Александра Прокофьева-Бельговская – атаклы совет генетика галиме. Ул кеше хромосомасын өйрәнгән, эукариотик хромосомоларның төзелешен тикшергән. Русия фәне аны илебездә медицина цитогенетикасы фәнни мәктәбенә нигез салучы буларак белә.
А. А. Прокофьева-Бельговская искиткеч оратор һәм үткен сүзле әңгәмәдәш тә була. Әлеге язма – аның 80 яше тулу уңаеннан сөйләгән докладының караламасыннан өзек (1983 елның 26 марты, молекуляр биология институты). Ул көнне, рәсми хөрмәтләү урынына, ул бары үзенең тормышы һәм фәне турында гына сөйләргә теләк белдерә.
1919 елның җәен без – мин, сеңелләрем, абый һәм әни – гадәттәгечә авылда уздырдык. Миңа ул вакытта 16 яшь, унынчы сыйныфка күчүем иде. Ул җәйдә Юденич армиясе Петроградка һөҗүм итә башлады. Төп көчләр Псков-Ленинград тимер юлы буйлап килә иде, тик көтмәгәндә, җәйнең бер көнендә, безнең авылда ак гвардия пәйда булды. Ят, ерак, таныш булмаган дөнья кебек пәйда булды ул: инглиз френчларындагы ялтырап торган офицерлар, аяклары көрән кунычлы, камчылары бар, балкып торган погоннар. Халык белән алар бик әдәпле генә һәм тәкәбберләнеп мөгаләмә иттеләр. Халык тынып калды.
Ике көннән соң алар киттеләр. Барысы да җиңел сулап куйды. Авыллардагы җирле интеллигенция яшелләр отрядына оешты. Алар да ике мәктәп укытучысы белән бергә китеп бардылар. Ак гвардия Гатчинага кадәр барып җитте (Ленинградтан 25 километр).
Тимер юл җимерелгән иде. Ленинградка кайтып булмады, 1919-1920 елның кышында мин авылда калдым.
Сентябрьдә минем яныма крәстиәннәр килде: укытучылар кире кайтмады, балалар буталып йөриләр, син укый-яза беләсең, бар, мәктәптә укыт, диләр. Ризалаштым. Мәктәп өч авыл арасында. Ике зур сыйныф. Мин каравылчы карчык белән берүзем генә идем. Дәреслекләр белән тулы ике шкаф. Мәктәп дәреслекләре буенча мин беренче, икенче һәм өченче сыйныфларны ничек укытачагым турында план төзедем. 15 октябрь көнне мәктәпкә төркем-төркем балалар килә башлагач, куркуга калдым, тик моны сиздермәдем. Алтмыш бала. Мин аларны бер сыйныфка җыеп өч колоннага бүлдем: беренчеләр колоннасы, икенче сыйныфларныкы, өченчеләр. Зурракларга җәйне ничек уздырулары турында инша язарга куштым, урта колоннада мәсьәләләр чиштеләр, ә үзем беренчеләргә хәрефләр өйрәтә башладым. Ничек кенә сәер булмасын, өч сыйныф белән бер үк вакытта дәрес алып бару эшенә мин бик тиз кереп киттем. Мәктәп – урман буенда. Кыш көне кичләрен һәм төннәрен аның янына бүреләр җыела иде, ләкин мин курыкмадым. Кичләрен унынчы сыйныфтагы имтиханга әзерләндем. Мине крәстиәннәр ашатты.
Язга таба тимер юлны яңадан тергезделәр, һәм Луга районының халык мәгарифеннән минем яныма инспектор килде. Ул өч көн буе дәресләрдә утырды һәм минем укыту сәләтемне күреп алды. Мине өч елга Ленинград губерна институтына җибәрделәр. Алга таба ул Герцен педагогика институты белән берләште.
1924 елда мин аны биология белгечлеге буенча тәмамладым. Бөтен чыгарылыш та халык мәгарифе бүлегенә Ленинградның иң катлаулы мәктәбенә урнашуны сорап гариза язды. Укытучыларның төп составы һәм мәктәп директораты безнең чыгарылыштан тора иде.
Андый мәктәп табылды. Ул Обвод каналындагы (Лиговкадан ерак түгел) 69 нчы мәктәп иде. Ленинградлылар бу куркыныч, бандитлык районын бик яхшы беләләр. 69 нчы мәктәпкә берсенең дә барасы килмәде. Укытучылар анда айдан артык торалмый иде.
69 нчы мәктәп – минем һәм коллегаларымның тормышындагы аерым бер зур бүлек. Ул вакытта әле Макаренконың танылган китабы юк иде. Тәртипсез, күзләре олыларныкы кебек булган, тәҗрибәле кешеләр янында һәрберебез дә үз ысулларыбызны кулландык. Мин балаларны дәресләрдән соң тормыш – яшәү мәгънәсе, мәхәббәт, яхшы белән яман, батырлык һәм куркаклык һ.б – турында сөйләшергә чакыра идем. Ә балалар, бигрәк тә хулиганнар, бу әңгәмәләрдә бик теләп катнаштылар. <>
69 нчы мәктәптә минем беренче һәм тормышымдагы аеруча көчле иҗтимагый эшем башланды. <> Мин Өчпочмакта, «Җиңү» аяк киеме фабрикасында, Кызыл Путиловта лекцияләр укыдым. Нәрсәләр турында гына сөйләмәдем мин анда: йолдызлар һәм томанлыклар турында, Кояш системасы, Җирнең килеп чыгышы һәм андагы тереклекнең үсеше, кешенең килеп чыгышы турында.
