Аскультура (cубкультура, асмәдәният) төшенчәсе өстенлек итүче мәдәният белән элемтәне өзмәгән, ләкин кайбер мөһим нокталарда аңардан аерылып үсеш алган мәдәният төрен белдерә. Аскультураның чыганагы әгъзаларының яшенә, килеп чыгышына, расасына, икътисади яктан биләгән сыйныфына, җенесенә нигезләнә ала, ә аскультураны билгеләгән элементлар гадәттә шул кешеләрнең эстетик, дини, һөнәри, сәяси һәм җенси карашларын чагылдыра.
Бу иҗтимагый төркем яки сыйныфның үзләре яшәгән ил яисә җәмгыятьнең гомуми мәдәнияты эчендә урын тапкан һәм этник, дини, җирле, һөнәри сәбәпләр нәтиҗәсендә аерылып чыккан үзгә телләре, кием-салымнары, өйләре, бала үстерү рәвеше, яшәеш һәм дөньяга карашлары бар. Һәрбер иҗтимагый төркем яки сыйныф читтән көчле “эретү” сәясәте яки басым булмаганда, үзенә хас, теге яки бу дәрәҗәдә үзенчәлекле булган мәдәният булдыра.
Аскультуралар каян килеп чыга
Төрле раса һәм катламнарга караган кешеләрдән гыйбарәт җәмгыятьләрдә аскультура мисаллары еш очрый. Америка Кушма Штатлары һәм Госманлы империясе – бу төр җәмгыятьләрнең типик үрнәкләре. Беренчесендә амиш һәм кара тәнлеләрнең, икенчесендә исә әрмән, грек, яһүд, грузин, черкес, дадаш, хәтта төрекмәннәрнең мәдәниятләре үзләре вәкил булган гомуми мәдәният һәм цивилизация структурасындагы үзенчәлекле аскультуралар буларак бәяләнә. Башка илгә күченеп киткән төркемнәрнең шул ил милләтенең мәдәнияте һәм үз ватаннары мәдәнияте кырында формалашкан аскультуралары барлыкка килә.
Һөнәри мәсьәләләр дә аскультураның барлыкка килүенә юл ача ала. Билгеле бер һөнәри функцияне башкару максаты белән бергә җыелган кешеләр, яңа һөнәри төркемгә эләгеп һәм аның эчендә кайный-кайный, аның мәдәни үзенчәлекләрен үзләштерү аркылы, өр-яңа аскультура корып җибәрә алалар.
Аскультуралар ни кадәр уртак булса булсын, алар барыбер гомуми культура эчендә урын ала. Кайбер үзенчәлекләренә ия булса да, гомуми культураның аскультуралар җыелмасы булмаганын да әйтергә кирәк.
Яшьләр аскультуралары
Өстенлек итүче мәдәният төзелешендә яшьләр арасында кабул ителгән, таралган кыйммәтләр һәм нормаларны үз эченә алган аскультуралар урын таба. Яшьләр төркемнәре киенү рәвеше, тыңланган музыка төрләре, чәч шәкеле, сөйләм теле, үз-үзеңне тоту тәртибе кебек әйберләр аркылы да үзгәлеген чагылдыра. Һәрбер аскультураның нигезендә ныклы бер идея ятса да, кайбер яшьләр игътибарларын типик тышкы күренеш булдыруга гына юнәлтә. Ләкин аскультураның тамырларына күз салудан файда бар. Иң гыйбрәтле, киң җәелгән һәм күп тарафдар тапкан, шул ук вакытта идеологик буларак кара-каршы торган ике аскультурага мөрәҗәгать итик.
Такырбашлар
Такырбаш (skinhead) – агрессив чәч шәкеле һәм киенү рәвеше, шулай ук кырылган башлар һәм авыр ботинкалары белән танылган яшьләр аскультурасы. Күп кенә илдә такырбашлар гадәттә антисемит һәм башка расист карашларны яклаучы уң-канат националистлар яки неофашистлар буларак билгеле, шулай да такырбаш феномены һәрвакыт ачыктан-ачык сәяси түгел һәм барлык скинхедлар да расист түгел.
Такырбашлар Лондондагы эшче сыйныфлар мөхитендә 1960 нчы елларда барлыкка килгәннәр. Алар куәтле контркультура хәрәкәтен кабул итмәгән (аеруча аның тынычлык һәм мәхәббәт рухын) һәм аңлы рәвештә аңардан иң еракта калган аерым якларны һәм мәдәниятны җәелдергән. Такырбашлар 1969-1970 нче елларда Британиядә массакүләм мәгълүмат чараларының күпкырлы игътибарын җәлеп итә, илдә яшәгән пакьстанлыларның скинхедлар һөҗүменнән саклау үтенечләре хәлне дәвам иттерә. Күп кенә скинхедлар рәхимсезлеккә бирелүчән булса да, башкалары үз аскультурасын беренче чиратта альтернатив кыйммәтләр һәм бердәмлекнең чагылышы буларак күргән һәм мәрхәмәтсезлек кылудан баш тартып, уен-көлке кичәләре, концерт һәм спорт чаралары белән күбрәк кызыксынган. 1970 нче һәм 1980 нче еллар барышында такырбаш хәрәкәте Австралия, Төньяк Америка һәм Көнбатыш Аурупада, аеруча Алманиядә тарала.
