баш мие
Сез тәм-том ашаганда, сезнең тәм рецепторлары, эчәклек һәм баш миегез барысын да сизә, барысын да аңлый. Баллы әйбердән соң уянып китә торган дәртләндерү системасын алкоголь яки никотин да шул ук тәртиптә активлаштыра ала. Әйе, шикәр дофамин күләмен арттыра һәм үзенә бәйлелек тудыра ала. Ни өчен тәм-том белән сак булырга кирәк? Табигать ни өчен тәм-томны нәкъ менә «тәмле» итеп яраткан? Ашау белән нейромедиаторлар арасында мөнәсәбәт ни өчен кирәк безгә? Җавап — TedED җәмгыяте әзерләгән видеодәрестә.
Әгәр музыка сиңа ошый икән, ул синең ләззәтлелек үзәгенә генә тәэсир итеп калмый, ул баш миенең эшчәнлеген дә стимуллаштыра Һәр кешенең үзе яхшырак дип тапкан музыкасы бар: кемдер классика, кемдер рок ярата, ә кайберәүләргә халык көйләре якын. Музыканың баш миенә тәэсире инде бер ел гына өйрәнелми. Билгеле ки, яраткан музыканы тыңлау кешенең баш миендә дофамин … Тулысынча
Аутизм ул – нерв системасы үсешенең бозылуы, ягъни баш мие эшчәнлегенең тайпылыш кичерүе. Аутизмның әлегә аз билгеле булган генетик алшартлары бар, алар кечкенә чакта ук барлыкка килә һәм ми белән акылга тәэсир итә. Аларның тәэсире бик көчле була. Сәламәтлекнең аутизм дип йөртелә торган халәте барышында кеше нормаль тормыш рәвеше алып бара алмый диярлек, шуңа күрә ул … Тулысынча
Бер тел белән генә чикләнмичә, күбрәк тел өйрәнүнең җәмгыятьтә файдалы булуы, әйтик, сәяхәтләрне яки чит телдәге кинолар карауны, җиңеләйтүе беркемдә дә шик тудырмый. Ләкин икетелле (яисә күптелле) баш миенә ия булуның башка файдалы яклары да бар түгелме? Миа Накамулли TED-Ed өчен әзерләнгән анимацион дәресендә билингваль баш миенең өч төрен аерып күрсәтә һәм күп тел белүнең … Тулысынча
Сәгать иртәнге 4, ә сәгать сигездә — имтихан. Көннәр буе әзерләнсәң дә, үзеңне әзер сыман хис итмисең. Хм, берәр чынаяк кәһвә эчеп, тагын берничә сәгать укып утырыргамы? Ә бәлки, йокларга яту хәерлерәктер? Бу видеодәрестә Шай Марку икенче фикерне яклап, йокының баш миен яңадан “тергезеп”, хәтерне яхшыртуы турында сөйли. Шай Марку дәресе, Хавьер Салдена анимациясе Татарчага … Тулысынча
Американың алкоголизм белән көрәшү институты туплаган мәгълүматлар буенча, 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең 87% үз гомерләрендә бер тапкыр булса да алкоголь кулланганнар. 71% спиртлы эчемлекләрне соңгы ел дәвамында эчкән, ә 56% — соңгы айда. Әлбәттә, бу мәгълүматлар күбрәк АКШта актуальдер, әмма безнең ил халкы өчен алкоголизмның зур социаль проблема булуы һәркемгә билгеле. Димәк, һәр икенче кеше … Тулысынча
Без башка тере организмнарның гамәлләрен күзәткәндә, үзебездә дә шул ук гамәлләрне башкару өчен җаваплы нейрон төркемнәре активлаша. Аларны көзге нейроннары дип йөртәләр. Түбәндә шушы күренеш турында 7 төп факт китерелгән. 1 Әлеге феномен 1990 нчы еллар башында хайваннарның нейрон активлыгын теркәү буенча тәҗрибәләр үткәргәндә ачыкланды. Әйтик, Риззолатти (Giacomo Rizzolatti) дигән галимнең эш төркемендә әлеге активлык … Тулысынча