Стресс турындагы фәнгә Канада галиме Һанс Селье нигез салган. Ул кешене ярсытучы төрле әйберләр нәтиҗәсендә организмда авырлыкларга түзү мөмкинлеген арттыра торган универсаль җавап барлыкка килүен аңлаткан.
Алар арасыннан кайбер универсаль механизмнарны атап китик: симпатоадреналь механизмнарның активлашуы, бөер өсте бизләре гормонының (адреналин – стресс гормоны) бүленеп чыгуы, иммун системасының реакциясе, метаболизмның үзгәрүе. Әлеге универсаль реакцияләр организмның начар йогынты шартларында җавап кайтару сәләтен яхшырта.
1. «Нужа» — стрессның төп сәбәпчесе
Русия физиологлары, беренчеләрдән булып, Һанс Селье концепциясендә эмоциональ стрессның күп кенә аспектларын билгели торган бер бик мөһим детальнең җитәрлек дәрәҗәдә ачылмавын күрсәтәләр. Бу деталь — асылда, организмның башка системалары белән идарә итүче нерв системасының реакциясе. Башкача әйткәндә, стресс реакциясен оештыруда нерв системасының беренче урында торуы исбатланды. Һанс Селье стрессны организмга карата ясалган төрледән төрле тәэсирләргә махсус булмаган җайлашу синдромы буларак билгели. Бу югары һәм түбән температураның, токсиннарның (агулы матдәләрнең) тәэсире яки башка төр тәэсире булырга мөмкин. Бүгенге көндә без эмоциональ стресс турында күбрәк сөйләшергә мәҗбүрбез. Монда стрессның төп сәбәпчесе булып тормыш өчен әһәмияте булган ниндидер ихтыяҗның озак вакыт дәвамында үтәлмәве белән булган эмоциональ киеренкелек тора. Стресс субъектның үзе яшәгән тирәлеккә булган мөнәсәбәте нәтиҗәсендә барлыкка килә.
2. Стресс тискәре генә әйбер түгел
Кайбер кешеләр «стресс» сүзен тискәре әйбер буларак күз алдына китерәләр. Бу дөрес түгел. Эш шунда: стресс, борчылу дип аталган беренче стадиясендә, организмның сизгерлеген арттыра. Ә икенче булган киеренкелек стадиясендә организм ресурсларының артуына китерә. Организм бу вакытта модификацияләнә һәм эшчәнлегендә тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешә ала. Мәсәлән, шундый очрак булган: альпинист өстенә зур таш тәгәрәп төшеп барган. Ләкин альпинист, үлемнән котылу өчен, аны урыныннан кузгаткан. Таш кисәге алты тонналык булган, гадәти халәттә альпинист аны гомерендә дә күчерә алмас иде.
Һанс Сельечә өченче стадия – хәлсезләнү. Әгәр дә кеше үзенең эмоцияләрен кулда тота алмаса, ул шул фазага «тәгәрәргә» мөмкин. Ахыр чиктә организм, башка теләсә кайсы механизм кебек үк, әгәр дә аны майлап, төзәтеп, гайкаларын борып тормасаң, искерә. Стресс белән бәйле булган авырулар килеп чыга. Димәк, стрессны уңай реакция дип тә, тискәре реакция дип тә әйтеп булмый.
3. Һәр кешегә үзенең көчсез якларын белү файдалы
Киләсе сорау стресс белән ничек идарә итү турында. Җайлашу фазасында (эустресста) яшәр өчен нинди мөмкинлекләр бар икәнен дә карап китәрбез. Хәзерге техник һәм мәгълүмати яктан тыгыз заманда, без урманга яки берәр авылга китүдән башка юл тапмыйбыз. Бу хәлдә нишләргә? Хәлбуки үзеңне кулда тотарга кирәк, чөнки һәр кеше организмының эшләү функциясе үзенчә. Ул бик сизгер һәм эмоциональ киеренкелек вакытларында сынарга мөмкин.
