«Куллану җәмгыятендә кешегә яшәү өчен кирәкле булган бөтен нәрсә дә бар, әмма ул бу тормышның мәгънәсен таба алмый». XX гасыр уртасында ук фәлсәфәче һәм өченче Вена психотерапия мәктәбенә нигез салучы Виктор Франкл (1905 — 1997) шулай дип язган. Аның сүзләренә караганда, мондый «экзистенциаль вакуум» депрессиягә һәм җәмгыятьтәге золымга илтә, һәм әлеге яшәеш мәгънәсенә җавап бирү өчен проблеманы яңача формалаштыру кирәк — үзенчәлекле Коперник борылышы таләп ителә. «Гыйлем» Виктор Франклның «Логотерапия һәм экзистенциаль анализ» исемле мәкаләләр җыентыгыннан бер өзекне татарчага тәрҗемә итте.
Author: Айдар Шәйхи
XX гасырның урталары космонавтика белән бәйле зур хыяллар чоры була. Табигый, галәмне яуларга хыялланнучылар арасында татар кешеләре дә булмый түгел, тик нидер сәбәпле, алар турында бик аз сөйләнә. Без бу хатаны төзәтеп, сезне космонавтика үсешенә өлеш керткән кайбер татар шәхесләре белән таныштырырга булдык.
Космик тугандашлык, дуслык, тигезлек һәм бәхет… «Ерак планетада» дигән озын хикәянең идея юнәлеше әнә шул. Автор бу хикәядә башка йолдыз системасындагы бер планетада һәлакәткә очраган космонавтларның ят цивилизация очратуы һәм шул дөнья вәкилләре белән элемтәгә кереп, дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында сөйли.
Без рәссам-натуралист Мария Кирикованың Татарстанда урнашкан «Түбән Кама» милли паркы өчен әзерләгән «Муравейник» исемле өстәл уенын татарчага тәрҗемә иттек. Бу уенның берничә хикмәте бар: аны буягыч итеп тә кулланырга мөмкин, уен дәвамында исә балалар кырмыскалар дөньясы (аларның көндәлек тормышы, дуслары һәм дошманнары һ.б.) белән якыннанрак таныша алалар. «Балалар ишегалдында, бакчада, паркта йөргәндә, кырмыскага тап була калсалар, аның … Тулысынча
Еллар буена март аеның 14 нче көне бик күп илләрдә Бөтендөнья Пи көне буларак бәйрәм ителә иде. Шуның аркасында Халыкара математика берлеге (International Mathematical Union: IMU), бу көннең эшчәнлек өлкәсен киңәйтергә карар биреп, ЮНЕСКОга гариза язды. ЮНЕСКО моны раслады һәм 2019 нчы елның 26 нчы ноябрендә 14 Март — Пи көнен — «Халыкара Математика Көне» итеп игълан итте. Математика көнен бәйрәм итүгә кызыксыну уяту һәм математика белән барлык өлкәләр вә төшенчәләр арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлату өчен һәр елны бу бәйрәмнең темасы игълан ителәчәк. 2020 елгы тема — «Математика Һәркайда» иде.