Мәкалә

Еллар буена март аеның 14 нче көне бик күп илләрдә Бөтендөнья Пи көне буларак бәйрәм ителә иде. Шуның аркасында Халыкара математика берлеге (International Mathematical Union: IMU), бу көннең эшчәнлек өлкәсен киңәйтергә карар биреп, ЮНЕСКОга гариза язды. ЮНЕСКО моны раслады һәм 2019 нчы елның 26 нчы ноябрендә 14 Март — Пи көнен — «Халыкара Математика Көне» итеп игълан итте. Математика көнен бәйрәм итүгә кызыксыну уяту һәм математика белән барлык өлкәләр вә төшенчәләр арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлату өчен һәр елны бу бәйрәмнең темасы игълан ителәчәк. 2020 елгы тема — «Математика Һәркайда» иде.

Соңгы елларда дөньяны чын глютен истериясе биләп алды. Күп кеше составында җилемсә булган ризыкны бар гөнаһларда гаепләп, аннан баш тарта башлады. Әмма дөнья җәмәгатьчелеген шул кадәр куркыткан, күпчелек массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан «массакүләм ашказанын эшләтмәү коралы» дип аталган нинди серле матдә соң ул? Әйдәгез, бу мәсьәләгә ачыклык кертик.

Бәхетебезгә, хәзер өй каршындагы агачта «сихерче себеркесе» ояласа, «Убырлы!», «Сихерче!» тамгалары тагып, өй хуҗаларын учакка ташламыйлар. Куркыныч «бәрәңге чумасы» да тарих битләрендә калды, он да ипигә әйләнер алдыннан төрле сынаулар аша уза (XX гасырның икенче яртысыннан башлап булса да). Ә үсемлекләр исә, адәмнәр һәм башка тереклек ияләре кебек үк, элек ничек авырган булсалар, һаман да шулай тын гына авырып торалар. Аларның хәлен аңларга төрле әгъзалары: яфрак-сабаклары, таҗлары, җимешләре һ.б. ярдәм итә, ә дәвалау ысулларын фитопатология фәне өйрәнә.

2019 елның декабрь аенда моңа кадәр кешедә күзәтелмәгән коронавирус штаммы – COVID-19 пәйда булды. Бүгенге көндә коронавирус йөздән артык илгә үтеп керде, 148 меңгә якын кеше аны йоктырды (Россиядә – 47 кеше), шулардан 5538 кеше вафат (Center for Systems Science and Engineering (CSSE) at Johns Hopkins University (JHU) мәгълүматлары буенча). Болар барысы да коронавируслар гаиләлегенә керүче 40 вирусның берсе SARS-CoV-2 вирусынының бер штаммына бәйле.

«Урбанизм» термины төрле фәннәрдә бер-берсе белән кисешә торган берничә төшенчәне үз эченә ала. Социология фәнендә урбанизмны өйрәнә башлауга галимнәрнең бер соравы сәбәпче була: зур тизлек белән үсә башлаган шәһәрләр кешенең үзаңына һәм яшәү рәвешенә нинди йогынты ясый? Энтони Гидденс белән Филип Саттон язган «Социологиянең төп төшенчәләре» китабында урбанизмның асылы, өйрәнүләрнең кыскача тарихы һәм хәзерге чорда актуальлеге кыскача аңлатыла.

Борынгы грек фәлсәфәчесе Платон шул ук вакытта грек филологы да булган. Бәлки, филологларның иң бөеге дә булгандыр, чөнки нәкъ менә ул бүген дә актуаль булып сакланган һәм әле беркем дә хәл итә алмаган филологик мәсьәләр турында сорау биргән. Өстәвенә, бу мәсьәләр шундый итеп бирелгән ки, һәрбер яңа буын алар хакында беренче адымнардан башлап, соңгы сулышка … Тулысынча