XX гасырның урталары космонавтика белән бәйле зур хыяллар чоры була. Табигый, галәмне яуларга хыялланнучылар арасында татар кешеләре дә булмый түгел, тик нидер сәбәпле, алар турында бик аз сөйләнә. Без бу хатаны төзәтеп, сезне космонавтика үсешенә өлеш керткән кайбер татар шәхесләре белән таныштырырга булдык. Алар арасында галимнәр, инженерлар, хәрби очучылар бар. Кызганычка каршы, аларның берсе дә галәмгә оча алмаган. Әмма Җирдә хезмәт куеп та, галәми киләчәк өчен зур эш эшләргә мөмкин.
Сүзлекчә:
*машиналар төзү – рус. машиностроение
*атом-төш энергиясе – рус. ядерная энергия
*космонавт-тыңлаучы – рус. слушатель-космонавт
*космонавт-сынаучы – рус. космонавт-испытатель
*очучы-сынаучы – рус. летчик-испытатель
*авырлык югалу халәте – рус. невесомость
*сутуар – рус. водород
Никон Егоров
Никон Роман улы Егоров (1906-1966) – сәяси икътисад белгече, икътисад фәннәре кандидаты, Бөек Ватан сугышы ветераны, полковник, 3 тапкыр Кызыл Йолдыз ордены кавалеры. Хәзерге Мөслим районы Яңа Усы авылында дөньяга килә. 1922 елда Бәләбәй педагогика техникумына укырга керә, соңрак Мәскәү инженер-икътисад институтында укый. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән ахыргача фронтта була. 1958 елда кандидатлык диссертациясе яклый. Төрле елларда Мәскәү икътисад институты, Н.Е. Жуковский исемендәге Хәрби һава академиясе һәм Космонавтлар әзерләү үзәгендә укыта. Шул исәптән беренче космонавтлар отрядын (Ю. Гагарин, Г. Титов, А. Николаев, М. Рәфыйков һ. б.) очышка әзерләүдә катнаша. Н. Егоров 20-дән артык фәнни хезмәт авторы. Мәскәү шәһәрендә җирләнгән.
Сәгыйть Сәлах
Сәгыйть (Сәет) Галим улы Сәлах (1932) – төш энергиясен куллану буенча белгеч, фәлсәфә докторы (PhD), астронавтлыкка кандидат. Хәзерге Көньяк Кореяның башкаласы Сеул шәһәрендә туган. Аның әтисе Галим Сәлахетдин тумышы белән Әлмәт районы Кама-Елга авылыннан була. 1954 елда Сәлахетдиннар гаиләсе АКШка күченә. 1958 елда С. Сәлах химик машиналар төзү* белгечлеге буенча Флорида университеты бакалавриатын тәмамлый. 1960 елда атомлы машиналар төзү буенча магистр була, ә 1964 елда шушы өлкәдә фәлсәфә докторы (PhD) дәрәҗәсенә ирешә. 1965 елда NASAның 4 нче астронавтлар җыю бәйгесендә катнаша һәм финалга үтә. Әмма, билгесез сәбәпләр аркасында алга таба бәйгедә катнашудан читләштерелә (рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, АКШ президенты Л. Джонсон астронавтлар отрядына мөселманнарны алмаска кушкан була). Алга таба С. Сәлах атом-төш энергиясен* куллану белән бәйле оешмаларда эшли: Atomic Energy Commission, Westinghouse Astronuclear Laboratory, Westinghouse Nuclear Energy Sys., United States Nuclear Regulatory Commission. 1993 елдан лаеклы ялда. Берничә китап авторы.
Марс Рәфыйков
Марс Закир улы Рәфыйков (1933-2000) – хәрби очучы, майор, 2 тапкыр Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, космонавт-сынаучы*, беренче космонавтлар отряды әгъзасы. Кыргызстанның Бәкабад авылында дөньяга килә. 1951 елда Ленинабадтагы Хәрби һава көчләренең махсус мәктәбен, ә 1954 елда Сызрань хәрби авиация училищесын тәмамлый. 1955 елдан Хәрби һава көчләрендә хезмәт итә башлый. 1960 елда космонавт-тыңлаучы* буларак беренче космонавтлар отрядына алына һәм махсус әзерлек үтә башлый (шул исәптән «Восток-1» корабының төзелешен өйрәнә). 1961 елда чыгарылыш имтиханнарын уңышлы рәвештә тапшырганнан соң космонавт вазифасына кабул ителә. Бу чорда Н.Е. Жуковский исемендәге Хәрби һава инженер академиясендә укып ала. Әмма, режимны бозу сәбәпле, 1962 елда отрядтан чыгарыла. Алга таба хәрби очучы булып хезмәт итүен дәвам итә. 1982 елда отставкага киткәннән соң хәрби учет буенча өлкән инспектор, гражданлык оборонасы курслары җитәкчесе, дельтаплан спорты буенча өлкән тренер булып эшли. Казакъстанның Боралдай поселыгында җирләнгән.
