«Урбанизм» термины төрле фәннәрдә бер-берсе белән кисешә торган берничә төшенчәне үз эченә ала. Социология фәнендә урбанизмны өйрәнә башлауга галимнәрнең бер соравы сәбәпче була: зур тизлек белән үсә башлаган шәһәрләр кешенең үзаңына һәм яшәү рәвешенә нинди йогынты ясый? Энтони Гидденс белән Филип Саттон язган «Социологиянең төп төшенчәләре» китабында урбанизмның асылы, өйрәнүләрнең кыскача тарихы һәм хәзерге чорда актуальлеге кыскача аңлатыла.
социология
Культуролог Виталий Куренной буыннар теориясе, «кайтаваз-бумерлар» һәм буыннарның «әверелеш» фазалары турында аңлата. Миллениал – америка мәдәниятына караган төшенчә. Тулырак итеп әйткәндә, аны киң кулланылышка «Буыннар: америка киләчәгенең тарихы, 1584-2069 елларда» китабының ике авторы – Уильям Штраус белән Нил Хоув кертә. Соңыннан әлеге идеялар аларның «Дүртенче әверелү: Американың киләчәген алдан күрү»(1997) һәм «Миллениум буынының тууы: киләсе … Тулысынча
Аскультура (cубкультура, асмәдәният) төшенчәсе өстенлек итүче мәдәният белән элемтәне өзмәгән, ләкин кайбер мөһим нокталарда аңардан аерылып үсеш алган мәдәният төрен белдерә. Аскультураның чыганагы әгъзаларының яшенә, килеп чыгышына, расасына, икътисади яктан биләгән сыйныфына, җенесенә нигезләнә ала, ә аскультураны билгеләгән элементлар гадәттә шул кешеләрнең эстетик, дини, һөнәри, сәяси һәм җенси карашларын чагылдыра. Бу иҗтимагый төркем яки сыйныфның … Тулысынча
Гарәпләр Ибн Халдүнне үзләренең социологиясенә, төгәлрәк әйткәндә, җәмгыятьнең социаль-фәлсәфи концепциясенә нигез салучы дип саныйлар. Ул беренчеләрдән булып цивилизациянең барлыкка килүе хакында объектив аңлатма бирә, җәмгыять, дәүләтләрнең барлыкка килү һәм таркалу кануннары турында аерым фән булдырырга кирәклеге турында искәртә. Галим бай тарихи материалга таянып эшли. Ибн Халдүннең хезмәтләре гарәп дөньясына зур йогынты ясый. Ул илләрдә нәшер … Тулысынча
Әлеге әңгәмәдә социолог Виктор Вахштайн виртуаль дөньяның көндәлек тормыш белән бәйләнеше, World of Warcraft, Second Life һәм «Фарсы шаһзадәсе» («Принц Персии»), уеннардагы валюта һәм өстәмә чынбарлык турында сөйли. — Санак уеннары ни рәвешле социологларның игътибарын җәлеп итә ала? Нәрсә белән әлеге уеннар аларны кызыксындыра ала? — Монда шуны аңлау мөһим: нәрсәне без уен һәм шул исәптән санак … Тулысынча
«Куллану җәмгыяте» гыйбарәсе алга киткән илләрдә XX гасырның икенче яртысында тулысынча уңай якка үзгәргән социаль-икътисади һәм мәдәни феномен белән бәйле. Бу фәлсәфи түгел, ә күбрәк социаль-теоретик һәм икътисади категория. Шулай да, аерым алганда, әлеге гыйбарәнең популярлыгы Жан Бодрийярның 1970 елда бастырылган «Куллану җәмгыяте. Аның мифлары һәм структуралары» дигән хезмәте белән бәйле. Ул иң беренче чиратта … Тулысынча
1968 елда этолог Джон Кэлхун Америка Психик сәламәтлек милли институты базасында таң калдыргыч эксперимент уздыра. Келхун тычканнар җәмәгате белән кешелек җәмгыяте аналогиясен уздыра һәм моның нигезендә кешелекнең киләчәген алдан әйтмәкче була. Моның өчен галим тычканнар “оҗмахы” булдыра. Тычканнар утопиясе Лаборатория шартларында тәҗрибә ясала торган хайваннар чыга алмаслык 2х2м мәйданында һәм 1,5 м биеклегендә квадрат абзар … Тулысынча