Һәр кешегә үзенең көчсез якларын белү файдалы. Кемдәдер ул кан басымы системасы, ә кемдәдер ашказаны, эчәклек булырга мөмкин. Бик озак вакыт авыруларга бирешми торган нык кешеләр дә бар. Ләкин әгәр дә гел тискәре эмоцияләр кичереп торсалар, аларның да организмының функцияләре бозылырга мөмкин.
Ничек организмның «көчсез якларын» билгеләргә? Анамнез, тормыш тарихы, туганнарның сәламәтлеге организмның ничек эшләячәген күрсәтергә мөмкин. Хәзерге заманда чирнең генетик мәгълүматларына скрининг уздырап, кешенең нинди чирләр белән авырырга мөмкин икәнен белеп була.
4. Стресстан ләззәт алырга мөмкинме?
Кеше стресс белән ничек яши, аның белән ни рәвешле идарә итә һәм ничек аннан ләззәт алырга мөмкин?
Академик, Нобель бүләге иясе Иван Петрович Павлов «динамик стереотип» дип атаган физиологик төшенчәгә мөрәҗәгать итик.
Павлов динамик стереотипны ниндидер хәрәкәт итүче стимулга җавап рәвешендә үсүче шартлы рефлекслар эзлеклелеге дип билгели. Шулай ук бу шартлы рефлекслар, безнең аңның катнашыннан башка, автомат рәвештә эшли. Гади бер мисал. Сез эшкә барасыз һәм шул ук вакытта ялларны ничек үткәрәчәгегез турында, кичә дустыгыз белән каһвә эчүегез хакында уйлыйсыз. Шул ук вакытта сез һәркөн йөргән юлыгызның траекториясен кабатлыйсыз, уңга-сулга борыласыз, подъездга керәсез… Шул чак мәгълүм фильмдагы кебек килеп чыга: өй безгә кирәкле өйгә охшаган гына. Динамик стереотип бу очракта оптималь тәмамлануга туры килеп бетми. Бездә эмоциональ тәэсир итү гадәтләренә кагылучы бик күп санлы динамик стереотиплар бар. Алар гел оптималь булмый. Һәрхәлдә, алар артыннан күзәтү һәм максатчанлыкларына бәя бирү бик файдалы. Кешеләр безнең үз тотышыбызны ничек кабул итә? Кайчакта безгә үзебез дөрес эшлибез, дөрес сөйлибез, ә башкалар – җүләрләр, шуңа безгә үпкәлиләр кебек тоела. Мондый динамик стереотиплар безнең аңның контроленә дучар булырга мөмкин. Америка тикшеренүчесе Пол МакЛин концепциясе буенча хәзерге имезүчеләрдә барлыкка килгән иң соңгы орган булган зур ярымшарларның кабыгы «кабык астының сукыр көче» белән (Павлов язуынча) аңлап идарә итәргә мөмкинлек бирә һәм эмоциональ үзтотыш стереотипларын үзгәртергә булыша. Кызганычка каршы, бик аз кеше генә бу турыда максатчан рәвештә уйлана, ә күпчелек үз динамик стереотипларын рациональ яктан карап үзгәртми.
5. Хәзерге җәмгыятьтә җайлашу системасы дөрес эшләми
Безнең организм – аерым бер камил система, һәм ул тормышның төрле шартларына яраклаша ала. Ни өчен алайса организмның җайлашуы бозылырга мөмкин? Мисалга кан басымы көйләнешен (регуляцияне) алыйк. Эш шунда, кеше өчен оптималь булган кан басымын көйләп торучы функциональ система бар. Бу зур кан тамырларында 120 һәм 70, 120 һәм 80 булырга мөмкин. Ләкин бик күп кешедә әлеге система бозыла. Бу гипертония, инфракт һәм инсультлар китереп чыгара. Шуны да искә төшереп үтәргә кирәк, дөньядагы бик күп үлемнәрнең төп сәбәбе – йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары. Эш шунда, система баланслы табигый тирәлектә бик яхшы эшли, һәм ни өчендер хәзерге җәмгыятьтә эшләргә теләми. Төп сәбәп шул ук – артык эмоциональ киеренкелек.
