«Гыйлем» — татар телендә фән, белем һәм мәгърифәт тарата торган проект. Ул актуаль һәм хакыйкый фәнне популярлаштыра, төрле фән өлкәләренә караган белемне татар телендә яктырта, белем бирү сыйфатын күтәрү өчен тиешле шартлар тудыра.

Проектны «Гыйлем» берләшмәсе һәм Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты алып бара.

Тарих

Татар телендә фәнни-популяр ресурс әзерләү идеясе соңгы елларда еш яңгыратылды. Бу юнәлештә эшли башлаган кайбер интернет-чаралар да әзерләнгән иде. «Гыйлем» берләшмәсе исә Актанышта урнашкан Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында оешты.

* 2014 елның августында Актанышта «Гыйлем» проекты барлыкка килде.

* 2015 елның октябрендә КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты проектның төп партнерына әйләнде.

* 2015 елдан «Ялкын» журналында «Гыйлем» рубрикасы басыла.

* 2016 елның гыйнварында проектның сайты .татар доменында эшли башлады.

* 2016 елның октябрендә «Хәлбуки» лекторие үткәрелә башлады.

* 2016 елда TED Ed анимацияләре татарча чыгарылды. «Татарстан» радиосында гыйльми тапшырулар чыкты.
«Гыйлем» ул — йөзләгән фәнни-популяр мәкаләләр, видеоматериаллар, инфографика, XKCD һәм ZenPencils комикслары һәм китаплар, галимнәрне, аспирантларны һәм студентларны җитди темалар турында татарча сөйләштерүче лекторий һәм һәркемне елмайта торган бренд продукциясе.

Проектның нигез мәсләкләре

Дөреслек
Ярым фәнни идеяләр, шарлатаннар уйлап чыгарган ялган теорияләр чәчәк аткан заманда чынбарлыкка туры килә торган мәгълүматның кадере арта. Без абруйлы чыганакларга нигезләнгән, белгечләр тарафыннан тикшерелгән язмалар гына урнаштырырга омтылабыз.

Уңайлык
Мәгълүмат секунд саен арта, хәзерге заманда без төрледән-төрле интернет-язмаларны тиз-тиз генә карап чыгарга өйрәндек. «Гыйлем» һәркем өчен дә уңайлы форматта язмалар әзерләргә омтыла.

Эзлеклелек
Белем тиешенчә башка “сеңсен” һәм истә калсын өчен, аның эзлекле тәртиптә бирелүе мөһим. Без ялгыз язмалар гына урнаштырып калмыйча, сезне темага туры килә торган яңа материаллар белән тәэмин итәргә телибез.

Ирекле куллану
«Гыйлем» әзерләгән язмалар ирекле рәвештә таратыла һәм кулланыла ала. Без милләтебезне мәгърифәтле итәргә телибез һәм моның өчен берни дә сорамыйбыз. Моннан тыш, без Creative Commons лицензиясен актив кулланырга омтылабыз.

Татарлык
Проект тарафыннан әзерләнгән һәрбер язма татар милләтенә файда китерә алырга тиеш. Һәм әлбәттә, материалларыбызның саф татар телендә булуы да безнең өчен бер шарт.