йолдызлар
2018 нче елда «Кеплер» телескобы бөтенләйгә эшен туктатты: 9 ел галәмдә эшләү барышында аның барлык ягулыгы тотылып беткән иде. Расланмаган кандидатларны исәпкә алмаганда, бу вакыт эчендә ул Кояш системасыннан читтә урнашкан 2681 планетаны таба алды. Әлеге телескоп ярдәмендә ясалган дөньяны шаулаткан кайбер ачышлар турында сөйләп китик.
Җирдән 39 яктылык елы ераклыгында 7 экзопланетадан торган йолдыз системасы табылды. Кызыл кәрләләр төркеменә керә торган TRAPPIST-1 исемле салкын йолдыз тирәсендә 7 планета әйләнә. Астрономнар бу системаның 3 әгъзасы табылуын узган елда ук хәбәр иткәннәр иде, хәзер исә тагын 4 планетаның барлыгы расланды. Ачышка җитди карарга кирәк: йолдыз һәм аның планеталарының чынлыгын бик көчле телескоплар ярдәмендә … Тулысынча
Ел дәвамында төнге күк йөзендә гаҗәеп күренешләр еш булып тора. Могҗиза эзләп, матбугат чаралары «ике Айны» да, әллә нинди көтелмәгән планета парадларын да уйлап таба. Ә чынлыкта исә астрономиянең могҗизалары гади һәм матур, аларны күзәтер өчен тылсымчы булырга кирәкми. 2016 елның соңгы аенда төнге күк йөзе нинди матур күренешләр күзәтергә мөмкинлек бирә соң? 3 … Тулысынча
Кояш системасындагы барлык җисемнәр Кояш дип атала торган йолдызыбыз тирәсендә әйләнә. Аның массасы бөтен система массасының 99,866% тәшкил итә. Башкача әйтсәк, Кояш үзе тирәсендә әйләнгән барлык күк җисемнәренең гомуми авырлыгыннан 750 тапкыр авыррак булачак. Менә шундый таза” ул! Ә Җиребез белән чагыштырсак, Кояш 330 000 тапкыр авыррак булыр. Кояшның диаметры безнеке кебек 109 планетаны сыйдырыр иде. … Тулысынча
Кешеләрнең йолдызлы күкне аңлауда һәм аңлатуда ясаган беренче адымнары күк йөзен тасвирлау, йолдызларның урнашуын билгеле бер тәртипкә китерү, аларны аңлаешлы төркемнәргә бүлеп чыгудан гыйбарәт була. Бу вакытта төзелгән йолдыз төркемнәрен соңрак йолдызлыклар (созвездия) дип атаганнар. Клавдий Птолемейның атласы Беренче йолдызлыкларны чагыштырмача күптән билгеләгәннәр. Бүгенгесе көндә неолитик ташларда яңа йолдызлыкларга охшаган эзләр, нокталар табылып тора. Чагыштырмача … Тулысынча
Бүгенге көндә без яши торган галәмнең бер өлеше булган йолдыз утрауларының – галактикаларның барлыкка килүе һәм эволюциясе турында тикшеренүләрдә ике төп юнәлеш бар. Газ кими — йолдыз арта Беренче юнәлеш – галактиканың йолдыз һәм газ составын өйрәнү. Иң гади бер мисалны карыйк. Йолдызлар газдан барлыкка килә, шуңа бәйле рәвештә, вакыт үтү белән, галактикада газ күләме … Тулысынча