6. Уңай хис-кичерешләр – стресска каршы иң яхшы дару
Организмда тормыш өчен мөһим булган параметрларны билгели торган күпсанлы сенсорлар бар. Мәсәлән, кан басымын билгеләүче барорецепторлар. Аларның функцияләре – баш мие үзәкләренә кан басымы турында мәгълүмат җиткерү. Табигый тирәлектә кан басымы күтәрелү мөмкинме? Әлбәттә. Физик эшчәнлек, якында гына ерткычның булуы һәм башкалар. Әмма болар кан басымының очраклы күтәрелүләре. Алар кыска вакытлы була. Нәкъ шул вакытта кан басымын төшерүче депрессор механизмнар кабына. Әгәр дә организм озак вакыт аралыгында эмоциональ киренкелек халәтендә торса, ни була соң? Әлбәттә, басым озака күтәрелә, һәм барорецепторларның ярашуы барлыкка килә. Безнең кан тамырларындагы сенсорлар югары кан басымына ияләшәләр. Бу безнең терморецепторларыбыз кайнар сулы душка эләккәндәге кебек – башта эссе кебек була, аннары ияләшәсез. Тик шунысы бар: әгәр дә кешедә озак вакыт дәвамында югары кан басымы булса, барорецепторлар ияләшәләр, һәм аннары кеше күпме тели, шулкадәр ял итә ала, ләкин барорецепторларның функцияләре кире кайтмаячак, алар югары кан басымын кабул итә алмый торган булып калачаклар. Без авыруга, яхшы дарулар биреп, кан басымын төшертә алабыз, әмма даруның тәэсир итү көче беткәч, ул тагын күтәреләчәк. Хәзерге вакытта медицинада коронар кан әйләнешен (ягъни йөрәктәге таҗ артерияләрендә кан агымын) яхшырта торган бик эффектив ысуллар бар, тик йөрәк-кан тамырлары авырулары һаман да арта бара.
Стресс йогынтысына нәрсә каршылык күрсәтә? Уңай хис-кичерешләр – стресска каршы иң яхшы дару. Тормышта уңай хисләр кичерергә, аларны табарга кирәк. Баш миендә хасил булган тискәре үзәкләргә караганда, уңайлары күбрәк тә икән.
7. Бәхетле тормыш формуласы
Сүзебезне йомгаклап, сәламәт һәм бәхетле тормыш белән яшәү «формуласын» чыгарып карарбыз. Моның өчен өч кагыйдәне исәпкә алу кирәк.
Беренчесе – төп физиологик ихтыяҗларны канәгатьләндерү. Бу – ашау, йокы, уңайлы температура, физик активлык, метаболик ихтыяҗлар.
Икенчесе – гаилә тормышында канәгатьлек хисе булу. Бик мөһим фактор – яраткан кешеңнең булуы, тик аны югалту бик авыр кичерелә.
Өченчесе – тормышның үзеңә мөһим булган өлкәләрендә уңышка ирешү. Бик зур уңышларга ирешү алай ук мәҗбүри түгел, һәм бу гел мөмкин дә булмый. Шуңа күрә үзеңнең һәр уңышыңның кадерен белергә кирәк: казанышлар кешегә бик зарур, чөнки алар ярдәмендә сәламәтлегебез формалаша.
Павел Умрюхин, медицина фәннәре докторы, беренче Мәскәү дәүләт медицина университеты профессоры, П. К. Анохин исемендәге Русия Медицина фәннәре академиясенең эмоциональ стресс системалы механизмнары лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре.э
тәрҗемә мөхәррире Марат Хәйдәр Мансур улы, табиб-методист, невролог
асылчыганак: Постнаука, фото: fix.com, ted.com