Без татар тел белеменә үзләренең өлешләрен керткән, зур мирас калдырган күп кенә галимнәрне беләбез. Ә хәзер сүзебез тел галиме, фәннәр докторы, профессор Диләрә Гариф кызы Тумашева турында барачак.
Диләрә Тумашева 1926 елның 19 июнендә Төмән шәһәрендә зыялы татар гаиләсендә дөньяга килә. Ул иртә әнисез кала. Әтисе Гариф Тумашев һөнәр мәктәбе (ремесленное училище) директоры була. Тик шулай да Диләрә Тумашева әтисе назында, ул тудырган уңай шартларда күптөрле иҗади сәләт үсеше алган шәхес булып үсә.
Төмән шәһәренең 21 нче мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый. Француз, төрек, алман телләрен камил белә. Мәскәү дәүләт университетының төрки телләр факультетын уңышлы тәмамлаганнан соң (1949), шунда ук аспирантура бүлегендә дә укып чыга. Казан дәүләт университетында 50 ел хезмәт итә, шуларның 25 елы татар теле һәм көнчыгыш телләре кафедралары һәм филология факультеты белән җитәкчелек итүгә багышлана.
Озак еллар экспедицияләргә йөреп, татар теленең себер диалектын өйрәнә, бу өлкәгә кагылышлы фәнни хезмәтләр яза. Татар теле грамматикасы буенча язган эшләре дә бихисап.
Диләрә Тумашеваның татар теле грамматикасы буенча саллы хезмәтләре, мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен татар теле буенча төпле фәнни нигезгә салып эшләп чыгарган дәреслекләре һәм методик ярдәмлекләре тел гыйлеменең зур бер өлешен тәшкил итә.
Диләрә Гариф кызы дөньяга бигрәк тә себер-татар теле белгече буларак киң таныла, себер татарлары диалектлары лингвогеографиясе һәм этнотопонимиясе өлкәләрендә гыйльми эзләнүләре нигезендә язылган бай фәнни мирас калдыра, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен дә себер татарлары диалектлары буенча яклый.
Диләрә Тумашева Себер өчен тел галимнәрен әзерләүгә дә зур көч куя. Ул Себер кызы Хәнисә Алишинаны Казанга аспирантурада укырга чакырып китереп, филология фәннәре докторы дәрәҗәсенә кадәр үстереп, зур фән дөньясына алып керә.
Диләрә Тумашева Башкортстан, Якутия, Төмән, Сегед һәм Будапешт (Маҗарстан) университетларында, Тубыл пединститутында, Финляндиянең Габдулла Тукай җәмгыятендә лекцияләр укый. Казан, Томск, Төмән, Алабуга, Яр Чаллы, Абакан һәм башка югары уку йортлары өчен 7 фәннәр докторы, 21 кандидат әзерли. 20 ел дәвамында кыр экспедицияләрендә Себердәге татар теле диалектларын өйрәнеп, «Язык западносибирских татар. Грамматический очерк и словарь», «Язык сибирских татар», «Диалекты сибирских татар. Опыт сравнительного исследования», «Словарь диалектов сибирских татар» кебек фәнни хезмәтләр яза.
1971–1980 елларда тарих һәм филология фәннәреннән фәнни дәрәҗә бирү Советы җитәкчесе. Русия Федерациясе Президенты каршындагы рус телен яклау советы әгъзасы. Татарстан Фәннәр академиясе академигы (1992 ел; беренче хатын-кыз академик).
Диләрә Тумашева Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге иясе була, аңа Русия Федерациясенең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе исеме бирелә.
Диләрә Гариф кызы Тумашева 2006 елның 22 июнендә вафат була.
Ландыш Салихова язмасы