Беренче пар машинасын XVII гасырның 90 нчы елларында француз уйлап табучысы Денни Папен төзи. Ул бик тупас, камилләшеп җитмәгән була. Пешкәкле цилиндрик савытта су кайнаталар. Хасил булган пар пешкәкне күтәрә. Аннан соң савытны ут өстеннән алалар һәм пар конденсацияләнсен һәм вакуум барлыкка килеп, атмосфера басымы астында пешкәк аска төшсен өчен, салкын су сибәләр. Бу пешкәкнең эш йөреше була. Пешкәкнең югарыга таба икенче йөрешен булдыру өчен цилиндрдагы суны яңадан кайнатырга кирәк була. Бу машинаның ФЭК (файдалы эш коэффициенты) бик түбән булган, ә үзе әкрен эшләгән. Әмма Дени Папен беренче буларак (1690 елда) пешкәкле пар машинасының эш процессы нинди эзлеклелектә булырга тиешлеген дөрес тасвирлап зур хезмәт күрсәткән.
Моннан соңгы пар машинасы төзү буенча үткәрелгән тәҗрибәләрдә пар казаны инде эш цилиндрыннан аерылган була.
Инглизләр Т. Ньюкомен һәм аның ярдәмчесе Коули төзегән машина барыннан да уңышлырак була. Бу машина 1711 елда эшли башлый. Ул парны 1 казаныннан алып, насосны хәрәкәткә китерә (1 нче рәсем). Авырлык көче тәэсирендә насос штангасы һәм 7 йөге түбән төшкәндә, 8 балансирының икенче очына тагылган 4 пешкәге югары күтәрелә, ә пар пар казаныннан 2 цилиндрына килә. Пешкәк үзенең югарыгы ноктасына җиткән вакытта, 3 краны ябыла, 5 савытынннан 6 краны аша цилиндр эченә салкын су бөркелә, пар конденсацияләнә һәм вакуум барлыкка килә. Атмосфера басымы пешкәкне аска төшәргә, ә 7 йөген күтәрелергә мәҗбүр итә. Аннан соң цилиндрга яңадан пар бирелә. Ньюкомен — Коули машинасы 90 елдан артык кулланыла, шулай да аның җитди кимчелекләре була: ФЭК түбән, ә машина пешкәгенең эш йөрешләре озакка сузылган аралар белән бүленгән; ул насосны гына хәрәкәткә китерә алган.
Рус технигы Иван Иванович Ползунов пар машинасын шактый камилләштерә. Ползунов үзенең машинасын 1765 елда эшләп бетерә, ә машина, уйлап табучы үлгәннән соң, 1766 елда эшли башлый.
Ползунов машинасы ике цилиндрлы була (2 нче рәсем). Цилиндрларның берсе пар казаны белән тоташкан вакытта, икенчесенә салкын су бирелә; пешкәкләр атмосфера басымы астында түбән төшәләр. Аларның берсе төшкән вакытта, икенчесенә астан пар бирелә һәм ул күтәрелә. Пешкәкләрнең хәрәкәте шкивка күчерелә, шуңа күрә шкив өзлексез әле бер, әле икенче якка борылып тора. Шкивның кайтма-әйләнмә хәрәкәтен эшче валның әйләнүенә әверелдереп була. Бу — станокларны һәм башка механизмнарны хәрәкәткә китерергә мөмкинлек бирә. Шулай итеп, Ползунов машинасы дөньяда беренче универсаль пар двигателен тәшкил итә.
Пар машинасы, аның конструкциясенә инглиз физигы Джеймс Уатт керткән камилләштерүләрдән соң, киң кулланыла башлый. Ул ягулык тотуны киметергә теләп машина цилиндрын икегә бүлә: берсендә — кайнарында пар кертү һәм эш йөреше була, икенчесендә — салкынында — пар конденсацияләнә. Шулай итеп пар машинасы конденсаторга ия була. Бу шунда ук аның экономиялелеген арттыра. Уатт пар машинасы конструкциясенә бик күп башка камилләштерүләр дә кертә. Алардан иң әһәмиятлесе шуннан гыйбарәт: Уатт машинасында хәрәкәткә китерүче көч атмосфера басымы түгел, ә атмосфера басымына караганда шактый зур итеп алырга мөмкин булган парның үз басымы. Пар басымы астында пешкәк әле бер якка, әле икенче якка күчә ала. 3 нче рәсемдә Уаттның 1784 елда төзелгән беренче пар машинасының схемасы күрсәтелгән. Уаттның беренче пар машиналарының егәрлеге 35 кВт чамасы һәм ФЭК 3% тан кимрәк була.
Уатт һәм башка уйлап табучыларның хезмәтләре белән пар машиналары камилләштерелә, алар сәнәгать һәм транспортның яңадан яңа тармакларына үтеп керә.
XIX гасыр ахырына кадәр пар машинасының егәрлеге 15 МВтка, ә ФЭК 15% ка, кулланыла торган пар басымы 12 МПагә, ә аның температурасы 400 С ка җитә. Әмма ФЭК түбән булган пешкәкле пар машинасы әкренләп камилрәк җылылык двигательләре белән алыштырыла.
Пешкәкле пар машинасы тарихыннан // Алексеева М.Н. Физиканың яшь дусларына: Җылылык. Электр. Класстан тыш уку китабы. 7 кл. / Русчадан Ф.М. Хафизова һәм Л.Ш. Галеева тәрҗ. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. — 160 б. рәс. белән
Comments are closed, but trackbacks and pingbacks are open.