Еллар буена март аеның 14 нче көне бик күп илләрдә Бөтендөнья Пи көне буларак бәйрәм ителә иде. Шуның аркасында Халыкара математика берлеге (International Mathematical Union: IMU), бу көннең эшчәнлек өлкәсен киңәйтергә карар биреп, ЮНЕСКОга гариза язды. ЮНЕСКО моны раслады һәм 2019 нчы елның 26 нчы ноябрендә 14 Март — Пи көнен — «Халыкара Математика Көне» итеп игълан итте. Математика көнен бәйрәм итүгә кызыксыну уяту һәм математика белән барлык өлкәләр вә төшенчәләр арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлату өчен һәр елны бу бәйрәмнең темасы игълан ителәчәк. 2020 елгы тема — «Математика Һәркайда» иде.
Халыкара Математика Көне уңаеннан IMAGINARY математика платформасы INTERNATIONAL DAY OF MATHEMATICS исемле сайт ачты: https://www.idm314.org/index.html
Шул сайтка кергәч, тормышның кайсы өлкәләрендә математика булганын күрә аласыз. Мисалга, табигатьтә бизәкләр (patterns in nature), эпидемияләрне анализлау (epidemic analysis), күләмле мәгълүмат (big data), энигма чишү (breaking the Enigma). Боларны инглиз, француз, алман, испан, итальян, португал һәм төрек телләрендә укырга мөмкин. Шушы тема буенча pdf материалларга сылтамалары да бар. Моннан тыш, сайтнын IDM GLOBAL LAUNCH дип аталган өлешендә дөньяның төрле шәһәрләреннән килгән котлауларны карап бара аласыз.
Халыкара математика көне — математиканын фән һәм технологияләрдәге урынын, тормыш сыйфатын яхшыртудагы ролен һәм әһәмиятен ачыклау һәм боларны хөрмәтләп искә алыр өчен бер форсат.
Бу көнне бәйрәм итүнең менә башка нинди максатлары бар:
- Математиканың мәгарифтәге әһәмиятен халыкка аңлату
- Үсеп килүче илләрдә балаларның математик һәм фәнни мәгарифтә үсешенә өлеш кертү
- Гендер тигезлеген тәэмин итү һәм хатын-кызларның математика өлкәсендәге урынын көчәйтү
- Математика буенча халыкара челтәр булдыру һәм хезмәттәшлекне арттыру.
14 нче март болай да математиклар һәм математика белән бәйле башка белем өлкәләренә өлеш керткән кешеләр тарафыннан бәйрәм ителә иде. Әмма шушы көннең инде математика көне дип аталуы, математикларга 2020 ел бүләге булды.
Таңсылу Алтай мәкаләсе
* IMAGINARY: Mathematisches Forschungsinstitut Oberwolfach (Обервольфаха Математика Фәнни-Тикшеренү Институты) проекты.
Тышлыктагы фото: Christchurch шәһәрендә математика бәйрәме, https://www.idm314.org/press_kit.html
Comments are closed, but trackbacks and pingbacks are open.