• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

Видеоязма

Дислексия һәр бишенче кешегә хас, ләкин ул төрле кешедә төрлечә чагыла. Бу сөйләм авырлыгы киң спектрга ия, аны «нормаль» һәм «хаталы» сыман категорияләргә кертеп тә булмый. Әлеге TED Ed дәресендә Келли Сэндмэн-Һерли дислексиягә тарыган баш миенең эшчәнлеге хакында яңадан уйлап карарга һәм кеше баш миенең нейротөрлелеге өчен сөенергә чакыра.


Сез тәм-том ашаганда, сезнең тәм рецепторлары, эчәклек һәм баш миегез барысын да сизә, барысын да аңлый. Баллы әйбердән соң уянып китә торган дәртләндерү системасын алкоголь яки никотин да шул ук тәртиптә активлаштыра ала. Әйе, шикәр дофамин күләмен арттыра һәм үзенә бәйлелек тудыра ала. Ни өчен тәм-том белән сак булырга кирәк? Табигать ни өчен тәм-томны нәкъ менә «тәмле» итеп яраткан? Ашау белән нейромедиаторлар арасында мөнәсәбәт ни өчен кирәк безгә? Җавап — TedED җәмгыяте әзерләгән видеодәрестә.


Торнадолар – Җир йөзендә иң көчле һәм куркыныч өермәләр, аларда җилнең бөтерелү тизлеге сәгатенә 200 мильгә җитә ала. Дөньядагы иң көчле җил бу. Киңлеге берничә йөз метрга җиткән һава баганасы юлында очраган һәрнәрсәне суырып ала һәм үзе белән күчерә. Бу коточкыч циклоннар кайдан килеп чыгалар соң? Метеоролог Дҗәймс Спанн торнадоның «тормышы» хакында сөйли һәм иң четерекле … Тулысынча


Диңгез дәрәҗәсеннән 8850 метрга югарыда урнашкан Дҗомолунгма, яки Эверест тавы – планетабызның иң биек ноктасы. Ләкин ул ничек шулай биек була алган соң? Бу дәрестә Мишель Копс планетабызның континент плитәләре кисешә торган ноктага сәяхәт ясарга чакыра.


Мария Склодовская-Кюриның фәндә инкыйлаб ясаган ачышы физика һәм химияне аңларга булышты һәм онкология, технология, медицина һәм төш физикасына искиткеч әһәмиятле өлеш кертте. Ләкин чын мәгънәсендә аның даһилыгы нәрсәдә чагыла соң? Мария Кюриның иң революцион ачышлары турында сөйләшик.


Сезгә кайчан да булса «Турай» дип әйткәннәре яки ашаганда бөкрәеп утырган өчен орышканнары бармы? Моның кебек кисәтүләр безгә ошамаска да мөмкин, ләкин алар юкка гына ясалмый. Сезнең сын-гәүдәгез гәүдәгезнең һәр адымына, һәр хәрәкәтенә нигез булып тора, аның төрле стрессларга җайлашуы да яхшы сын-гәүдәгә бәйле. Текст «Мин татарча сөйләшәм — 2018» акциясе кысаларында Казан шәһәре Яңа … Тулысынча


Ел саен дөньяда 100 000 тоннадан күбрәк кофеин кулланыла. Бу 14 Эйфель манарасының авырлыгына тигез! Кофеин, хәтта тиешенчә йокламасак та, безгә уяу булырга, игътибарны тупларга һәм җитез калырга ярдәм итә; ләикн шул ук вакытта ул кан басымын күтәрә һәм безне гасабиланырга мәҗбүр итә ала. Хуш, ул безне ничек йоклатмыйча тота соң? Текст «Мин татарча сөйләшәм … Тулысынча


Чәй – дөньяда судан кала иң еш кулланыла торган эчемлек. Планетабызның төрле төбәкләрендә һәм мәдәниятләрендә аны төрлечә әзерлиләр һәм эчәләр. Бу гаҗәеп эчемлек кайда уйлап табылган һәм ничек шулай популяр булган соң?


Су – яшәү чыганагы, сусауны басучы, тәнгә җиңеллек бирүче эчемлек ул. Ләкин чиста, эчәргә яраклы булган су кыйммәтле һәм еш кына дефицит әйбер икән шул. Дөньяда 800 миллионга якын кеше чиста суга тилмерә. Нишләп шулай соң? Үзебез эчә торган су чыннан да эчәргә яраклымы соң? Миа Накамулли шул хакта бәян итә. _________________________________________________________________ Текст «Мин татарча … Тулысынча


Кибеттә, базарда яки супермаркетта җиләк-җимеш һәм яшелчә бүлегенә керсәң, алманың кимендә 2-3 төрен очратасың. Бакчаларыбызда да төрле сорттагы алмагачлар үсә, шулай бит? Мондый байлык каян килә икән соң? Нишләп әле алманың төрләре шулай күп? Бу дәрес шул хакта булыр.


1 2 … 4 Далее →


Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.