Дөресен әйткәндә, π – ПИ санын кем, ничек тапканы төгәл генә билгеле түгел, чөнки аны төрле чорларда төрле халыклар кулланган. Моңа карамастан, язма чыганаклар ПИ санын чын мәгънәсендә беренче тапкыр Архимед тарафыннан кулланылганын күрсәтә. Ләкин Архимедтан элегрәк борынгы Мисырда һәм Месопотамиядә Бабил чорында; Архимедтан соң исә, XV гасырда төрек-ислам дөньясының атаклы математик галиме Гыяседдин Җәмшид тарафыннан π саны өчен якынча тигезлек /математика зурлыгы кулланылган.
Архимед π санын исәпләр өчен бер ысул таба һәм аны 3.142 белән 3.1408 арасында бер сан итеп билгели. Әлеге ике математика зурлыгы, π санының хәзерге вакытта билгеле зурлыгына иң якын торалар.
Шуның белән бергә, Архимед яшүсмер чагында Искәндәриядә озак вакыт белем ала. Ул вакытта аның Конон һәм Эратосфен исемле ике якын дусты була. Мисырлы Эратосфен — әлеге чорның атаклы бер математика галиме һәм Конон да, Архимед хөрмәт иткән атаклы һәм тәҗрибәле галим буларак билгеле. Әлбәттә, Архимедка бу фикер нигезләренең салынуында бу ике математикнең өлеше бар. Өстәвенә, Архимед Искәндәриядә Евклидтән дә белем ала. Евклид исә борынгы Мисырда һәм Месопотамиядәге Бабил төбәгендә күп еллар дәвамында эзләнүләр алып барган бер математика галиме.
Искәндәрияле тарихчы Һеродот, «Metrika» әсәрендә π саны өчен 3.58125 дигән математика зурлыгын яза. Бу зурлык, Искәндәрияле Һероннан соң борынгы грек һәм Урта гасыр математиклары тарафыннан төрле мат зурлыкларда кулланыла. Мөгаен, Искәндәрияле Һерон билгеләгән якынча тигезлек месопотамиялеләрдән илһамланып табылгандыр.
π тарихының хронологик тәртибе
2000 еллар (б.э.к.): Борынгы Мисырлылар π = (16/9)2 = 3.1605 тигезлеген кулланалар.
2000 еллар (б.э.к.): Месопотамиялеләр Бабил чорында π = 3.125 тигезлеген кулланалар.
1200 ел (б.э.к): Кытайлар π=3 тигезлеген кулланалар.
300 еллар (б.э.к): Архимед 3.142< π<3.1408 итеп таба.
II гасыр: Батламюс π=3.144166 тигезлеген куллана.
IV гасыр: Чүнг Һинг π=3.166 тигезлеген куллана.
IV гасыр: Ванг Фау π=3.155 тигезлеген куллана.
IV гасыр: Лиу Һуи π=3.14 тигезлеген куллана.
VI гасыр: Зу Чунг-Чи 3.1415926< π<3.1415927 икәнлеген таба.
VII гасыр: Һинд Арябһатта π=3.1416 тигезлеген куллана.
XII гасыр: Италияле Фибоначчи π=3.141818 тигезлеген куллана.
1436 ел: Сәмәркантлы төрек Гыясүддин Җәмшид π не 14 нче санына кадәр исәпли.
1573 ел: Валентус Отһо π=3.1415929 дип таба.
1593 ел: Голландияле Адриен Ван π не 15 нче санына кадәр исәпли.
1593 ел: Голландияле Людольф Ван π не 35 нче санына кадәр исәпли.(Шуңа күрәдер, Алманиядә ПИ саны, Людольф саны дип тә атала.)
1705 ел: Авраам Шарп π не 72 нче санына кадәр исәпли.
1706 ел: Джон Мачин π не 127 нче санына кадәр исәпли.
1737 ел: Леонард Эйлеррең үзләштерүе белән бергә π тамгасы глобалләшә.
1761 ел: Швейцарияле Иоганн Һенрих Ламберт πнең иррациональ икәнлеген исбатлый.
1794 ел: Вега, π не 140 нчы санына кадәр исәпли.
1844 ел: Австрияле Шульц фон Штрас π не 200 нче санына кадәр исәпли.
1855 ел: Рихтер π не 500 нче санына кадәр исәпли.
1874 ел: Инглиз У. Шенкс, π не 707 нче санына кадәр исәпли.
1882 ел: Алман Фердинанд Линдеманн ПИнең экспоненциаль сан булуын исбатлый.
1947 ел: Беренче санак (компьютер) ENIAC, π не 2035 нче санына кадәр исәпли.
1958 ел: Ф. Генуйснең «Chiffers I» дә бастырылган мәкаләсендә π 10000 нче санына кадәр исәпләнде.
Таңсылу Алтай мәкаләсе