Затлы гаиләдә туган, борынгы морза нәселенең традицияләреннән ваз кичкән, Тукайның якын дустына әйләнгән, каты авыруга бирешмәгән һәм һәрчак үзе булып калган. Әйе, Фатих Әмирханның тормыш юлында сокланырлык, гаҗәпләнерлек яисә инде бераз шелтәләрлек адымнар күп булган.
Мулла нәселеннән
Фатих Әмирхан 1886 елның 1 гыйнварында (иске стиль буенча) туган. Ул данлыклы Әмирханнар нәселеннән булган. Бу морзалар нәселе Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле. Әмирханнар гаиләсеннән дин әһелләре аеруча күп чыккан. Фатихның әтисе Зариф Казанның Иске Таш мәчетендә имамлык иткән, аларның йорты шул мәчет янында урнашкан.
Язучының бабасы Хөсәен Әмирхан, имам булудан тыш, хөрмәткә лаек тарихчы да булган – ул болгар-татар ядкарьләрен өйрәнгән, ислам дөньясында зур роль уйнаган шәхесләрнең тормышын һәм эшчәнлеген тикшергән.
1893 елда, ягъни 7 яшендә, Фатихны мәчет каршындагы мәктәпкә укырга илтәләр. Ә ике елдан соң әтисе аны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә бирә.
Бу еллардагы «Мөхәммәдия» — Казанда иң зур җәдиди мәдрәсә. Асылда, бу белем учагы татарның беренче университетлары арасында иң күренеклеседер. Аның белән Фатихның әтисе Зарифның дусты — атаклы мөгаллим һәм дин эшлеклесе Галимҗан Баруди (Галиев) җитәкчелек иткән. Мәдрәсәдә Фатих Әмирхан 10 ел белем ала.
Мәдрәсәдән ул күп телләр белгән, ныклы дини гыйлеме булган һәм кайбер дөньяви фәннәрне өйрәнгән шәхес булып чыга.
Шәкертләр хәрәкәтендә
Тумыштан лидер булган Фатих мәдрәсәдә укыган чагында ук “сәяси” эшчәнлек белән кызыксына башлый. Дини белем бирү системасы кысаларына сыешырга теләмәгән «Мөхәммәдия» шәкертләре Әмирхан тирәсендә «җыела» башлагач, көннәрдән бер көнне «Иттихад» (“Бергәлек”) исемле яшерен оешма төзелә. Берләшмәгә керүче шәкертләр мәдрәсәнең укыту программасын үзгәртү, шәкертләрнең яшәү шартларын яхшырту кебек адымнарны үзләренә максат итеп куялар. «Иттихад»чылар кулъязма газета чыгаралар, мәдрәсә тормышы белән канәгать булмаган шәкертләр белән очрашулар оештыралар. Яшерен оешманың иң зур чарасы исә 1903 елда була: мәдрәсә җитәкчесе Галимҗан Баруди булмаган чакта, шәкертләр «Бичара егет» пьесасы буенча спектакль куялар. Бу – беренче татар спектакльләренең берсе.
Беренче рус инкыйлабы елларында Фатих Әмирхан мәдрәсәдән китә һәм «Ислах» (ягъни «Реформа») исемле шәкертләр хәрәкәтен оештыру белән шөгыльләнә. Татар яшьләренең бер вәкиле буларак, ул Русия мөселманнарының төрле җыен-мәҗлесләрендә катнаша, бик актив сәясмән була.
Гаиләдән китү
Зариф Әмирхан, ихлас дин әһеле, улының мондый эшчәнлеген хупламаган. Фатих инкыйлаб елларында социализм белән дә кызыксына башлый, муллалар турында бик кырыс фикерләр әйтә, “русча” яшәү рәвеше алып бара. Ата белән улның каршылыгы үсә бара, һәм 1906 елда Фатих Әмирхан әти-әни йортыннан китә. Ул фатирларда яши яки кунакханә номерларында кунып йөри башлый. Шул елның көзендә исә аңа Мәскәүгә китәргә туры килә.
Беренче балалар журналы
Мәскәүдә Әмирхан озак яшәми. Ләкин монда ул татар матбугаты тарихына мәңгегә кереп калган проектта катнаша. 1907 елның 1 гыйнварыннан беренче төрки-татар балалар журналы – «Тәрбиятел-әтфаль» («Балалар тәрбиясе») чыга башлый. Аны оештыру белән атаклы Шамил имамның оныгы Мөхәммәдзаһит Шамил шөгыльләнә, ә җаваплы сәркатип вазифасын Фатих Әмирхан башкара. Журналда балалар өчен әдәби әсәрләр, чит ил әдәбиятыннан тәрҗемәләр (мәсәлән, Һанс Христиан Андерсеннан), фәнни-популяр мәкаләләр дөнья күрә. Хәтта Менделеев турында да мәгълүмат басыла. Ләкин ул озак эшләми, Әмирхан үзе исә 1907 елның язында ук Казанга кайта.
