Акведук (латин телендә aqua — “су” һәм ductus — “йөртәм, илтәм”) “су йөрткеч” дигәнне аңлата. Акведуклар — өсләре капланган арыклардан торган су юллары. Төрле чокырлар, ярлар һәм башка тигезсез урыннарда зур аркалардан торган “күперләр” төзелә. Акведук арыклары шулар аша үтә, торба тигезлекне саклый.
Беренче акведуклар Ниневия шәһәрендә безнең эрага кадәр 691 елда ук төзелә, ә грекларда алар киңрәк тарала. Нәкъ менә греклар торбаларны җир астыннан да үткәрәләр, кирәк тапсалар, тауларны тишеп, су юлы да салалар.
Ләкин чыннан да зур акведукларны римлылар гына төзи. Римдагы 14 акведукның беренчесе, “Аква Аппия” исемле 16 чакрым ярым озынлыктагы су юлы, безнең эрага кадәр 312 елда төзелә. Соңгы зур акведук император Клавдий идарәсе чорында корыла. Римга барысы 700 мең куб метр су килә.
Иң озын акведук исә император Адриан вакытында, империянең Төньяк Африкадагы биләмәләрендә корыла. Ул Карфаген шәһәрендә урнашкан һәм 151 чакрымлык санала. Шулай ук Аурупадагы Кёльн шәһәренә Эфель каласыннан 88 чакрымлы акведук су илтә.
Акведук ничек эшләгән соң? Анда урнашкан су үзенең чыганагыннан ага башлап, резервуар һәм һава чыгару җайланмалары аша уза һәм шәһәр коллекторына барып тоташа. Су азрак булса, коллектор урамдагы су чыганакларына (фонтанчыклар, “колонкалар”) гына су бирә, ә күбрәк икән, җәмәгать мунчаларына һәм зур фонтаннарга да тарала. Шәхси йортларга су бары тик коллекторны тутырса гына киткән.