Мәктәптә укыганда ук һәр укучы үзенә ошый торган, аңа якын булган фәнне сайлап куядыр, минемчә. Кемгәдер саннар белән эш итү ошаса, кемдер озын иншалар язуны, зур-зур китаплар укуны үз итә. Нәкъ менә шундыйлар татар әдәбияты буенча олимпиада белән кызыксыналар да инде. Олимпиада — ул синең көчеңне сынап карар өчен оештырыла торган чара. Шул фән буенча булган белемнәреңне күрсәтергә менә дигән мөмкинчелек. Әзерләнү моменты гына да күпме яңа мәгълүмат, белем бирә. Җиңү түгел, ә шул алган белемнәр сиңа алдагы тормышыңа йогынты ясый, ярдәм итәләр. Мин моны үземнән чыгып әйтә алам.
Тырышлык беркайчан да югалмый

Алинә Галиева, күпсанлы әдәби бәйгеләр җиңүчесе
Әдәбият буенча олимпиадага катнашуым очраклы рәвештә килеп чыкты. Мәктәп этабында Әһлетдинова Ландыш Флүсовна кушуы буенча гына ак кәгазь һәм ручка алып, кереп утырдым. Әле хәзер дә анда фольклор һәм хикәя жанры буенча сораулар барлыгын хәтерлим. Бар белгән әйберне язып бирдем дә, чыгып киттем, ә инде икенче көнгә укытучым минем эшнең беренче урын булганлыгын хәбәр итте. “Гаҗәпләндем” дип әйтүе генә аз буладыр бу очракта, чөнки башка кызлар бер ай әзерләнергә өлгергәннәр иде инде. Моннан соң мин тулаем әдәбиятка чумдым. Көне-төне китап укулар, дәресләрдән соң әзерләнү һ.б. Тырышлык беркайчан да югалмый. Хәер, сез моны үзегез дә яхшы беләсез. Шулай итеп, мин 2013 һәм 2014 елларда татар әдәбияты буенча республикакүләм олимпиадада призер булсам, 2015 елны җиңүче булу бәхетенә дә ирештем. Укытучыларым 10 сыйныфта – Әминова Ләйсән Галиакбәр кызы, 9 һәм 11 сыйныфта – Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы булдылар. Әлбәттә, болар барысы да зур көч куеп, озын юл үткән уңышлар. Ә хәзер барысы турында да бәйнә-бәйнә…
Ничек әзерләнергә?
Олимпиадага әзерләнә башлау зур җаваплылык сорый. Син алдан ук үзеңнең вакытыңны бүлеп куярга тиешсең. Әйтик, дәресләреңне караганнан соң бер-ике сәгатеңне китап укуга багышларга. Ничек яхшырак әзерләнергә соң? Беренче чиратта, укытучы биргән барлык материалны да вакытында карап барып, анализлап, истә калдырырга тырышу. Ничәдер көнгә соңрак түгел, ә нәкъ менә вакытында, чөнки бар нәрсәнең үз урыны һәм вакыты бар. Шулай ук мөһим эшләрнең берсе – өй эшләрен эшләп килү. Алар синең теманы үзләштергәнеңне күрсәтә. Олимпиадага әзерләнү өчен башлаган дәфтәреңдә барлык әсәр, авторлар турында кыскача мәгълүмат та булырга тиеш. Моның өчен язучының биографиясен, әсәрнең сюжетын күчерергә кирәкми. Гомумән, берни дә күчерергә кирәк түгел, китабыңны ябып куеп, истә калган әйберләреңне язып куйсаң, күпкә файдалырак булачак. Шул ук вакытта күбрәк схема һәм таблицалар белән эш итәргә тырыш. Сорауны укыгач ук, күз алдыңа шулар килеп басырлык булсын, чөнки бер сүз бар анализны искә төшерергә ярдәм итә. Яле, бергәләп төзеп карыйк.
