XX гасырның урталары космонавтика белән бәйле зур хыяллар чоры була. Табигый, галәмне яуларга хыялланнучылар арасында татар кешеләре дә булмый түгел, тик нидер сәбәпле, алар турында бик аз сөйләнә. Без бу хатаны төзәтеп, сезне космонавтика үсешенә өлеш керткән кайбер татар шәхесләре белән таныштырырга булдык.
галимнәр
Аның язмышын ике вакыйга үзгәрткән: әтисенең математика китаплары белән танышу һәм төрек кызына гашыйк булу. Төркиянең үз улына әверелгән япон математигы Масатоши Гүндүз Икеда турында укыгыз. Гаилә драмасы математикны үстерә Масатоши Гүндүз Икеда 1926 елның 25 нче февраль көнендә Токио шәһәрендә дөньяга килгән. Әтисе Жунзо Икеда бер иминият оешмасында статистика бүлеге башлыгы, әнисе Яеко Икеда … Тулысынча
Леонардо да Винчи – күренекле Флоренция юристының никахтан тыш туган улы. Ул 1452 елда Флоренция янындагы Винчи шәһәрчегендә дөньяга килә. Леонардо скульптор, рәссам, дизайнер Андреа Вероккьоның өйрәнчеге була. Милан белән Франциянең сарай даирәләре, Ватикан һәм Флоренция республикасы өчен рәссам һәм инженер булып эшли. Активлык төрлелегенә килгәндә, ачык базардагы эшкә караганда аңа сарай даирәсендәге эш күбрәк туры килгән. Шул рәвешле – ул халыкара дәрәҗәдәге йолдызга әверелә.
А. А. Прокофьева-Бельговская искиткеч оратор һәм үткен сүзле әңгәмәдәш тә була. Әлеге язма – аның 80 яше тулу уңаеннан сөйләгән докладының караламасыннан өзек (1983 елның 26 марты, молекуляр биология институты). Ул көнне, рәсми хөрмәтләү урынына, ул бары үзенең тормышы һәм фәне турында гына сөйләргә теләк белдерә.
Мария Кюри — радиологиянең «кендек әнисе» һәм бүгенге көнгәчә 2 тапкыр Нобель бүләгенә лаек булган бердәнбер хатын-кыз. 1921 елда Америкага килгән чагында, ул Нью-Йоркның Вассар көллиятендә радийның фәнни тарихыннан аерып алып булмаслык, үзенең шәхси тормыш хатирәсен сөйләп чыгыш ясый. Озак эзләнүләр юлы, ачышлар һәм элементны тикшерүләр «алтыннан мең тапкыр кыйммәтрәк». Үзенең чыгышында Мари Кюри … Тулысынча
Каюм Насыйри турында «Милли байрак» журналының 1937 ел өчен 87 нче санында хатирә-мәкалә чыккан. Татар җәмәгатьчелеге энциклопедист галимнең эшчәнлегенә нинди бәя биргән? Августның 20 ндә (иске хисап белән) Идел буе төрки-татарның мәгънәви уянуында иң күзгә күренерлек роль уйнаган Габделкаюм Насыйриның вафат булуына 35 ел тула. Халкыбызның уянуына, телебезнең әдәби ясалышына бик көчле рәвештә тәэсир иткән бөек … Тулысынча