Кешеләрнең йолдызлы күкне аңлауда һәм аңлатуда ясаган беренче адымнары күк йөзен тасвирлау, йолдызларның урнашуын билгеле бер тәртипкә китерү, аларны аңлаешлы төркемнәргә бүлеп чыгудан гыйбарәт була. Бу вакытта төзелгән йолдыз төркемнәрен соңрак йолдызлыклар (созвездия) дип атаганнар.
Клавдий Птолемейның атласы
Беренче йолдызлыкларны чагыштырмача күптән билгеләгәннәр. Бүгенгесе көндә неолитик ташларда яңа йолдызлыкларга охшаган эзләр, нокталар табылып тора. Чагыштырмача билгеле, күренекле беренче атласны б.э.к. 140 елда грек астрономы Птолемей төзи. Бу атласына ул 48 йолдызлыкны кертә. Болар – беренче классик йолдызлыклар. Күбесе безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Ләкин тугыз йолдызлыкка яңа исем бирелгән, берсе, аерым алсак, Арго корабы дигән йолдызлык, бүген берничә йолдызлыкка таркатылган. Төрле халыклар йолдызлыкларны үзләренчә бүлүгә карамастан, Птолемей төзегән йолдызлыклар исемлеге гасырлар дәвамында үзгәрешсез кала бирә. Мисал өчен, Көньяк Америка индеецларында Маймыл яисә Крокодил йолдызлыкларына бүленеш бар. Моңа карамастан, Аурупа цивилизациясе өчен нәкъ менә Птолемей башкарган эш күпкә әһәмиятлерәк.
Географик ачышлар дәвере
Йолдызлы күкнең яңарышы Яңа вакытка (XVI гасыр ахыры – XVII гасыр башына) туры килә. Бөек географик ачышлар вакытында диңгезчеләр Төньяк ярымшар буенча гына түгел, ә Көньяк ярымшар буенча да йөзә башлыйлар. Нәкъ менә шуннан соң Көньяк ярымшарда да йолдызларның гаять күп булуы ачыклана. Аларны йолдызлыкларга бүлеп чыгу ихтыяҗы туа. 17 гасыр башында диңгез сәяхәтчеләре беренчеләрдән булып күк йолдызлыкларын тасвирлый башлыйлар. Ләкин рәсми харита чагыштырмача соң, 18 гасыр ахырында гына, барлыкка килә.
«Христиан йолдызлыклары»
Птолемей теркәгән йолдызлыклар Борынгы Греция мифологиясе белән бәйле булганга, инде күптән христианлашкан Аурупаның да йолдызлы күге мәҗүси исемнәр белән тулы булып кала биргән. Күк йөзен тулысынча христианлаштыруның беренче омтылышын 1627 елда Юлиус Шиллер ясап карый. Ул «Христиан йолдызлы күге» атласын төзи. Бу атласта барлык йолдызлыклар да Иске Гаһед һәм Яңа Гаһед персонажлары белән алмаштырыла. Иске Гаһед, нигездә, көньяк йолдызлыкларында, Яңа Гаһед исә, киресенчә, төньяк йолдызлыкларында чагылыш таба. 12 зодиак йолдызлыгы соңрак 12 апостол йолдызлыгына әверелә. Кәҗәмөгез йолдызлыгы апостол Петрга, Орион йолдызлыгы Мәрьямның хәләл җефете Йосыф йолдызлыгына алмаштырыла. Ләкин бу реформа кабул ителми, күк йөзе мәҗүси булып кала.
Химаячеләргә йолдызлы «бүләкләр»
Күкне өйрәнүнең яңа омтылышлары галим-астрономнар тарафыннан тормышка ашырыла. Эшләре уңышлы барсын өчен химаячеләрнең ярдәменә даими мохтаҗ булган галимнәр дәрәҗәле дусларына «күк бүләкләрен» тапшырырга яраткан. Мисал өчен, Галилео Галилей Юпитерның үзе ачкан беренче дүрт юлдашын «Медичи Айлары» дип атый. 17 гасыр азагында Карл Беренче дә шәхси йолдызлык иясе була. Күкне хакимнәргә бүләк итүнең соңгы нәтиҗәсе дип «Күк геральдикасы» атласын санарга була.
Аны атаклы Лейбницның укытучысы, алман астрономы, математик һәм фәлсәфәче Эрхард Вейгель төзи. Ул барлык йолдызлыкларны шул чор Аурупасының император йортлары гербларына алмаштырырга тәкъдим итә. Шуңа бәйле рәвештә, Бөркет йолдызлыгы Бранденбург Бөркете йолдызлыгы дип атала башлы. Бу идея замандашлары тарафыннан яклау тапкан булса, бүгенге көндә безнең күк йөзен Дания патшалыгы Филе (Даниянең иң югары дәүләт бүләге) – Зур җидегән йолдызлыгы бизәр иде.
Көньяк йолдызлыкларын рәсмиләштерү
Күк йөзендәге кискен үзгәрешлар 17 гасырда тәмамлана. Мөһим чараларның берсе булган Көньяк күк йолдызлыкларын рәсмиләштерү процессы 18 гасырда гамәлгә ашырыла. Бу җаваплы эшне башкарып чыкканы өчен без француз Никола Лакайлига рәхмәтле булырга тиеш. Яшь вакытында ул Парижга килә һәм атаклы Джованни Кассини белән танышлыгы аркасында обсерваториягә эшкә алына. 18 гасырның 50елларында Лакайль Көньяк Америкага, хәзергәчә әйткәндә, командировкага җибәрелә. Монда ул Көньяк күкнең йолдызларын күзәтә, аларның торышын исәпли, йолдызлыкларга бүленешне тәмамлый, каталог төзи. Нәкъ тә менә аның тырышлыгы белән яңа техник ачышларга аваздаш булган Насос, Телескоп, Күппочмаклык, Мич йолдызлыклары атамалары барлыкка килә.
Хәзерге йолдызлыклар
1922 елда Бөтендөнья астрономия берлеге үзенең Беренче ассамблеясендә күктәге йолдызлыкларның бүгенге көндәге бүленешен кабул итә. Тулысынча бу эш 1930 елга гына тәмамлана. Бу ассамблеядә йолдызлыкларның исемнәре белән бәйле үзгәрешләрне туктатып, йолдызлыкларның билгеле бер исемлеген төзеп, аны расларга карар кылына. Бүгенге көндә йолдызлыклар саны 88. Бүленештән соң, тагын бер, унөченче, зодиак йолдызлыгы барлыкка килә. Зодиак йолдызлыклары үзгәрешсез 12 данә булып кала, ләкин ел дәвамында Кояш 13 йолдызлык аркылы үтә. 12 йолдызлык янына Еланлы кеше йолдызлыгы өстәлә. Йолдызлыклар йолдызлар җыелмасы булудан туктый. Алар координатларның экватор системасында экваториаль һәм меридиан сызыклар буенча гына үтүче катгый чикләр ала. Бүгенге көндә җир күчәре прецессиясе нәтиҗәсендә йолдызлыкларның чикләре йолдызлы картага таба чак кына күчкән.
Антон Бирюков, физика-математика фәннәре кандидаты, МДУ ШДАИ космик проектлар лабораториясенең фәнни хезмәткәре
Динә Сәйфетдинова тәрҗемәсе
чыганак: Постнаука проекты
фото: brainpickings.org