәгълүматның ирекле таралуын хуплый. Без проект кысаларында әзерләнгән текстлар, аудио- һәм видеоязмалар, башка төр материалларны табышсыз оешмалар, матбугат чаралары һәм социаль челтәр кулланучылары белән рәхәтләнеп уртаклашабыз, ә табышка корылган оешмалар белән уңайлы шартларда хезмәттәшлек итәргә әзербез.

Сайттагы материалларны ничек кулланырга?

«Гыйлем» белем бирү проектының сайтында урнаштырылган материалларны кулланганда, түбәндәге шартларны үтәргә кирәк.

— Кайдан алынган? Материалларның асылчыганагы «Гыйлем» сайты булуын күрсәтергә кирәк.

— Табышсыз куллану. Сез, аерым килешү белән рөхсәт ителгән очраклардан тыш, сайт материалларын табышлы максатларда куллана алмыйсыз.

Мәктәптә, университетта, чыгышларда кулланырга ярыймы?

Сез сайтыбызның материалларын белем бирү максатлары өчен иркенләп куллана аласыз.

Матбугатта кулланырга ярыймы?

Сайт материалларын гаммәви мәгълүмат чараларында кулланырга теләсәгез, безнең белән элемтәгә керүегез сорала (bez@giylem.pro)

Кулланучы килешүе

«Кулланучы килешүе» дип исемләнгән әлеге документ «Гыйлем» берләшмәсе (алга таба – «Идарә»)  һәм Идарәнең милке булган интернет-ресурсларны (алга таба – «Сайтлар») кулланган шәхес (алга таба – «Кулланучы») арасында Килешү булып тора.

1. Гомуми шартлар

1.1. Сайтларның материалларын һәм хезмәт күрсәтүче сервисларын куллану Русия Федерациясенең гамәлдәге кануннары тарафыннан тәртипкә салына.

1.2. Әлеге Килешү ачык оферта булып тора. Сайт материаллары белән таныша башлау белән, Кулланучы әлеге Килешүгә кушылган дип санала.

1.3. Идарә теләсә кайсы вакытта үз теләге белән әлеге Килешүнең шартларын үзгәртә ала. Мондый үзгәрешләр Килешүнең яңа юрамасы Сайтларда эленүгә 3 (Өч) көн узгач гамәлгә керә.

2. Кулланучының бурычлары

2.1. Кулланучы Русия кануннарын яки халыкара хокук нормаларын, шул исәптән, интеллектуаль милек, авторлык һәм/яки катнаш хокукларны бозу дип карала торган һәм Сайтларның һәм Сайт сервисларының эшенә зыян китерә ала торган гамәлләр башкармаска дип килешә.

2.2. Кулланучы Сайтларда урнаштырылган материалларны табышсыз максатларда кулланганда Сайтларга сылтама ясарга тиеш.

2.3. Кулланучы Сайтларда урнаштырылган материалларны табыш максатлары өчен кулланганда, Идарә белән аерым лицензия килешүе төзергә бурычлы.

2.4. Кулланучы Сайтларда дөнья күргән Ирекле контентны кулланганда Сайтларга сылтама бирергә тиеш.

2.5. Кулланучының Сайтларда язылган шәрехнамәләре һәм башка төрле язмалары Русия Федерациясе кануннарына һәм гомуми әхлак һәм тәрбия нормаларына каршы килергә тиеш түгел.

2.6. Кулланучы Сайтларның материалларында һәм сервисларында реклама урнаштырылу мөмкинлеге белән килешә. Идарә рекламага карата җавап тотмый.

3. Башка шартлар

3.1. Әлеге Килешүдән чыккан һәм аңа бәйле булган һәртөрле бәхәсләр Русия Федерациясенең гамәлдәге кануннарында урнаштырылган тәртип нигезендә хәл ителә.

3.2. Килешү Кулланучы һәм Идарә арасында агентлык мөнәсәбәтләре, ширкәт, уртак эшчәнлек, шәхси яллау яки Килешүдә күрсәтелмәгән башка төрле мөнәсәбәтләр урнаштыру буларак каралмый.

3.3. Килешүнең аерым нигезләренең мәхкәмә тарафыннан гамәлдә түгел дип танылуы яки Килешүнең башка нигезләрен гамәлдән чыгармый.