Культуролог Виталий Куренной буыннар теориясе, «кайтаваз-бумерлар» һәм буыннарның «әверелеш» фазалары турында аңлата.
Миллениал – америка мәдәниятына караган төшенчә. Тулырак итеп әйткәндә, аны киң кулланылышка «Буыннар: америка киләчәгенең тарихы, 1584-2069 елларда» китабының ике авторы – Уильям Штраус белән Нил Хоув кертә. Соңыннан әлеге идеялар аларның «Дүртенче әверелү: Американың киләчәген алдан күрү»(1997) һәм «Миллениум буынының тууы: киләсе Бөек буын» (2000) хезмәтләрендә дә чагылыш таба. Шулай ук авторларның үсеп килүче буынга багышланган башка хезмәтләре дә бер-бер артлы чыгып тора. Башка американ классификацияләрендә әлеге буынны «Ү буыны», шулай ук «Next буыны», «кайтаваз-бумер» (чөнки миллениаллар – сугыштан соңгы елларда туган балаларның балалары), «Питер Пэн буыны» (әти-әни йортын ташлап китәргә, олы тормышка аяк басарга ашыкмаган буын) дип тә атыйлар.
Тәгаен генә әйткәндә, сүз 1980-1990 нчы елларда, ә Штраус белән Хоув язганча, 1982-2002 нче елларда туган буын хакында бара. Шраус һәм Хоувның хезмәте бик тә схематик дип санала. Чөнки алар Америка, киңрәк алганда, инглиз-америка тарихын билгеләүче буыннар алмашын 4 дәвер циклында карыйлар. Аларның тулы классификациясе 24 буынны үз эченә ала: Йөзьеллык сугыш тәмамланган чордагы «артуриан буыны»ннан алып, «Z буыны»на (Ватан буыны, миллениалдан соңгы буын) кадәр.
Әлеге теориянең авторлары бу буынны якынча 20 ел аралыгында туучылар белән бәйләп карыйлар. 80-90 еллык вакытны берләштерүче дүрт буын (saeculum — озын тормыш), Штраус белән Хоув фикеренчә, тулы бер тарихи циклны тәшкил итә, соңрак бу цикл кабатлана. Әлеге буыннар алмашы циклының 4 дәвере үз эченә түбәндәгеләрне кертә:
1) Күтәрелү (High)
2) Уяну, ягъни башлангыч алу (Awakening)
3) Таркалу (Unraveling)
4) Кризис
Институт көчләренең нисбәте һәм шәхси тәртип стратегиясе фазалары аерыла. Күтәрелү дәвере – институтлар көчле, шәхес көчсез; уяну дәвере – шәхесләрнең институтларга каршы чыгыш ясавы, ягъни “атака”сы; таркалу дәвере – институтлар көчсез, шәхес тантана итә; кризис дәвере – җимерелгән институтлар урынына яңалары төзелә, шәхеснең җәмгыять максатларына юнәлеш алуы.
Фазаларда төрле иҗтимагый рольләр башкаручы фазалар һәм аларның алмашыну рамкалары кысаларында «архетип» характерлар туа, барлыкка килә: кризис фазасы ахырында Пәйгамбәрләр (яки автор элегрәк кулланган терминологиядә – идеалистлар), уяну вакытында – Номадлар (каршы эш итүчеләр), таркалу вакытында – Геройлар (Гражданлык йөртүчеләр), ә кризис чоры башлангычында – Рәссамнар (җайлашучылар) барлыкка килә. Әлеге дүрт буын да актив тәрбия буенча ике типка бүленәләр: доминант (Пәйгамбәрләр һәм Геройлар), рецессив (Номад һәм Рәссамнар).
Әгәр бу схемадан чыгып эш йөртсәк, миллениаллар Таркалу чорында барлыкка килгән Геройлар буыныннан дип саналачак. Штраус һәм Хоув билгеләгән архетип язмыштан чыгып, шуны әйтеп була: алар индивидуализм чорында туганнар, балачаклары бәхетле, яшьлекләре оптимистик рухта булган, Кризис чорына да иҗтимагый әзерлекле. Уяныш чорында барлыкка килгән Пәйгамбәрләр аларга каршы чыккач, аларга ахыр чиктә бөек сәяси аксакаллар булырга да туры киләчәк. Әгәр бу белешмәләргә карап, алдагы циклдагы миллениал буынына мисал китерсәк, Джон Кеннедины искә төшерергә мөмкин.
Штраус белән Хоув теориясен тәнкыйтьләүчеләр аның кыскалыгын, схематизмын һәм шулай ук үзгә төрле дәлилләү ысулын тәнкыйтьлиләр. Эш шунда ук, Штраус һәм Хоувның теориясе һәр буынның чын тарихи күптөрлелегенә һәм детальләренә игътибар итә торган фәнни хезмәткә түгел, ә йолдызнамәгә охшаган. Миңа калса, тәнкыйтьчеләр хаклы: Штраус белән Хоув тәкъдим иткән тасвирламаларда һәм “архетиплар”да без аерым буыннарның кайбер вәкилләренә хас булган, сайла алынган сыйфатларны күрәбез, әмма башка сыйфатларның барлыгын инкарь итәбез. Йолдызнамәләргә ышанучылар да шул рәвешле “сайлап алып” ышана.
Русия контекстында “миллениал” термины дискурс модасына ияреп килеп керде, шулай ук яшьләр аудиториясен үз продуктына җәлеп итәргә өйрәтә торган “маркетинг аксакаллары”ның хикмәтле идеяләрен Русия контекстында күчергәндә дә бу термин киң таралды. (Сүз уңаеннан әйткәндә, Штраус белән Хоув LifeCourse Associates исемле консталтинг ширкәтенә нигез салганнар). Шулай ук Русиянең яшьләр сәясәтенә бераз йогынты ясый торган яшьләр сәясәте белгечләре дә бу терминны куллана.
“Миллениал” билгеләмәсен безнең бүгенге иҗтимагый һәм мәдәни чынбарлык белән турыдан-туры бәйләп булмый. Бәлкем, совет чорында яшәмәгән һәм, шул рәвешле, совет чорыннан советтан соңгы чорга күчеш вакытын кичермәгән буынны безнең миллениаллар дип атап буладыр.
Виталий Куренной, фәлсәфә фәннәре кандидаты, Икътисад югары мәктәбенең культурология бүлеге мөдире, “Логос” журналының фәнни мөхәррире.
Постнаука сәхифәсеннән Айсинә Сәлахова тәрҗемәсе
тышлыктагы рәсем: fetchrecruitment.com