Авыру
Казанга кайткач, Әмирхан беренче эш итеп әтисе белән мөнәсәбәтләрен җайлый. Ярты елдан соң, 1907 елның 15 августында Фатихны паралич суга.
Туганнары һәм дусларының ярдәме белән, ул барыбер иҗтимагый һәм иҗади эшчәнлеген дәвам итә. 7 октябрьдә ул мөхәррирлек иткән «Әл-Ислах» газетасының беренче саны чыга. Бу газета үз чорының иң кыю һәм кырыс басмаларының берсе була.
Монда Әмирхан үзен оста журналист буларак ача.
Беренче татар сатиригы
1907 елда аның «Гарәфә кич төшемдә» хикәясе басылып чыга. 1908 елда «Бәйрәмнәр», шуннан соң «Хәзрәт үгетләргә килде» (1912, «Габделбасыйр гыйшкы» (1914), «Салихҗан карый» (1916), «Сәмигулла абзый» (1916) кебек күп кенә хикәяләр языла. 1908-1910 елларда Фатих Әмирхан «Фәтхулла хәзрәт» исемле сатирик повесть яза. 1909 елда язучының «Татар кызы» исемле әсәре, 1911 елда «Хәят» повесте, 1912 елда «Урталыкта» романы басыла.
Язучы шулай ук драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Ул «Яшьләр» (1909), «Тигезсезләр» (1914) пьесаларын яза.
Әдип октябрь инкыйлабын хуплап каршы ала, әмма озакламый, ул хуҗалык һәм мәдәният өлкәсендә совет һәм партия оешмалары үткәрә торган сәясәтнең кешегә һәм вак милләтләргә каршы булуын күреп ала, тәнкыйтьләр белән чыгыш ясый. 1924 елда, гореф-гадәтләрне бозуны, аерым шәхестән культ ясауны тәнкыйтьләп, «Шәфигулла агай» исемле сатирик повесть яза.
Тукайның дусты
1908 елның октябрендә Әмирхан Габдулла Тукай белән таныша. Шушы вакыттан аларның дуслыгы башлана. Фатих Әмирхан – Тукайның иң якын даирәсенә кергән сирәк кешеләрнең берсе.
Аларның уртак иҗади эшчәнлегенә дә нигез салына. Баштарак алар «Әл-Ислах»та хезмәттәшлек итә, ә 1909 елдан соң «Ялт-Йолт» исемле беренче татар сатирик журналында бергә эшли башлыйлар. 1912 елдан алар җитди әдәби проектта – «Аң» журналы эшендә катнашалар.
Шул ук елны Әмирхан Кәримовлар чыгарган «Кояш» газетасында эшли башлый. Бу елларда ул милләт бердәмлеге, тел, мәдәният һәм динне саклау һәм үстерү проблемаларын күтәргән әсәрләр яза башлый. Легендар «Хәят» тә нәкъ шушы чорга карый.
Эсперанто
Күңеле белән барыбер аурупалашу ягына талпынган Фатих Әмирхан 1909 елда «Эсперанто теленең кагыйдәләре» дигән татарча китап бастырып чыгара. Күрәсең, ул бу ясалма телнең татарлар арасында да таралуын теләгәндер.
Инкыйлабтан соң
Әмирхан Февраль инкыйлабын канатланып каршы ала. Соңрак булган вакыйгалар аның яңа хакимиятләргә карата ышанычын бетерә. 1923 – 1924 елларда ул театр техникумында укыта. Бу вакытта матбугатта аңа каршы һөҗүмнәр бара, аның мулла нәселеннән булуын да искә төшереп, «буржуаз язучы» булуда гаеплиләр. Ләкин ул инде каты авырый, шуңа күрә бу хәлгә берничек тә җавап кайтармый.
1926 елның 9 мартында, 40 яшендә, Фатих Әмирхан вафат була. Аны Яңа татар зиратында, әтисе, агасы һәм бабасының кабере янында җирлиләр.
Фатихмы, Фатыйхмы?
Матбугатта Фатих Әмирхан дип тә, Фатыйх Әмирхан дип тә язалар. Асылда, ике төрле язу да дөрес. Ләкин күпчелек очракта Фатих исеме кулланыла.
автор: Айдар Шәйхин
чыганаклар: Кол Шәриф мәчете сайты, Ибраһим Нуруллин Әмирхан турында, Татар Википедиясе
фото: wikimedia, art116.ru