• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

«Хәлбуки» 2016 елгы лекторийлар сезонын япты

12.12.2016

%d1%85%d3%99%d0%bb%d0%b1%d1%83%d0%ba%d0%b8-20169 декабрь көнне «Гыйлем» фән һәм мәгърифәт үзәгенең Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә эшли башлаган яңа проекты ─ «Хәлбуки» 2016 елда соңгы лекториен үткәрде .

«Хәлбуки» — татар телендә төрле фәннәр буенча кыска лекцияләр циклы. Ул Россиядә инде берничә ел эшләп килгән «Курилка Гутенберга» проекты үрнәгендә эшли. Һәр лекторийда 2-3 лекция, аларның һәрберсе иң күбе 30 минут бара. Лекторларга булган төп таләп — татар телендә кызыклы итеп сөйләү.

%d1%85%d3%99%d0%bb%d0%b1%d1%83%d0%ba%d0%b82Проект кысаларында беренче лекторий инде 14 октябрьдә үк узган иде. Андагы чыгышлар физика, энергетика һәм диннәрне өйрәнү (религиоведение) фәннәренә багышланган иде. «Хәлбуки» үз эшчәнлеген башлап җибәргәннән соң, инде дүртенче лекторий уздырылды. Лекторларның игътибар үзәгендә булган темалар әдәбият, астрономия, музыка тарихы, биология, архитектура кебек бер-берсеннән ерак торган өлкәләргә карады.

Лекторийга килә алмаган очракта да, чыгышлар белән танышу мөмкинлеге бар: һәрбер чыгыш Periscope кушымтасы аша интернетта турыдан-туры тапшырылды. Моннан тыш, һәр лекциянең видеоязмасын «Гыйлем»нең Youtube каналында карап була.

%d1%85%d3%99%d0%bb%d0%b1%d1%83%d0%ba%d0%b83Соңгы очрашуга килгәндә исә, бу юлы лекцияләрне «Гыйлем» сайтының баш мөхәррире Айдар Шәйхин, яшь астроном, КФУ Физика институты студенты Илһам Галиуллин һәм журналист, җырчы һәм активист Рәдиф Кашапов укыдылар. Темалар, гадәттәгечә, киң: Рим папасы һәм Ватикан, астрономнар куллана торган методлар һәм татар музыкасының интенсив һәм экстенсив үсеш юллары.%d1%85%d3%99%d0%bb%d0%b1%d1%83%d0%ba%d0%b8-%d1%81%d0%be%d2%a3%d0%b3%d1%8b-%d0%be%d1%87%d1%80%d0%b0%d1%88%d1%83

«Хәлбуки»нең бу сезондагы соңгы очрашуына Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе мөгаллимнәре Әлфия Йосыпова, Гөлшат Галиуллина һәм Гөлфия Хәдиева да килгәннәр иде. Алар «Хәлбуки» проектының эшчәнлеге белән канәгать калып, аны югары бәяделәр. «Афәрин! Проект бик уңышлы. Форматы да кызыклы, җанлы уза икән. Темалары да игътибарга лаек. Киләчәктә «Хәлбуки»га күбрәк халыкны җәлеп итәргә кирәк. Гомумән, «Гыйлем» проекты кирәкле юнәлештә эшли: телебезне популярлаштыра. Аның белән эшчәнлек итү үзебезнең бүлек студентлары өчен дә кызык һәм файдалы булыр иде», ─ дип бүлеште Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Шәүкәт кызы.

«Гыйлем» үзәге «Хәлбуки» лекторийларының киләсе сезонын 2017 елның гыйнварында башларга вәгъдә итә. Яңалыклардан күзәтеп барыгыз.

Эльвира Зиннәтуллина

Рубрика: ЯңалыкТеглар: вакыйга, хәлбуки, яңалык



Сезгə ошар:





Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.