Тәрҗемә сәясәте

«Гыйлем», татар телендә актуаль фәнни контент булдыру максатыннан, чит телләрдән сайт тематикасына туры килгән текстлар тәрҗемә итә. Биредә эшчәнлегебезнең бу юнәлешенә кагылышлы сорауларга җаваплар урнаштырыла.

Авторлык хокукларын бозмыйсызмы?

Юк, без тәрҗемә итү өчен ирекле булган чыганакларны гына тәрҗемәлибез. Әгәр чыганак ирекле түгел икән, проектның идарәсе авторлар белән элемтәгә кереп, рәсми рөхсәт ала.

Ни өчен күпчелек материаллар – тәрҗемәләр?

Моның сәбәбе бик гади. Татар телендә фәнни хезмәтләр бик аз языла, филологик фәннәрдән кала башка гыйльми өлкәләрдә татар теле бөтенләй кулланылмый диярлек. Шул сәбәпле, даими рәвештә фәнни-популяр язмалар әзерләүче галимнәр дә юк. «Гыйлем», бу бушлыкны тутыру өчен, тәрҗемә хезмәтенә мөрәҗәгать итә.

Терминнарны каян аласыз?

Беренчедән, «Гыйлем» мөхәррияте моңарчы дөнья күргән терминологик сүзлекләрне актив куллана. Икенчедән, фәнни мәгълүмат көн саен яңарып торганга, без татарча яңа терминнарны үзебез булдырабыз. Бу очракта тәрҗемәчеләр фәнни мөхәррирләр белән киңәш тотып эш итә. Өченчедән, «Гыйлем», татар фәнни әдәбиятының күпьеллык традицияләренә хөрмәт итсә дә, фәнни телнең рус теле аша гына корылуына каршы чыга. Шул сәбәпле, терминнар, исемнәр һәм атамалар чыгыш телдән турыдан-туры алына. Бу туры күчеш барышында калька да, терминның мәгънәсенә туры китереп ясалган өр-яңа сүз дә хасил булырга мөмкин. Дүртенчедән, «Гыйлем» иске татар әдәби телендәге фәнни язмаларга хас булган гарәп-фарсы алынмаларының тулысынча кире кайтарылуын хупламый, шуңа күрә ул чор терминологиясен билгеле бер кысаларда кулланырга тырыша.