Ни гаҗәп, Путилов заводында минем анатомия буенча лекцияләрем зур уңыш казанды. Лекцияләрне мин төшке аш вакытында, шунда ук, цехта укыдым. Эшчеләр ашап утыралар, ә мин берәр нинди кранга яисә станга таблицалар элеп, мавыгып-мавыгып йөрәкнең, үпкәләрнең ничек эшләве турында сөйли идем. Скелет турындагы лекция бигрәк тә уңышлы булды. Ике малай зур ир-ат скелетын алып килде. Мәктәптән трамвайда Нарва капкаларына кадәр, аннан скелет белән бергә кечкенә генә трамвайга күчеп утыралар һәм заводка кадәр киләләр. Скелетны станокка беркетәләр, һәм мин очлыкларның, кабыргаларның, баш сөягенең төзелеше турында сөйлим. Эшчеләр ул скелетны тотып карыйлар, кабыргаларын саныйлар, һәм кешедә койрык калдыгы булуына шаккаталар иде.<>
1958 елда Женева шәһәрендә БМО каршындагы Фәнни комитет 8 нче сессияне әзерли башлады. Безнең тышкы эшләр министрлыгы белән атом энергиясе буенча Комитет әлеге сессиядә совет генетикларының да катнашуы турында карар кылды.
Бу бик кыю карар булды, чөнки без хромосомалар белән бары ел ярым гына эшләсәк, башка илләр, бигрәк тә АКШ, хромосомаларга тәэсир итүче ионлаштыручы радиация буенча инде берничә ел интенсив тикшеренүләр алып баралар иде. «Кинәт кенә килеп чыккан мутация процессының дәрәҗәсен ике тапкыр арттыручы радиация микъдары күпмегә тигез?» – ул вакытта хәл ителүче сорау шуннан гыйбарәт иде. Фәннәр академиясенең Себер бүлегендә, цитология һәм генетика институтыннан һәм Мәскәүдәге радиацион генетика лабораториясеннән алынган мәгълүматлар кеше хромосомаларының бик югары радиосизгерлеген күрсәтте.
Чит ил тикшеренүләре кешенең табигый мутацияләр ешлыгын ике тапкыр арттыручы радиация микъдарын 150 рентген дип билгеләгәннәр. Ә безнең бу микъдар, әлегә күп булмаган мәгълүматларга күрә, 10 рентген чикләрендә ята иде. БМОда, Женева шәһәрендә узучы Фәнни комитетның 8 нче сессиясендә, әлеге фикерне яклар өчен, делегация составында мине һәм М. А. Арсеньеваны җибәрделәр. Делегацияне В. А. Энгельгардт җитәкләде. Докладны миңа йөкләделәр. Мин Советлар Союзы байрагы каршында утырдым; мин бик зур җаваплылык тойдым, һәм шул ук вакытта, илебездә бер ел ярым эчендә алынган фактик мәгълүматларның күләме аз булганга күрә, кыюсызландым да.
Минем алдан Америка генетигы Рассел тычканнарның хромосомаларына тәэсир итүче радиация турында искиткеч доклады белән чыгыш ясады: кинәт кенә килеп чыгучы мутацияләрнең ешлыгын ике тапкыр арттыручы микъдар 100 рентгенга тигез дип билгеләнгән иде. Аннан кеше хромосомалары һәм 10 рентген микъдар белән мин чыгыш ясадым. Доклад зур кызыксыну уятты, бик кызу фикер алышу барды. «Сез ничек итеп кеше хромосомалары белән ел ярым гына эшләп, зур булмаса да, шактый ышанычлы материал ала алдыгыз?» – сораулар арасында шундый эчтәлектәгесе дә бар иде. Мин болай дип җавап бирдем: «Доктор Рассел берничә ел дәвамында лабораториясендә бары үзенең коллективы белән генә эшләгән. Ә без алган мәгълүматлар – кыска вакыт эчендә башкарылган берничә институт коллективының эш нәтиҗәсе».
Доклад тәмамланганнан соң, минем яныма сессиянең бик күп катнашучылары килде. «Рус теленең шулкадәр матур булуын күз алдына да китермәгән идек», – дип әйттеләр алар. БМОдагы һәрбер ил докладын үз телендә тәкъдим итә. Зал тирәли – тылмачлы кабиналар. Докладымнан соң яныма, чәчәкләр бәйләме тотып, бер төркем тәрҗемәчеләр килде һәм: «Тәрҗемә итү эшеннән беркайчан да моның кадәр ләззәт алганыбыз булмады – шулкадәр төгәл һәм ачык иде фикерегез, ә тел – искиткеч», – диделәр.
«Человек» журналы, №3, 2003 ел
Сәрбиназ Шәйхелова тәрҗемәсе