Әзерләнү өчен файдалы булган киңәшләр
◊ Вакытыңны дөрес бүләргә өйрән;
◊ Бирелгән материалны җиренә җиткереп башкар һәм исеңдә калдырырга тырыш;
◊ Дәфтәреңә кирәкле булган мәгълүматны кыскача язып бар (Схема, таблица формасында булса тагын да яхшырак);
◊ Аңламаган әйбереңне укытучыдан сорарга кыенсынма (Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп);
◊ Фән буенча сораулар һәм тестлар кара. Мәсәлән, башка елның олимпиада сораулары. Тестларны шулай ук интернетта табарга була;
◊ Ярдәмлек булып өстәмә китаплар, интернет чыганаклары хезмәт итә ала (Гөлназ Җәлилова сайтын киңәш итә алам);
◊ «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә чыгып килүче «Әдәби хәзинә» исемле тапшыру язучыларны күреп танышырга мөмкинлек бирә;
◊ Һәрбер әсәр, тема, образлар турында үзеңнең фикерең булсын;
◊ Күбрәк яз, әдәбият ул турыдан-туры язучылык белән дә бәйләнгән. Үзеңнең фикереңне сәнгатьчә матур, дөрес, хатасыз итеп җиткерү — шулай ук уңышка ирешүнең бер чарасы.
Менә шундыйрак киңәшләр әлегә. Әлбәттә, син монда үзеңнән дә өсти аласың, бәлки үзеңә генә билгеле булган әзерләнү ысулы да бардыр.
Нәрсә әзерләргә?
Ә хәзер “нәрсә әзерләргә?” дигән сорауга җавап эзлик. Шактый киң күләмле материалны үз эченә сыйдыра ул. Мин боларның барысына да кыскача булса да тукталып китәргә тырышырмын. Иң беренче теория турында сөйләшик. Әйе, әдәбиятның үзенең теориясе, билгеләмәләре бар. Без алар белән 5 сыйныфтан алып, азрак булса да танышып киләбез. Шигырь, образ, хикәя, теманың нәрсә икәнен күз алдына китерә алабыз инде. Ә соңга таба алар тагын да күбәяләр. Олимпиадага кергәндә, син силлабик төзелешне, метафора, синекдоханы, романга хас төп сыйфатларны белеп керергә тиешсең. Хәзер һәрберсе турында да сөйли башласам, китапны күчергән булып чыгам, шуңа күрә һәр сыйныф өчен дә кирәкле һәм белергә тиешле әйберләрне атап кына чыгуны кулаерак күрдем. Аларның билгеләрен, таблицаларны үзегез төзерсез дип ышанып калам. (Бу китапны карагыз: Д. Ф. Заһидуллина «Татар әдәбияты: Теория. Тарих». – Казан: Мәгариф, 2004)
Белергә тиешле теория
◊ Әдәби төрләр һәм жанрлар
◊ Тема, проблема, идея
◊ Сюжет, композиция
◊ Образлар системасы
◊ Деталь, портрет, пейзаж, психологизм
◊ Хронотоп
◊ Стиль һәм тел-сурәтләү чаралары
◊ Шигырь төзелеше
◊ Иҗат юнәлешләре
Мөһим аспектларның берсе булып әсәрне анализлау тора. Бу һәр сыйныф өчен дә бик тә кирәк, чөнки иң күп баллны шушы бирем буенча җыеп була. Төрле әдәби төргә караган әсәрләрне анализлау нәрсәдән гыйбарәт? (китап: Д.Ф. Заһидуллина, «Әдәби әсәргә анализ ясау». — Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2005)
◊ Образлар системасы
◊ Сюжет
◊ Тема
◊ Проблема
◊ Идея
◊ Композиция
◊ Хронотоп билгеләү
◊ Психологизм
◊ Стиль һәм тел-сурәтләү чаралары
Олимпиада структурасы түбәндәгедән гыйбарәт:
◊ Алда үтелгән класс материалыннан сорау
◊ Теория буенча билгеләмә
◊ Тестлар ( автор белән әсәрен тәңгәлләштерергә)
◊ Бирелгән автор турында мәгълүмат
◊ Анализ яки инша.
