Без башка тере организмнарның гамәлләрен күзәткәндә, үзебездә дә шул ук гамәлләрне башкару өчен җаваплы нейрон төркемнәре активлаша. Аларны көзге нейроннары дип йөртәләр. Түбәндә шушы күренеш турында 7 төп факт китерелгән.
1
Әлеге феномен 1990 нчы еллар башында хайваннарның нейрон активлыгын теркәү буенча тәҗрибәләр үткәргәндә ачыкланды. Әйтик, Риззолатти (Giacomo Rizzolatti) дигән галимнең эш төркемендә әлеге активлык маймылларда күзәтелде. Бу тикшеренүчеләрне хайваннарда әфлисун яисә алма кебек объектлар алган вакытта ничек һәм нинди нейроннар активлашканы кызыксындырган. Нейроннарны баш миенең мотор кабыгында теркәгәннәр. Әлбәттә, мантыйк буенча уйлап карасаң, хайван кулын сузып ниндидер ашамлык алган вакытта, бу эшне эшләү белән бәйле нейроннар активлашырга тиеш.
Rizzolatti, G., Sinigaglia, C. 2008 Mirrors in the Brain: How Our Minds Share Actions, Emotions, and Experience. Oxford University Press, USA.
2
Моның чыннан да шулай булуы ачыкланган. Ләкин маймылга бу әйберне күрсәтеп тә, аны кулга алырга мөмкинлек бирмәсәң, мотор кабыкта бу гамәлне башкарганда активлашкан нейроннар төркеме активлаша. Андый нейроннарның мотор кабыкта табылуы, һәм кабыкның гади гамәлләр эшләтү өчен җайланма булуы турында карашлар тәҗрибәләр барышында тупланган мәгълүмат белән ярашмый иде.
3
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, әгәр тәҗрибәче әфлисунны маймылның күз алдында кулына алса, маймылда ул үзе бу гамәлне башкарганда активлашкан нейроннар төркеме активлаша. Без (һәм башка җан ияләре дә) күзебез белән күргән гамәлләрне башыбызда «уйнатабыз» булып чыга. Соңрак ачыкланганча, бу төркемнең тәҗрибәләрендә әлеге гамәлне башкару өчен ашамлыкны күрсәтергә дә кирәкми икән. Мәсәлән, тәҗрибәчеләр алма һәм әфлисунны өстәлгә куеп, пәрдә белән каплыйлар, әмма маймыл җимешнең пәрдә артында икәнен белә. Тәҗрибәче килеп, җимешне алып китә. Бу мизгелдә маймыл үзе бу гамәлне башкарган вакытта активлашкан нейроннар белән бәйле нейроннар активлаша.
4
Үз нейроннарыңда башка затларның гамәлләре көзгедәге сыман чагылганга, бу нейроннарны көзге нейроннары дип атаганнар. Соңрак мондый нейроннарның тагын да күбрәк булуы ачыкланды. Галимнәр фикеренчә, без эшли белгән барлык нәрсәләр белән бәйле нейроннар без шундый ук эшләрне башкаларда күргәндә активлаша; ә без предметны кулга алудан башка да бик күп төрле хәрәкәтләр үти беләбез.
5
Кешеләрдә күзәтеп торган чит гамәлләрне үзләре башкарган вакытта килеп чыга алган активлашуга охшаган кызыклы мускул активлашулары күренеше ачыкланды: мәсәлән, музыка коралларында уйнау, бию, бигрәк тә сыналучылар әлеге биюләр белән таныш булсалар. Мондый тәҗрибәләрдә нейрон активлыгын теркәү үз сәгате сукканын көтә: кешеләрдә нейрон активлыгын теркәү мөмкинлеге гел булып тормый. Кешеләрдә моңа охшаш көзге сыман системалар барлыгы турында сөйләргә мөмкинлек бирүче кайбер күренешләр турында язылган, әмма, шулай булса да, аерым нейроннар дәрәҗәсендә бу феномен әлегә күрсәтелмәде.
Calvo-Merino B. et al. 2004 Action observation and acquired motor skills: an FMRI study with expert dancers.
Cerebral Cortex, 15, 1243-1249.
6
Ми активлыгын магнитлы-резонанс томографиясе яисә позитрон-эмиссионлы томография ярдәмендә теркәп тә тәҗрибәләр уздырырга мөмкин. Бу очракта башка затларның гамәлләрен күзәткәндә активлашу паттерны кеше бу гамәлне үзе башкарган вакытта барлыкка килгән активлашу паттернын хәтерләтә. Аутизмның кайбер формаларында ми активлыгын кабатлау феномены юк булып чыккан. Аутистларның кемнеңдер кайгы-хәсрәтен уртаклашу, бүтән кешеләрнең ниятләрен аңлау, әлеге вакытта башка җан ияләре белән нәрсә булганын куз алдына китерү мөмкинлеге көзге сыман нейроннар феноменына нигезләнә.
Cossu G, et al 2012 Motor representation of actions in children with autism. PLoS One, 7(9):e44779.
7
Әлбәттә, барлык нейроннарның да чынлыкта көзге сыман була алуы турында без җитәрлек белмибез әле. Көзге нейроннары хасил булсын өчен махсус нейрон төркемнәрен булдыру кирәкме, әллә инде болар без онтогенезның башлангыч этапларында башкаларның гамәлләрен үтәгән кебек кыланганда барлыкка килгән нейрон төркемнәренең бер кисәге генәме? Моннан тыш, көзге сыман нейроннар күренеше башкаларның хәрәкәтләрен кабатлап нидер өйрәнү мөмкинлегенең нигезендә ята дигән фараз бар.
Ольга Сварник, психология фәннәре кандидаты, РФА Психология институтының В.Б. Швыркова ис. Психофизиология лабораториясенең өлкән мөхәррире.
Алмаз Биккол тәрҗемәсе, асылчыганак Постнаука, тәрҗемәне Римма Фәррахова мөхәррирләде
фото: readandgetrich.com