Урал Закиров
Урал Нури улы Закиров (1933) – космик инженер, физика-математика фәннәре докторы, Казанның мактаулы гражданы, Атказанган космик техника ясаучы һәм сынаучы, К.Э. Циолковский исемендәге Космонавтика академиясенең мактаулы әгъзасы, космонавтлар җыю бәйгесендә катнашучы. Свердловск шәһәрендә туа. 1957 елда К.Е. Ворошилов исемендәге Рига югары хәрби инженер-авиация училищесын тәмамлый. 1959-1960 елларда 4 нче Хәрби фәнни-тикшеренү институтының космик бүлегендә хезмәт куя, ә 1965 елда космик техника җитештерә торган 1 нче Махсус конструкторлык бюросында (хәзерге РКК «Энергия») эшли башлый. Шук ук елны әлеге оешманың 1 нче космонавтлар җыю бәйгесендә катнаша, әмма, күзе бик үк яхшы күрмәү сәбәпле, бәйгедән төшеп кала. 1966 елда читтән торып Мәскәү дәүләт университетының механика-математика бүлеген тәмамлый, соңрак кандидатлык диссертациясе яклый. Төрле елларда СССР Фәннәр академиясенең Гамәли математика институты, КАИ, Казан физика-техника институты, Механика һәм машина төзү институтында фәнни эшчәнлек алып бара. Лаеклы ялга чыкканчы КФУның Астрономия һәм космик геодезия кафедрасында эшли. У. Закиров беренче галәм аппаратларын проектлаштыру һәм сынауга зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе. Шулар арасында Ю. Гагарин утырып очкан «Восток-1» корабы, Ай, Венера һәм Марска җибәрелгән аппаратларны искә алырга мөмкин. Ул күпсанлы фәнни һәм фәнни-популяр китаплар авторы да.
Зыятдин Әбүзәров
Зыятдин Каюм улы Әбүзәров (1934) – океанограф, география фәннәре кандидаты, РФ Милли океанография комитеты әгъзасы, космонавтлыкка дәгъва кылучы. 50 нче еллар азагыннан СССР Гидрометеоүзәгендә эшләгән. 1970 елда СССР Фәннәр академиясеннән галим-космонавтлар җыю бәйгесендә катнаша һәм махсус әзерлек курслары үтәргә рөхсәт ала. Әмма, очыш ихтималы булмау сәбәпле, 1974 елда медицина тикшеренүләре узудан туктый. Алга таба РФ Гидрометеорология фәнни-тикшеренү үзәгендә Диңгез гидрологик прогнозлары бүлеген җитәкли.
Рафаэль Закиров
Рафаэль Абдулла улы Закиров (1937) – хәрби инженер, полковник, техника фәннәре кандидаты, Россия Табигый фәннәр академиясенең мактаулы профессоры, Хәрби фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, космонавтлыкка кандидат. Казан шәһәрендә туа. 1959 елда Н.Е. Жуковский исемендәге Хәрби һава инженер академиясен тәмамлый, космонавтлар өчен беренче тренажерлар ясауда катнаша. 1963 елда Мандатлы комиссия тарафыннан космонавтлар отрядына алынуга тәкъдим ителә. Ләкин бу вакытта аның хәрби часте Кубага җибәрелә, шул сәбәпле җитәкчелек аңа космонавтлар отрядына күчәргә рөхсәт бирми. 1967 елда Хәрби һава инженер академиясенең адъюнктурасын тәмамлый һәм кандидатлык диссертациясе яклый. Алга таба шул ук оешмада укыта, шул исәптән булачак космонавтларны әзерләүдә катнаша. 1993 елда отставкага чыга һәм Хәрби һава көчләре белән автомат рәвештә идарә итү кафедрасына профессор итеп билгеләнә. 100-дән артык фәнни хезмәт авторы.
