җәмгыять
«Урбанизм» термины төрле фәннәрдә бер-берсе белән кисешә торган берничә төшенчәне үз эченә ала. Социология фәнендә урбанизмны өйрәнә башлауга галимнәрнең бер соравы сәбәпче була: зур тизлек белән үсә башлаган шәһәрләр кешенең үзаңына һәм яшәү рәвешенә нинди йогынты ясый? Энтони Гидденс белән Филип Саттон язган «Социологиянең төп төшенчәләре» китабында урбанизмның асылы, өйрәнүләрнең кыскача тарихы һәм хәзерге чорда актуальлеге кыскача аңлатыла.
Культуролог Виталий Куренной буыннар теориясе, «кайтаваз-бумерлар» һәм буыннарның «әверелеш» фазалары турында аңлата. Миллениал – америка мәдәниятына караган төшенчә. Тулырак итеп әйткәндә, аны киң кулланылышка «Буыннар: америка киләчәгенең тарихы, 1584-2069 елларда» китабының ике авторы – Уильям Штраус белән Нил Хоув кертә. Соңыннан әлеге идеялар аларның «Дүртенче әверелү: Американың киләчәген алдан күрү»(1997) һәм «Миллениум буынының тууы: киләсе … Тулысынча
Психологлар 11-12 яшьлек малайларны бер лагерьгә җыйганнар да, тәҗрибә уздырганнар. Кинолар төшерерлек эксперимент булган бу: монда үзеңне мотивацияләү һәм рухыңны ныгыту да, команда белән эшләү элементлары да, чын дуслык тарихы да бар. 1948 – 1961 нче еллар аралыгында Мозаффар Шәриф һәм аның коллегалары Марвин Б. Сассмен, Роберт Һантингтон, О. Дж. Һарви, Б. Джеком Уайт, Уильямом … Тулысынча
«Гыйльми мирас» шәлкемендә татар телендә бер гасыр элек дөнья күргән фәнни-популяр язмалар һәм дәреслекләр урнаштырыла. Игътибарыгызга данлыклы мәгърифәтче Әхмәтһади Максудиның панисламизм турында мәкаләсен тәкъдим итәбез. Панисламизм (Иттихад аһле ислам) Панисламизм – ул әһле исламның берләшүе димәктер. Европа газетларында бу сүздән бик нык куркалар һәм моңа каршы төрле чаралар алып баралар. Аларның фаразынча, бөтен дөньядагы 300 … Тулысынча
Татар театр сәнгатен Кәрим Тинчурин исеменнән башка күз алдына да китереп булмый. Ул үзенчәлекле режиссер, артист, оста хикәяче, педагог буларак та билгеле. Ә 2017 елның 15 сентябрендә күренекле шәхеснең тууына 130 ел билгеләп үтелә. К. Тинчурин иҗат иткән әсәрләр һаман да халык күңелендә яши, укыла, сәхнәдә уйнала. Талантлы драматург, олы гуманист, фәлсәфәче әдип әсәрләре безнең … Тулысынча
II Бөтендөнья сугышы тәмамлангач, БМО үз эшен башлап кына җибәргәндә, иң беренче документларның берсе итеп кеше хокукларын игълан итә торган гомуми, универсаль декларация языла. Ул озын түгел, нибары 30 матдәдән генә тора. Бу документ бер дәүләтне дә ни дә булса эшләргә мәҗбүр итми, матдәләргә каршы килгән дәүләт һәм кешеләрне җәзалау турында да әйтми. Чыннан да, … Тулысынча
Татарлар — Казакъстанда инде күптән урнашып яши башлаган диаспораларның берсе. Әлеге мәкалә исә татар халкының бу төбәктә таралып урнашу тарихына багышланган. Беренче күчеп утыру дулкыннарына, аларның юнәлешенә һәм мигрантларның составына игътибар бирелә. XX гасыр башында татарлар Казакъ даласының бөтен төбәкләрендә диярлек яшәгәннәр, сан буенча алар рус, казакъ һәм украиннардан гына калышканнар. Бүгенге көндә Казакъстан татарлары … Тулысынча
Ирекле базар — дәүләт тыкшынуыннан, идарәсеннән, мәҗбүр итүе һәм көченнән азат булган базар (икътисади мәгънәдә). Ирекле базар тормыш, үсеш һәм чәчәк ату өчен таләп ителгән кыйммәтләр артыннан куганда гамәл иреген истә тота. Ирекле базарда кешеләр көч кулланмыйча гына җитештерү һәм материаль хәлләрен яхшырту өстендә эшли ала. Дәүләтнең бердәнбер бурычы — карак жуликларны тотарга, кешеләрне мошенниклардан … Тулысынча
Календарьнең иң кыска ае булып февраль ае кала бирә. Дүрт елга бер генә бу айга тагын бер көн өстәлә, анысы да шул көнне дөньяга килүчеләрдән башка беркемне дә сөендерми. Барлык башка айлар арасында да февраль ае иң соңгысы булып барлыкка килгән. Нигә мондый гаделсезлек килеп чыккан соң? Бүгенге календарь григориан тәкъвиме нигезендә төзелгән. Ул исә … Тулысынча