ИДС — игътибар дефициты синдромы мәсьәләсендә бөтен дөньяга танылган белгеч Эдвард Һэллоуэлл фикеренчә, без, юк-барга күп вакытыбызны сарыф итеп, чын тормыштан читтә калырга мөмкинбез. Шуңа күрә бу психиатр тормышны яхшырак күрергә, күбрәк аңларга һәм тырышлык белән генә түгел, ә акыллы итеп тә эшләргә теләгән кешеләргә киңәшләрен бирә.
Шомлы билгеләр
Кеше белән сөйләшкәндә аны «кыскасы» яки «тизрәк сөйлә» дип еш бүлдерәсезме? Кызыклы сериал яки фильм караганда смартфоныгызны кулга еш аласызмы? Кешеләрне тыңламыйсыз, игътибарлы булып кыланасыз гынамы? Юк-бар өчен дә кәефегез төшәме?
Безнең игътибарыбыз тупланганлыгын тәмам югалтты диярлек, шуңа күрә безгә кайвакыт бер нәрсәгә 10 минуттан артык игътибар итү авыр була башлады. Әгәр дә сез бу күренешне хәзерге җәмгыять өчен нормаль дип саныйсыз икән, димәк, түбәндәге юлларны укыгач кәефегез төшәчәк.
Болар – игътибарлылык дефициты синдромының беренче билгеләре. Бу сәер яңгыраган сүзләрне SOS дип укыгыз: сезнең игътибар «мускулына» тиз арада «спортзалда» шөгыльләнү кирәк.
Онытылып китүләрнең бәһасе
Уртача алганда, гади бер кеше эш көне дәвамында сигез сәгатенең икесен диярлек бушка әрәм иткәнен белә идегезме? Бушка үткәргән вакытының яртысын ул бер сайттан икенчесенә күчеп уздыра. Inc. журналы исәпләп чыгарганча, мондый “онытылып китүләр” бер АКШта гына 544 миллиард доллар чыгым булып бәяләнә.
Гади кеше көн дәвамында 200 тапкыр игътибарын читкә юнәлтә. 118 тапкыр безнең тиктормас кулларыбыз смартфонга үрелә, 52 тапкыр безне дуслар, якыннар һәм хезмәттәшләр онытылырга мәҗбүр итә, ә калган 30 ында без көнкүреш ихтыяҗлары өчен эштән бүленәбез. Мәсәлән, безнең кинәт кенә Мэтт Деймонга ничә яшь тулганын беләсе килә һәм без, бөтен эшне ташлап, Википедиягә керәбез.
Игътибарны тупларга өйрәнү
Бәхеткә, безнең баш миенең нейропластиклык дигән бер хикмәтле ягы бар. Гади итеп әйтсәк, шул: даими практика барын да үзгәртә ала.
Берәр әйбер өйрәнегез
Игътибарлылык һәм концентрацияне ныгытуның иң җиңел ысулы – элек беркайчан да эшләмәгән берәр нәрсә белән шөгыльләнә башлау. Мәсәлән, әгәр сез автомат күчергеч тартмасы булган машина йөртәсез икән, механик тартмалы автомобильгә күчеп карагыз. Иҗади фикерләгез: үзенчәлекле бию дәресләренә язылыгыз, испан телен өйрәнегез, гөбәдия пешерергә өйрәнегез (татар ризыкларын яхшы пешерә белсәгез, бөтенләй күрмәгән-ишетмәгән тәмле ризык әзерләп карагыз).
Яисә амбидекстер булып карагыз: ике кулыгыз белән дә язарга яки куллар белән һавада берьюлы төрле фигуралар сызарга (уң кул белән –ромб, сулы белән – әйләнә, ә аяклар белән – өчпочмаклар) өйрәнегез.
Уйнагыз
Джон Кеннеди тәнәфесләрдә менә мондый бер уен уйнарга яраткан. Ул кәгазь алып, очраклы тәртиптә башына килгән ике хәреф язып куя торган булган. Мәсәлән, МД, КШ, СД һ.б. Ә аннары бу инициалларга туры килә торган атаклы шәхесләрне искә төшерергә тырышкан. Мәсәлән, МД – Марлен Дитрих, КШ – Коко Шанель, СД – Сальвадор Дали һәм башкалар.
