табигать
Кемдер кар бөртекләре нибары туңган су гына дип әйтер. Әмма дә ләкин әгәр дә сез кар бөртеген боз кисәге белән чагыштырсагыз, шактый зур аермаларга юлыгырсыз. Нигә барлык кар бөртекләре дә алты яклы? Нишләп алар беркайчан да бертөрле булмыйлар? Ничек без аларның өстендә шуа алабыз? Кар бөртекләренең серле һәм яшерен тормышына күз салыйк әле.
Җирдәге яшәеш планетабызның хәрәкәтенә җайлашкан. Тере организмнарның, шул исәптән, кешеләрнең дә тәүлекнең даими ритмын тоярга һәм аңа җайлашырга ярдәм итә торган эчке, биология сәгатьләре барлыгын күптән белә идек инде. Әмма бу сәгать чынында ничек эшли соң? 2017 елда физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләген алачак галимнәр, Джеффри Һолл, Майкл Росбаш һәм Майкл Янг биологик сәгатьләребезгә … Тулысынча
ПЭТ (полиэтилентерефталат) – әйләнә-тирәдә авыр таркалуына карамастан, күптәннән пластик савытлар, элпәләр һәм башка төрле эшләнмәләр җитештерүдә киң кулланыла торган матдә. Хәзерге вакытта күләме елдан-ел артучы ПЭТ чүбе табигый экосистемаларның тотрыклыгына нык тәэсир итә. Кешеләрдән ярдәм көтеп тормыйча, табигать бу төр чүп белән микрорганизмнар ярдәмендә үзе көрәшә башлады. Күптән түгел галимнәр бу «спецназчылар» белән танышу бәхетенә … Тулысынча
Кояш турында меңләгән шигырь, җыр, әкият һәм риваятьләр чыгарылган. Фәнни ачышларның күплеге аркасында Кояш белән бәйле фәнни мифлар да барлыкка килгән. «Гыйлем» сәхифәсе сезгә «Постнаука» проектының Кояш хакындагы төрле карашларның килеп чыгу сәбәпләре аңлатылган мәкаләсенең тәрҗемәсен тәкъдим итә. Кояшта су юк Бу дөрес түгел. Билгеле, Кояшта су бар дигән сүз бик сәер яңгырый, ләкин шулай … Тулысынча
Ел фасылларының алышынуы ниндидер могҗиза түгел, теләсәң дә, теләмәсәң дә, кыштан соң яз, яз артыннан җәй, ә аннары көз киләчәк. Шулай булса да, беренче карны, беренче яшел үләннәр белән яфрак-чәчәкләрне, ниндидер чиктән тыш гаҗәеп нәрсә күргән сыман, фотога төшерү һәм Instagram’ны шулар белән тутыру традициягә әйләнде сыман. Сүз уңаеннан, һәр ел фасылының үз “фәне” бар … Тулысынча
Тәкәрлек (Vanellus vanellus, чибис, яки пигалица) ─ зур булмаган каурыйлы, гади чәүкәдән бераз гына кечерәк утрак кош. Шөлди кош ─ тәкәрлекнең кардәше, әмма алардан ул төсе һәм канат формасы белән аерыла: каурые аклы-каралы, канат очлары тупас формада. Кош тәненең өске өлешенә металл, куе кызыл яисә яшел-бакыр төстә җиңелчә ялтырау хас, түше тулысынча кара, баш асты, … Тулысынча
Ике котыпны аера беләсезме? Пингвиннар кайда яши дә, ак аюлар кайларда тормыш итә? Арктик котып төньяк ярымшарда, тирән Арктик океанда урнашкан, ә Антарктика котыбы исә боз белән капланган Антарктиканың уртасында үзенә урын тапкан. Ә бу анимацион дәрестә Камилль Сима шушы ике котып шартларында, җелеккә үтә торган салкында, кешеләр һәм хайваннарның ничек яшәвен аңлата. Текстны Фирүзә … Тулысынча
Без башка тере организмнарның гамәлләрен күзәткәндә, үзебездә дә шул ук гамәлләрне башкару өчен җаваплы нейрон төркемнәре активлаша. Аларны көзге нейроннары дип йөртәләр. Түбәндә шушы күренеш турында 7 төп факт китерелгән. 1 Әлеге феномен 1990 нчы еллар башында хайваннарның нейрон активлыгын теркәү буенча тәҗрибәләр үткәргәндә ачыкланды. Әйтик, Риззолатти (Giacomo Rizzolatti) дигән галимнең эш төркемендә әлеге активлык … Тулысынча
Кешеләр йокының хәтер өчен нинди әһәмияткә ия булуын инде күптән ачыклаганнар, һәм үзләренең бу процесска карата фикерләрен «Иртә кичтән хәерлерәк булыр» дигән мәкаль аша чагылдырганнар. Тора-бара галимнәр йокы вакытында безнең хәтеребездә нинди процесслар баруын яктыртуда дәлилле күрсәтмәләр дә җыя алды. 1. Йоклап алгач күбрәк сүз истә калган Соңгы еллардагы тикшеренүләр күрсәткәнчә, әгәр сыналучыга тәҗрибә вакытында нәрсәдер … Тулысынча