Кешеләрне борын-борыннан без Галәмдә ялгызмы, юкмы дигән сорау борчыган. Борынгы диннәр тереклек Җирдә генә түгел, ә Галәмдә дә киң таралган күренеш дип өйрәткән, шунлыктан күпчелек очракта бу мәсьәләгә карата оптимистик караш хөкем сөргән. Гасырлар узу белән бу карашларга фәнни төсмер керә башлый. Әйтик, Фалес, Анаксагор, Эпикур, Лукреций Кар, Дж. Бруно кебек фәлсәфәчеләр тереклек итү өчен … Тулысынча
тереклек
Тәкәрлек (Vanellus vanellus, чибис, яки пигалица) ─ зур булмаган каурыйлы, гади чәүкәдән бераз гына кечерәк утрак кош. Шөлди кош ─ тәкәрлекнең кардәше, әмма алардан ул төсе һәм канат формасы белән аерыла: каурые аклы-каралы, канат очлары тупас формада. Кош тәненең өске өлешенә металл, куе кызыл яисә яшел-бакыр төстә җиңелчә ялтырау хас, түше тулысынча кара, баш асты, … Тулысынча
Ике котыпны аера беләсезме? Пингвиннар кайда яши дә, ак аюлар кайларда тормыш итә? Арктик котып төньяк ярымшарда, тирән Арктик океанда урнашкан, ә Антарктика котыбы исә боз белән капланган Антарктиканың уртасында үзенә урын тапкан. Ә бу анимацион дәрестә Камилль Сима шушы ике котып шартларында, җелеккә үтә торган салкында, кешеләр һәм хайваннарның ничек яшәвен аңлата. Текстны Фирүзә … Тулысынча
Җирдән 39 яктылык елы ераклыгында 7 экзопланетадан торган йолдыз системасы табылды. Кызыл кәрләләр төркеменә керә торган TRAPPIST-1 исемле салкын йолдыз тирәсендә 7 планета әйләнә. Астрономнар бу системаның 3 әгъзасы табылуын узган елда ук хәбәр иткәннәр иде, хәзер исә тагын 4 планетаның барлыгы расланды. Ачышка җитди карарга кирәк: йолдыз һәм аның планеталарының чынлыгын бик көчле телескоплар ярдәмендә … Тулысынча
Этләр, ташбакалар, кошлар һәм балыклар кеше белән бер тирәлектә яши һәм бер үк дөньяны күрә. Ләкин алар безнең өчен гадәти булган мохитне үзләренчә кабул итә. Ничек итеп? Җавап «Вокруг света» журналыннан тәрҗемә ителгән мәкаләбездә. Кеше Монысы — сәламәт кеше күрә торган объект. Хәзер без аны башка җан ияләре күрә ала торган сурәт белән чагыштырырбыз. Эт Этләр кызыл … Тулысынча
Төлкеләрнең атлау стратегиясе белән файдалануы әкиятләрдән ук билгеле: алар өч алымда Күмәчкәйне бетереп ташлыйлар, өч алымда куянның йортын яулап алалар, өч алымда көндәше бүрене нейтральләштерәләр. Әмма без аларның кешегә якыная баруын сизмибез дә. Төренең атамасыннан ук күренгәнчә, гади төлке – кешеләрнең иң күнегелгән юлдашларының берсе. Төлкеләр белән кешеләр арасында үзара кызыксыну бар. Һәм ул менә … Тулысынча
Көнчыгыш Колорадода яткан динозавр калдыкларын өйрәнүче палеонтологлар фикеренчә, динозаврларда кошлардагы кебек хәрәкәтләнү ритуалы булган. «Динозаврлар арасындагы кошлар биюе дигән йола барлыгы күптәнге фараз иде инде, ләкин җир катламнарында тырналып калган эзләр әлеге фаразларга беренче дәлил булып тора , — ди Мартин Локли атлы галим. — Билгеле булганча, тираннозаврлар гаиләлегеннән булган тероподларның каурыйлары, кикрикләре, үткен күзләре … Тулысынча
Янутлар искиткеч сөйкемле җан ияләре, ләкин табигый матурлык кына бу американнарга әкренләп Иске Җиһанны тулысынча басып алырга ярдәм итә алмас иде. Инде бер гасырдан артык алар Русия җирләрендә дә яшиләр. Янутларга төрледән-төрле урыннарда исән-имин һәм сәламәт тормыш корырга мөмкинлек бирә торган сыйфатлар бер караудан ук күзгә ташланмый. Дөрес, ышанычлы коралыңны яшереп торуың да хәерле анысы… … Тулысынча
Энәле булсалар да, керпеләр бик күпләрдә соклану уята. Җәйге кичләрдә юл читеннән ашыкмыйча гына үтеп барган энәле йомгакларга карап, ничек елмаймыйсың инде? Ләкин чынлыкта без, кешеләр, керпеләрнең зур дошманы булганбыз икән. © «Вокруг света» журналыннан тәрҗемә. Хәзер без керпеләрне кадерле кунакларыбыз кебек каршы алабыз – авыл ихаталары, дачаларда алар безгә булыша. Керпеләр әкәм-төкәмнәрне һәм башка … Тулысынча