Ә менә сезнең өчен дә бирем – ЛД, ОУ һәм ФД хәрефләренә туры килгән шәхесләрне әйтеп карагыз әле.
Уяткыч куегыз
Хәзерге заман кешесе иртән уянса, кичен йокларга ятса, нәрсәгә үрелә? Әйе, дөрес, смартфонга. Игътибарыгызның «кичке-иртәнге» сафлыгын саклауның бер гади һәм нәтиҗәле ысулы – уяткыч (будильник) сатып алу.
Бәлки, бу адым бик гади булып тоеладыр, ләкин моның белән килешмичә булдыра алмассыз: без гади уяткычлар турында оныта яздык инде. Интернетка тоташмаган, e-mail җибәрә белмәгән һәм сезгә иртәнге аш әзерләргә өйрәтә алмаган бер гади уяткыч куегыз. Ә телефонны йокларга ятканда иң ерактагы өстәлдә калдыру хәерлерәк булыр.
Яраткан эшегезне табыгыз
Игътибарлылык өчен көрәштә сезгә тагын бер киңәш. Бәлки, ул ниндидер яңа фикер кебек тоелмас, ләкин аны да истә тоту зарур. Игътибарны читкә юнәлдермим дисәгез, өч критерийга туры килгән шөгыль белән мәшгуль булырга кирәк. Димәк, уңышлы эш урыны ул:
Сез яраткан,
Сез яхшы итеп эшли алган,
Сезгә яхшы хезмәт хакы түләнә торган урын.
Әгәр хәзерге эшегез бу критерийларга туры килми икән, игътибарны гел читкә юнәлдереп үткәргән вакытыгызны яхшы эш эзләүгә багышлау дөресрәк булыр.
Энтропия белән көрәшегез
Безнең баш мие шулай корылган инде: әгәр берәр җирдә структура юклыгын күрә икән, ул шунда ук борчыла башлый. Ул бөтен җирдә дә структура табарга тели: аңа бөтен эшләрнең дә көндәлеккә теркәлгән булуы кирәк, ул санакның эш өстәлендә дә, шкафыгызда да тәртип урнаштырырга хыяллана, аңа көннең төгәл җәдвәле кирәк, ул аны кайчан ашатачакларын аңларга тиеш.
Бүлмәдәге тәртипсезлекнең тазарып китү белән бәйле булуын белә идегезме? Бу мантыйкка сыя торган бәйлелек: тәртипсезлек күбрәк булган саен, стресс һәм энтропия дә күбрәк. Шуңа күрә, иренмәгез, бөтен җирдә дә структура булдырыгыз.
Эмпатия турында онытмагыз
Концентрация туплауда булыша торган тагын бер нәрсә! Эмпатия һәм кешеләр белән тирән, гармонияле мөнәсәбәтләр безне сабыр һәм игътибарлы итә.
Без башкалар турында кайгыртканда, үзебезне тынычрак һәм бәхетлерәк хис итәбез. Димәк, игътибарны саклауның тагын бер ысулы – башка кешеләргә ихластан булышу теләге.
Нәтиҗәдә
Бүгенге җәмгыятьтә үз аңың белән идарә итә, аны кеше кушканча түгел, ә үз ихтыяҗларыңа туры китереп үстерә, файдасыз мәгълүмат, мәгънәсез идеяләр һәм буш сүз боткалары чоңгылына эләгүдән саклый белү искиткеч мөһим. Яңа идеяләр уйлап табып кына калмыйча, аларны чынга ашыру мөмкинлеген дә бирә торган сәләтне үзегездә булдырсагыз, сез башкаларга үз тормышыгызга кысылырга ирек бирмичә, яшәешегез белән идарә итә алачаксыз.
Игътибарыгызны яхшы идеяләргә юнәлтегез, һәм тормышыгыз белән чын-чынлап үзегез идарә итә башлагыз.