• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

Салкын йолдызның 7 планетасында яшәп булырмы?

23.02.2017

Җирдән 39 яктылык елы ераклыгында 7 экзопланетадан торган йолдыз системасы табылды. Кызыл кәрләләр төркеменә керә торган TRAPPIST-1 исемле салкын йолдыз тирәсендә 7 планета әйләнә. Астрономнар бу системаның 3 әгъзасы табылуын узган елда ук хәбәр иткәннәр иде, хәзер исә тагын 4 планетаның барлыгы расланды. Ачышка җитди карарга кирәк: йолдыз һәм аның планеталарының чынлыгын бик көчле телескоплар ярдәмендә алынган мәгълүматлар раслый.

Бәхетле йолдыз

Астрономнар 500дән артык экзопланетаны ачырга өлгергәннәр иде инде. Ләкин бер системага шулай 7 планетаның берләшүен галимнәр икенче тапкыр гына күзәтә. Иң күбе 4-5 планетадан торган йолдыз системаларын күрергә өйрәнгән белгечләр  8 планеталы Кояш системасын уникаль күренеш дип саныйлар иде.

TRAPPIST-1 йолдызы Сукояр йолдызлыгында урнашкан. Үлчәмнәре белән ул Юпитер кебегрәк, аның авырлыгы Кояш авырлыгының 8% гына тәшкил итә. Бу йолдыз бик тә тыныч, анда кабынышлар сирәк күзәтелә.

TRAPPIST-1 системасы планеталарының орбиталары; соры төс белән яшәргә яраклы зона билгеләнгән

Экзопланеталарга исемнәр бирелмәгән, гамәлдәге нормаларга нигезләнеп, аларны TRAPPIST-1b, c, d, e, f, g һәм h дип кенә билгеләгәннәр. Аларның үлчәмнәре Җирнекенә якын, кайберләре бераз зуррак, кайберләре бераз кечкенәрәк. Планеталарның иң якыны, TRAPPIST-1b, үз йолдызыннан 0,011 астрономик берәмлек ераклыгында гына урнашкан, шуңа күрә дә «кояшы» тирәсендә 1,51 көн эчендә үк әйләнеп чыга. Иң ерагы, TRAPPIST-1h, исә 20 көн эчендә «елны тутыра». Ачыш авторларының берсе, Бельгиядәге Льеж университетының STAR Институтында эшләүче Михаэль Гийон болай ди:

«Бу планета системасы искиткеч. Шулкадәр күп планета ачылганга гына түгел, алар барысы да үлчәмнәре белән Җиргә охшаганнар бит!»

Ничек таптылар

Планеталарны «транзит методы»н кулланып ачтылар. Бу ысул менә нәрсәдән гыйбарәт: планеталарның һәрберсе үз вакыты белән йолдыз һәм йолдызны күзәтүче кеше яки җиһаз арасында була. Бу вакытта планета йолдыз дискының бер өлеше каплый һәм йолдызның яктыртучанлыгы кими. Бу күренешне транзит, яки үтеп китүләр дип атыйлар. Транзит вакытында астрономнар планеталарның үлчәмнәрен, составын һәм орбиталарын үлчи алдылар.

Анда яшәү мөмкинме?

Дөньяда шау-шу кузгаткан һәм Google’ны махсус дудл чыгарырга этәргән яңалык исә экзопланеталарның климат шартлары турында. Планеталарның җидесендә дә сыек су була ала. Ләкин моның өчен иң уңайлы шартлар өчесендә генә бар.

Йолдызга якынрак торган өч планетада артык эссе, ә иң ерак, җиденче планетада  артык салкын. Үзәктә калган өч сәйярәдә (планетада) исә сыек су да, тереклек формалары да булырга мөмкин. Шунысын да искәртик: астрономнар фикеренчә, алты планетаның өслеге каты, ягъни Җирнеке кебек, булырга тиеш. Димәк, яшәү өчен яраклы зонага кергән TRAPPIST-1e, f һәм g экзопланеталарына өметләр зурдан.

TRAPPIST-1 системасына хас булган ике сыйфат исә планеталарда тормыш булу-булмау мәсьәләсен тагын да кызыклырак итә. Эш шунда ки, бу планеталар, ихтимал, йолдызның күтәрелеш көчләренең тәэсиренә эләгеп, йолдызга гел бер як белән генә карыйлардыр. Бу исә планеталардагы әкълимгә (климатка) тискәре йогынты ясарга мөмкин. Моннан тыш, система әгъзалары орбита резонансында торалар. Бу күренеш күк җисемнәренең гравитацион үзара тәэсир итеше нәтиҗәсендә барлыкка килә һәм орбиталарның даимиләшеп, җисемнәрнең әйләнү периодлары арасында төгәл математик бәйлелек урнашуга китерә. Мәсәлән, безнең Сатурн белән Юпитерыбыз синхронлашканга күрә, ике сатурн елы дәвамында Юпитер Кояш тирәсендә төгәл биш тапкыр әйләнеп чыга. Мондый процесслар TRAPPIST-1 системасы планеталарының эчен кыздырып, янартаулар активлыгын көчәйтергә мөмкин (мәсәлән, Юпитерның иярчене Иода шундый активлык күзәтелә). Бу фактор да планеталарда тормыш барлыкка килүгә тәэсир итәчәк, ләкин уңай яккамы, әллә инде тискәре юнәлештәме — билгесез.

Алга таба нишләргә?

TRAPPIST-1 системасын рәссам шулай сурәтләгән

Хәзер экзопланеталарны өйрәнүчеләр TRAPPIST-1 системасын җентекләп тикшереп чыгарга тырышачак. Аурупаның галәм агентлыгы Һаббл галәми телескобы яңа экзопланеталарда атмосфера эзләрен эзли башлады дип хәбәр итте. 2018 елда Джеймс Уэбб галәми телескобы да эшен башлаячак. 2024 елда ачылырга тиешле European Extremely Large Telescope (җир телескобы) шулай ук бу проектка файдалы булыр, дип көтелә.

TRAPPIST-1 йолдызы — кызыл кәрлә. Димәк, Кояшыбыз сүнгән чорда ул тормыш юлының уртасына яңа гына аяк баскан күк җисеме булачак. Кем белә, бәлки киләчәк буыннар шунда яши башлар?

Чыганаклар

1. Nature журналы

2. European Southern Observatory сайтында фәнни релиз

Айдар Шәйхин мәкаләсе

фотолар: NASA, ESO

Рубрика: МәкаләТеглар: NASA, астрономия, астрофизика, йолдызлар, телескоп, тереклек, экзопланеталар



Сезгə ошар:


Warning: Use of undefined constant rand - assumed 'rand' (this will throw an Error in a future version of PHP) in /home/giylem/giylem.tatar/docs/wp-content/themes/omega/partials/content.php on line 35




Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.