Тәкәрлек (Vanellus vanellus, чибис, яки пигалица) ─ зур булмаган каурыйлы, гади чәүкәдән бераз гына кечерәк утрак кош. Шөлди кош ─ тәкәрлекнең кардәше, әмма алардан ул төсе һәм канат формасы белән аерыла: каурые аклы-каралы, канат очлары тупас формада.
Кош тәненең өске өлешенә металл, куе кызыл яисә яшел-бакыр төстә җиңелчә ялтырау хас, түше тулысынча кара, баш асты, түше һәм яннары ─ ак, койрык каурыйларының очы җирән, төп каурыйларының күп өлеше ак төстә.
Тәкәрлекнең башында бүреге бар. Җәй көне түше һәм муены — кара, ә кышын ак төскә керә. Томшыгы — кара, кечкенә күзләре — гаҗәеп куе көрән төстә, дүрт бармаклы тәпиләре куе алсу төстә. Канатларының озынлыгы 24 сантиметрга җитә, зурларының канат кагуы якынча 50 см тәшкил итә.
Әмма «тәкәрлек кошы нинди» дигән сорауга төгәл җавап биреп булмый, чөнки, яшәү стадиясе һәм ел фасылына бәйле рәвештә, аның тышкы кыяфәте үзгәрергә мөмкин. Үрчү вакыты якынлашканда, ата кошның төсе ачыграк була. Баш өсте, бүреге яшькелт төс ала, яннары һәм муены агара. Нәкъ менә шул билгеләргә карап, кошның җенесен аерып була.
Утрак кошларның күпчелеге Атлантик океаннан Тын океанга кадәр, Балтыйк диңгезенең көньягында очрый. Тәкәрлек Урта диңгез ярларында, Иран, Кытай, көньяк Япония, Һиндстанда кышлый.
Тәкәрлек кошының сайравы тыныч вакытта шактый аһәңле, әмма аның үзенчәлеге шунда: ул куркыныч янаган мизгелдә көчле тавыш белән шомлы итеп кычкыра. Мондый тавыш төркемнең башка вәкилләрен кисәтер өчен генә кулланылып калмыйча, дошманны куарга да ярдәм итә.
Тәкәрлекнең тавышын русча «чьи вы» гыйбарәсе белән тасвирлау бар. Бу авазларның кушылуы чыннан да кошның оясын саклап кычкыру рәвешенә охшаш. Кошның русча атамасы да шушы аваздан ясалган дигән фикер бар.
Тәкәрлекнең холкы һәм яшәү рәвеше
Тышкы кыяфәтенә карасаң, тәкәрлекнең аучыларның яраткан табышы икәне аңлашыла. Әмма бу төр кош оста очуы белән аерылып тора һәм һавада барлык аулардан диярлек кача белә.
Оя җирлекләренә кошлар иртә, җирдә әле күп кар ятканда, һәм беренче яланнар арчыла гына башлаганда киләләр. Шуңа да, әгәр кинәт суытып җибәрсә, еш кошлар бик еракка, яңадан көньякка очарга мәҗбүр була.
Оя корыр өчен кошлар сирәк куаклы, үлән белән капланган күлләр, дымлы болыннарны сайлыйлар. Янәшәдә кеше яшәсә дә, кош моңа әлләни игътибар итми, чөнки кешедән ул бер дә курыкмый.
Тәкәрлекләр зур булмаган төркемнәре белән дә яши. Күпчелек очракта алар башкалардан аерым, парлап яшиләр. Оялау урынына ерткыч кош яки җәнлекләрдән куркыныч янаса, бар көтү, явыз тавышлар чыгарып, һавага күтәрелә. Каты кычкырып, кошлар дошман өстендә әйләнеп очалар да, түбән төшеп, аны куркытып куып җибәрәләр. Әгәр куркыныч һавада янаса, кошлар аерым-аерым оча.
Кош күбесенчә умырткасызлар белән туклана. Бу зур булмаган, оча һәм үрмәли торган бөҗәкләр, аларның күкәйләре һәм кортлары. Шулай ук тәкәрлек суалчан, күбаяк, саранча, кечкенә әкәм-төкәмнәрдән дә баш тартмый.
Тәкәрлекнең үрчүе һәм яшәү дәвамлылыгы
Оялар ешрак җирдә, алдан казылган сай чокырда ясалалар. Бу турыда ата кош, ана кошны үзенә җәлеп итү белән мәшгуль вакытта ук кайгырта. Ул берничә чокыр казый, ана кош исә аларның берсен сайлап ала.
Гадәттә ояда 4 йомырка була, ата һәм ана кош алар өстендә ай дәвамында чиратлашып утыралар. Шуннан кечкенә кошлар чыга һәм инде 3-4 атнадан очарга да өйрәнә башлыйлар. Нинди дә булса сәбәп аркасында, олы кошлар оядан еракта булсалар, кошчыклар үзләрен кайгырталар ─ җылыныр өчен, бер-берсенә сыеналар һәм, куркыныч янаса, оста гына кача беләләр.
Җәй азагында олы кошлар һәм балалары очып китәргә әзерләнә башлый. Башта кошчыклар аерым көтүләргә җыелып, якындагы күл һәм елгалар өстеннән очып йөриләр, аннары бер зур өер булып, киңрәк җирлеккә ─ болын яки зур күлгә күченәләр. Алар оялары өстеннән бик зур көтү булып очып йөриләр, өернең саны, олы кошлар белән исәпләгәндә, берничә дистәгә җитә.
Төньякта тәкәрлекләрнең күчүе август ахырына туры килә, көньяк районнарда ул көз уртасы, хәтта кыш башына кадәр кичектерелә. Сәламәт кош 15-20 ел гомер итә.
Эльвира Зиннәтуллина
фотолар: wikimedia commons