• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

Трагедия остасының фаҗигасе

01.01.2021

Татар һәм башкорт театр сәнгатьләренең тарихында күренекле урын алып торган шәхесләрнең берсе – Мөхтәр Мутин. Аның язмыш юлы Казан һәм Уфа арасында үткән. Ул — беренче трагик, милли театрны Көнбатыш драматургиясе белән баетучы, Гамлетны уйнаган беренче татар кешесе һәм фаҗигале язмыш иясе…

Мутин мавр ролендә
Мутин мавр ролендә

Мөхтәр Исхак улы Мутин Тукай, Әмирхан, Кариевлар белән бер елда, 1886 елның 2 гыйнварында дөньяга килә. Ул тумышы белән Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Такталачык авылыннан була. Хәзер ул җирләр Актаныш районына карый. Мутиннар – борынгы дворян нәселе. Алар арасыннан төрле өлкәләрдә үз эзен калдырган шәхесләр чыккан. Мәсәлән, Илдархан Мутин (1888 – 1938). Ул башкорт милли хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе, Башкортстан хөкүмәте әгъзасы булган.

Мөхтәр 1902 елда Бәләбәй училищесын тәмамлый. Шәһәр гимназиясендә укыганда ук ул театр сәнгате белән кызыксына башлаган. Ләкин бу өлкәгә кереп киткәнче, аңа бераз башка юнәлештә хезмәт куярга туры килә: 1906 – 1908 елларда ул Уфада урнашкан Ырынбур мөселман диния нәзаратендә бухгалтер булып эшли. 1908 елдан исә ул сәхнәгә чыга.

1912 елга кадәр гастролер-трагик сыйфатында йөри. Уфада Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская җитәкләгән «Нур» труппасы эшли башлагач, шул берләшмәдә эшли башлый. Ә өч елдан соң Ырынбурда «Ширкәт» исемле яңа труппа барлыкка килгәч, шунда күчә һәм труппаның төп артисты һәм режиссерына әйләнә.

Артист Мутинның бенефисы — 12 апрельдә шәһәр театрында «Татар драм ширкәт труппасы» артистларынндан Мөхтәр әфәнде Мутинның бенефисы булды. «Алдым-бирдем» уйналды…
Артист Мутинның бенефисы — 12 апрельдә шәһәр театрында «Татар драм ширкәт труппасы» артистларынндан Мөхтәр әфәнде Мутинның бенефисы булды. «Алдым-бирдем» уйналды…

Ватандашлар сугышы елларында Көнчыгыш фронтның 1, 2 һәм 5 нче гаскәрләрендә фронт театрларында уйный. 1918 елның декабрь азакларында М.Мутин Казанга килә һәм Татар драма артистлары труппасына урнаша. Аның Казан сәхнәсендәге иң тәүге актерлык һәм режиссерлык эше – Ф.Шиллерның «Юлбасарлар» романтик драмасы буенча куелган спектакль һәм андагы Карл Моор роле.

1919 елда Уфадагы Үрнәк татар-башкорт театры актеры. 1920 елда ТАССР оешкач, Мәгариф халык комиссариатының театр бүлеге белән җитәкчелек итә, Беренче татар театрында уйный һәм аның режиссеры була, Беренче хөкүмәт татар күргәзмә театрының баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе булып эшли, 1922 – 1924 елларда Башкорт драма театрының баш режиссеры вазифасын үти. 1924 – 1937 елларда Татар академия театры һәм Башкорт драма театры актеры һәм режиссеры.

1937 елның 24 апрелендә аны кулга алалар. 19 сентябрьдә исә «троцкист оешмасында катнашучы» буларак гаепләнә һәм 10 елга иректән мәхрүм ителә. 4 елдан соң, 1941 елның 3 июлендә Магадан өлкәсендә һәлак була. Аны 1963 елда гына аклыйлар.

1926 елда Мөхтәр Мутин «Татар театры» дигән китап яза, монда ул татар театры тарихына кагылышлы материалларны туплый.  Шул ук елны аңа Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә.

Мөхтәр Мутин беренче татар һәм башкорт трагик актеры буларак кадерле. Ул татар сәхнәсенә героик пафос, романтик юнәлеш алып килгән, гаҗәеп кайнар темпераментка ия булган олы трагик талант. Мутин башлыча төп рольләрне башкара. Көнбатыш драматургиясен үзләштерә һәм спектакльләрендә уйнап, зур уңышларга ирешә. Татар театры тарихына кергән, М.Мутин иҗат иткән образлар: Карл Моор – Ф.Шиллерның «Юлбасарлар»ында, Гамлет, Отелло – В.Шекспирның «Гамлет» һәм «Отелло»сында, Тартюф – Мольерның «Тартюф»ында, Батырхан – Г.Ибраһимовның «Яңа кешеләр»ендә, Минһаҗ – К.Тинчуринның «Кандыр буенда»сында, Бардин, Барон – М.Горькийның «Дошманнар»ында һәм «Тормыш төбендә»сендә һ.б.


текст: Айдар Шәйхин

чыганаклар:  Башкорт энциклопедиясе, Татар Википедиясе

фото: bashdram.ru, tatar-ile.livejournal.com

Рубрика: МәкаләТеглар: җәмгыять, сәнгать, тарих, тасср, татар дөньясы, татар сәнгате, татар театры, татар шәхесе, театр, шәхес, шәхесләр



Сезгə ошар:


Warning: Use of undefined constant rand - assumed 'rand' (this will throw an Error in a future version of PHP) in /home/giylem/giylem.tatar/docs/wp-content/themes/omega/partials/content.php on line 35






Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.