Кадерле дуслар, 1 июньнән «Гыйлем» берләшмәсе җәйге ялга туктала. Сайт һәм пабликларда яңа материаллар чыкмаячак. Якындагы атналарда элек дөнья күргән постлар кабатланачак, татар этимология белгече Рифкать Әхмәтьянов белән интервью дөнья күрәчәк, Әхмәтзәки Вәлиди турында документаль фильмның татарча субтитрлар белән бирелгән язмасы урнаштырылачак. Болар — чыкмый калган «бурычларыбыз» гына. 2016/2017 сезонына куелган максатларның 60% ирештек дип … Тулысынча
Яңалык
Бүген, 21нче февраль көнне, дөнья күләмендә инде 17нче тапкыр Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Тел һәм мәдәни төрлелекне саклау максатыннан билгеләнгән әлеге бәйрәмнең бурычлары итеп югалу куркынычы янаган телләрнең халәтен күзәтү һәм мондый вәзгыятьне булдырмауда эшчәнлек алып бару билгеләнде. Туган телебез ─ татар теле ─ югалып баручы телләр исемлегендә булмаса да, көн кадагында торган … Тулысынча
Зыянлы химик матдәләр планетаның кеше үзе барып җитә алмаган урыннарында да җыела ала икән. Моны инглиз экологлары ачыклаган. Галимнәрнең фикеренә күрә, зыянлы химик матдәләрнең иң куркынычлары — озак саклана торган органик пычраткычлар. Мондый матдәләр океан төпләрендә аска-өскә күчә, хайваннарның организмнарында туплана һәм эндокрин системасының эшен боза алалар. Бөекбритания галимнәре исә мондый матдәләрнең кысласыман амфиподаларда, … Тулысынча
3D-бастыру технологиясен медицинага яраклы максатларда куллану очраклары арта. Бер ай элек Миннесота университеты галимнәренең 3D-принтерда бастырылган кан тамырын бәрәнгә күчереп утыртуы һәм тамырның организмга уңышлы гына яраклашуы билгеле булган иде. Хәзер исә макака-резусларда үткәрелгән тәҗрибәләрнең дә уңышлы барып чыгуын игълан иттеләр. Бу юлы сынауларны уздыручылар америкалылар түгел, ә кытай галимнәре булды, әмма ясалма кан тамырларын җитештерү … Тулысынча
Узган җомгада Япония Халыкара галәм станциясенә йөк илтә торган кораб очырды. Аның бортында Галәмдәге чүпне җыярга тиешле корылма бар. Япониянең аэрокосмик тикшеренүләр агентлыгы галимнәре ятьмә белән тәҗрибә үткәреп, Җир орбитасында яткан фәлән тонна галәми чүпне җыярга тырышалар. Бу галәми чүп 1957 елда Советлар берлегенең «Спутник» исемле ясалма иярчене очканнан бирле Җир тирәсендә җыелган ракета калдыклары, … Тулысынча
9 декабрь көнне «Гыйлем» фән һәм мәгърифәт үзәгенең Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә эшли башлаган яңа проекты ─ «Хәлбуки» 2016 елда соңгы лекториен үткәрде . «Хәлбуки» — татар телендә төрле фәннәр буенча кыска лекцияләр циклы. Ул Россиядә инде берничә ел эшләп килгән «Курилка Гутенберга» проекты үрнәгендә эшли. Һәр лекторийда 2-3 лекция, аларның һәрберсе … Тулысынча
Ел дәвамында төнге күк йөзендә гаҗәеп күренешләр еш булып тора. Могҗиза эзләп, матбугат чаралары «ике Айны» да, әллә нинди көтелмәгән планета парадларын да уйлап таба. Ә чынлыкта исә астрономиянең могҗизалары гади һәм матур, аларны күзәтер өчен тылсымчы булырга кирәкми. 2016 елның соңгы аенда төнге күк йөзе нинди матур күренешләр күзәтергә мөмкинлек бирә соң? 3 … Тулысынча
Быел беренче тапкыр татар телендә бастырылган география атлас тәкъдим ителде. Ул Актаныш районының географиясенә багышланган. Туган телебездә атлас төзү идеясе Актанышта урнашкан Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында туа. Бу эшне башкаруның әһәмияте турында авторларның үзләре белән сөйләштек. Рөстәм Фәйзуллин, география, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы: ─ Актаныш районы турында, кызганыч, мәгълүмат табуы җиңел түгел, чөнки ул … Тулысынча
Төньяк Каролина университеты тикшеренүчеләре социаль челтәрләрне анализлап, Аурупа ландшафтларының туристларны җәлеп итү дәрәҗәсе харитасын төзегәннәр. Бу хакта галимнәр Proceedings of the National Academy of Sciences журналында басылган язмада хәбәр итәләр. Ландшафтның кешеләр өчен бәһасен белү, дәүләткә турист һәм авыл хуҗалыгы сәясәтен дөрес төзү өчен мөһим. Илдә кайсы урыннарның популяр булуын белү хакимияткә аларны ял итү зоналарына … Тулысынча
Әгәр сезгә кофе ошамый икән, моның генетик сәбәбе булырга мөмкин. «Scientific Reports» исемле журналда чыккан бер тикшеренүдә кайбер кешеләрнең кофены башкалардан күбрәк теләвенең сәбәбе кешенең генетикасына бәйле булырга мөмкинлеге ачыкланган. Әлеге тикшеренү күрсәткәнчә, PDSS2 генында төрләнү (вариация) булган кешеләр, төрләнү булмаган кешеләр белән чагыштырганда, кофены азрак эчә. Нәрсә ул PDSS2 генының функциясе? PDSS2 төрләнүе булган кеше организмының … Тулысынча