Олимпиадада очрый торган барлык теоретик сораулар белән монда танышып була.
Иҗади бирем
Әдәбият олимпиадасы инша язудан башка уза алмый, әлбәттә. Еш кына аны соңгы бирем итеп куялар. Инша яисә хикәя язу әдәбият белән таныш булган укучы өчен бернинди кыенлык та тудырырга тиеш түгел. Теория, тарих буенча булган сораулар ниндидер шик тудыра алсалар, язу гомумән икенче юнәлешкә карый . Димәк, синең нәкъ шушы биремнән югары балл җыярга мөмкинлегең бар. Ә хәзер язган вакытта нәрсәләргә игътибар бирергә кирәк икән, шуларны карап үтик.
◊ Әдәби төр, жанр таләпләренә буйсындырып язарга. Мәсәлән, хикәя жанры бирелгәндә, аның кечкенә күләмле, образлар санының аз булуын һәм конфликтлы сюжетка корылуын истә тотарга кирәк.
◊ Язган вакытта грамматик, стилистик хаталарны булдырмаска тырыш. Җөмләләр төзек, эзлекле һәм мәгънә ягыннан дөрес булырга тиешләр.
◊ Вакыт турында да истән чыгарырга ярамый. Бу бирем соңгы булганлыктан, сорауларга җавап биргәннән соң язу өчен вакыт бик аз калырга мөмкин, шуңа күрә фикер эзлеклелеген саклап тәмамларга тырыш.
◊ Язмаңның кереш, төп һәм йомгак өлешләре булырга тиеш. Мондый бүленеш синең әсәр төзелеше белән яхшы таныш булуыңны да күрсәтә.
◊ Бирелгән тема буенча гына яз. Читкә китү синең фикерләреңне чуалтырга, икенче бер ят тема китереп чыгарырга мөмкин.
◊ Һәрбер җөмләңдә ниндиер тирән мәгънә, фикер ятсын. “Су кушу” бары тик кирәкмәгән сүзләр артуына гына китерә.
◊ Образлар тудырганда аларның чынбарлык белән якын килүләренә дә игътибар итәргә кирәк.
◊ Син күтәргән проблемалар башкалар өчен дә кызыклы, мөһим булуы зарур.
◊ Иҗат эшенең әдәби лексикага кергән сүзләр белән язылган булуы сорала. Син монда сүзлек составыңнын никадәр бай икәнен күрсәтә аласың.
◊ Бер төрле сүзләрне гел кулланмас өчен синонимнарга мөрәҗәгать ит.
◊ Әлбәттә, тел-сурәтләү чаралары да әсәрне тагын да матурайта, бизи.
◊ Язып бетергәч, эшеңне башта хаталар, аннары мәгънә ягыннан тагын бер кат тикшереп чык. Уңышлар, тел ачкычлары һәм илһамның гел янәшәңдә булуын телим сиңа!
Үткән еллардагы олимпиада биремнәре белән монда таныша аласыз.
Нинди олимпиадалар бар
Татарстанда татар әдәбияты белән бәйле өч олимпиада уза. Аның беренчесе — татар мәктәпләре өчен татар әдәбиятыннан олимпиада. Югарыдагы киңәшләр нәкъ менә шуның өчен төзелде. Икенче төр олимпиада рус мәктәпләре арасында уздырыла. Тагын бер фәнни сынау — Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада.
Олимпиадаларда актив катнашырга тырыш, чөнки ул күп итеп уку, әзерләнү генә түгел, ә файдалы белем туплау һәм синең кебек үк тырыш яшьтәшләрең белән танышу да. Мөмкинлекләрне кулдан ычкындырма!Уңышлар, тел ачкычлары һәм илһамның гел янәшәңдә булуын телим сиңа!
Алинә Галиева, КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты талибәсе, татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчесе
фотоиллюстрацияләр автор архивыннан