Беренче скинхедлар сәясәт белән бәйле булмасалар да, күбесе тиздән чамадан тыш милләтчеләргә, аеруча анти-иммигрант төркемнәргә җәлеп ителә. Кайбер такырбашлар нео-фашист оешмалар өчен “давыл солдатлары” буларак хәрби хезмәткә алына, һәм шулай итеп хәрәкәт, вакыт үткән саен, ныграк сәясәткә чума. Такырбаш бандалары еш кына иммигрантларга яки раса азчылыкларына һөҗүм иткән, Алманиядә бигрәк тә төрек һәм азиялеләргә, Британиядә һинди һәм пакистанлыларга. Кушма Штатларда такырбашлар Ак Арий Каршылыгы кебек төркемнәр аркылы ультрамилләтче, аклар өстенлеге хәрәкәтенә җәлеп ителә. Шулай булса да, Кушма Штатларда һәм тагын кайсыбер җирләрдә кайбер скинхедлар сәясәттән читтә торган һәм хәтта сул-канат ышанычларын яклаган.
Скинхедлар расизмны урам мәрхәмәтсезлеге белән беррәттән музыка аша да чагылдырганнар. Беренче такырбашларның күбесе Көнбатыш Һиндстан реггисын яратса да, соңрак такырбаш музыка төркемнәре “урам” мәсьәләләренә багышланган панк музыкасын чыгара.
Һиппилар
Һиппи (Hippie) 1960-1970 нче еллар дәвамында Америка тормышының күпчелек мейнстримнарын (төп агым) кире каккан контрмәдәни хәрәкәтнең әгъзасы була. Хәрәкәт Кушма Штатларның көллият кампусларында барлыкка килә, әмма ул башка илләргә дә тарала, Канада белән Британия дә шулар арасында. Исеме “hip”тан ясалган һәм күпчелек тарафыннан һиппиларның элгәрләре дип саналган Аллен Гинзберг һәм Джек Керуак кебек 1950ләрнең Beats’ына килеп тоташа. Хәрәкәт билгеле бер дәрәҗәдә АКШның Вьетнам сугышында (1965 – 1975) катнашуына каршылык күрсәтү буларак килеп чыкса да, һиппилар “Yippies” (Яшьләр Халыкара Фиркасы) дип беленгән активистлардан аермалы буларак, еш кына сәясәткә турыдан-туры катнашмаган.
Һиппилар үзләрен урта сыйныф җәмгыятендә ят хис итә, аны материализм һәм буйсындыруга бирелгән дип саный һәм үзгә бер яшәү рәвеше башлап җибәрә. Алар озын чәчкә һәм гади, еш кына гадәттән тыш, кайвакыт “психоделик” төсләрдәге күлмәкләргә өстенлек бирә. Күп кенә егетләр сакал үстерә, хатын-кызлар да, ир-атлар да сандали кия һәм сәйлән тага. Озын җиргә төшкән әбекәй күлмәкләре хатыннар арасында популяр булса, кысасыз әбекәй күзлекләре исә хатыннар һәм ир-атлар арасында киң тарала. Һиппилар гадәттә мәхәллә яки кооператив (күмәк) яшәү килешүләре төзегән, еш кына эшкәртелмәгән ризыкка нигезләнгән вегетариан диета үзләштергән һәм холистик медицина кулланган. Күпләр өчен беренче тапкыр 1968 нче елда дөнья күргән Бөтен Җир Шары Каталогы тормыш кирәклекләренең чыганагы була. Һиппилар җәмгыятьтән читләшүгә тартым ясый, даими эш һәм карьерадан баш тарта, әмма кайберәүләр башка һиппиларны тәэмин иткән вак бизнеслар кора.
Һиппилар шәфкатьле булуны һәм мәхәббәтне яклый, популяр фразалары “Сөю ясагыз, сугыш түгел” була, шуный өчен аларны кайвакыт “чәчәк балалары” дип тә атыйлар. Алар урта сыйныф җәмгыятендә күргән чикләү һәм бертөрлелеккә каршы куеп, хәйләсезлек һәм толерантлыкны хуплаган. Һиппилар ачык җенси мөнәсәбәтләрне гамәлгә куйган һәм гаилә төркемнәренең төрле типларында яшәгән. Алар гадәттә рухи нигезләрне яһүди-христиан традициясеннән тыш чыганакларда эзләгән, аеруча буддачылыкта, башка көнчыгыш диннәрдә һәм кайвакыт аларның кушылмаларында. Һиппилар наркотикларның, бигрәк тә марихуана һәм ЛСДның, алар әйткәнчә, баш сәяхәтләрендә, аңны киңәйтү юлы дип аклап, күңел ачу өчен кулланылуын хуплаганнар.
Һиппилар көллият һәм югары уку йортларындагы диспут-семинарларда катнашып, Вьетнам сугышына каршы фикерне аңлаткан, шулай ук алар сугышка каршы протестларга һәм маршларга чыккан. Ә 1969 нчы ел сугышына каршы “мораторий” – илкүләм демонстрациядә – башка протест белдерүчеләргә кушылганнар, шулай ук табигать саклау хәрәкәтен үстерүгә җәлеп ителгәннәр; 1970 нче елда исә беренче Җир көнен билгеләп үткәннәр.
1970 нче елларның урталарына килгәндә, хәрәкәт кими бара, һәм 1980ләргә ул yuppies (young urban professionals) исемен алган бизнеста карьера төзүгә омтылган яшь кешеләрнең яңа буынына урын бирә. Шулай булса да, һиппилар киң мәдәнияткә йогынты ясауга үз өлешләрен кертәләр, ул, мәсәлән, җенси мөнәсәбәтләргә карата тынычрак реакциядә, формальлекнең кимүендә, табигатькә яңа карашта чагылыш таба.
Адилә Мияссәрова мәкаләсе
Britannica энциклопедиясеннән мәгълүматлар кулланылды
постердагы фото: thump.vice.com