Банк системасы — гомуми акча-кредит механизмы астында эшләгән милли банклар hәм кредит учрежденияләренең җыелмасы. Базар икътисады булган илләрдә, гадәттә, банк системасы киләсе элементлардан тора:
— Үзәк банк;
— коммерция банклары.
Әйтеп китәргә кирәк, банк системасына финанс, иминиятләштерү фондлары, инвестиция компанияләре керми.
Гомумән, банк системасын 3 төргә бүлеп була:
— Үзәкләштерелгән бүлү системасы. Бу системада дәүләт бөтен банкларга берүзе хуҗа була. Дәүләт барлык банклар йөкләмәләренә җавап бирә. Банклар турыдан-туры хөкүмәткә буйсына.
— Базар банк системасы, үзәкләштерелгән бүлү системасының капма-каршысы буларак, монополиясез, көндәшлек шартларында яши. Эмиссия функциясен Үзәк банкы башкара, кредит бирү, оешмалар, халык белән эшләү коммерция банкларына йөкләнә.
— Күчеш вакыты банк системасы икътисадның үсү чорына күчкән илләргә хасил.
Банк системасының төп функцияләре:
— Икътисадның үсешен hәм эшләвен тәэмин итү;
— Акча бирүче белән акча алучы арасында арадашчы булу;
— Вакытлыча ирекле булган акча массаларын җыю;
— Чын икътисад бүлеген кредитлау.
Илназ Газизов мәкаләсе