Марс Фәтхуллин
Марс Нургали улы Фәтхуллин (1939-2003) – физика-математика фәннәре докторы, профессор, өлкән лейтенант, консмонавтлыкка кандидат. ТАССРның Буденный районы Иске Шәйморза авылында дөньяга килә. 1961 елда физика белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлый. 1965 елда Троицктагы Җир магнетизмы, ионосфера һәм радиодулкыннар таралу институтында кандидатлык диссертациясе яклый. 1967 елда СССР Фәннәр академиясеннән космонавтлыкка кандидатлар исемлегенә кертелә һәм космик очышка әзерләнә башлый, әмма, очышның фәнни программасы әзер булмау сәбәпле, алга таба резервка күчерелә. 1970 елда М. Фәтхуллин үз теләге белән космонавтлар отрядын калдыра һәм Институтка кире кайта. 1978 елда докторлык диссертациясен яклый һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр Атмосфера тигезсезлекләре физикасы лабороториясен җитәкли. 7 монография һәм күпсанлы фәнни мәкаләләр авторы.
Әнсар Шәрәфетдинов
Әнсар Илһам улы Шәрәфетдинов (1939) – хәрби очучы, подполковник, космонавт-тыңлаучы. Чиләбе өлкәсенең Саткы шәһәрендә туа. 1963 елда Качы очучылар югары хәрби авиация училищесын тәмамлый һәм Хәрби һава көчләрендә хезмәт итә башлый. Училищеда укыган вакытында Ә. Шәрәфетдинов, космонавт булырга теләвен белгертеп, Ю. Гагаринга хат язган була, ә 1963 елда аңа Космонавтлар әзерләү үзәгеннән чакыру хаты килә. 1965 елда медицина тикшеренүен уңышлы рәвештә узганнан соң, Мандатлы комиссия тарафыннан космонавтлар отрядына алынуга тәкъдим ителә һәм космонавт-тыңлаучы буларак әзерлек үтә башлый. 1968 елда, сәламәтлеге җитәрлек булмау сәбәпле, отрядтан чыгарыла. Шул вакыттан 1985 елга кадәр Хәрби һава көчләрендә хезмәт итә. Отставкага чыкканнан соң башлангыч хәрби әзерлек укытучысы булып эшли.
Наил Саттаров
Наил Шәрип улы Саттаров (1941-2014) – хәрби очучы, полковник, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, РФның атказанган очучы-сынаучысы*, космонавт-сынаучы. Башкортстанның Кабак авылында туган. 1965 елда Ырынбур югары хәрби авиация училищесын тәмамлый. 1969 елдан Хәрби һава көчләренең дәүләт фәнни-сынау институтында (ГКНИИ ВВС) очучы-сынаучы булып хезмәт итә. 1978 елда беренче күпкулланылышлы «Буран» космик корабының атмосферадагы сынаулары өчен җыелган очучы-сынаучылар төркеменә сайлап алына һәм космик әзерлек үтә башлый. Ләкин, Ту-154 очкычы белән идарә итү күрсәтмәләрен бозу сәбәпле, алга таба сынауларда катнашудан чиләштерелә. 1980 елда ГКНИИ ВВСта хезмәт итүен дәвам итә. 1993 елдан А.Н. Туполев исемендәге Авиация фәнни-техник компексында очучы-сынаучы булып эшли, 1999 елдан әлеге оешманың әйдәп баручы инженеры була. Җәсәденең көле Жуковский шәһәрендәге мемориаль зират колумбариенда саклана.
Урал Солтанов
Урал Нәҗип улы Солтанов (1948) – хәрби очучы, майор, Россиянең атказанган очучы-сынаучысы, космонавт-сынаучы. Башкортстанның Никифар авылында дөньяга килә. 1967 елда Казан Суворов хәрби училищесын, 1971 елда Харьков югары хәрби авиация училищесын тәмамлый. 1971-1977 елларда хәрби очучы булып хезмәт итә. 1978 елда Очу-тикшеренү институты каршындагы Очучы-сынаучылар мәктәбендә укып чыга. 1978-1980 елларда беренче күпкулланылышлы «Буран» корабын җиргә утырты технологияләрен булдыруда, авырлык югалу халәтенең* очкыч белән идарә итүгә тәэсирен өйрәнүдә катнаша. 1981 елда, С. Орджоникидзе исемендәге Мәскәү авиация институтының Жуковский шәһәрендәге филиалын тәмамлап, инженер-механик белгечлеген ала. 1983 елда «Буран» космик корабы белән эшләү өчен булдырылган космонавт-сынаучылар отрядына кандидат итеп сайлана һәм махсус әзерлек үтә башлый. 1987 елда «космонавт-сынаучы» дигән квалификация алганнан соң У. Солтанов «Буран»га охшатып ясалган очкычларда корабны автомат рәвештә һәм идарә итеп җиргә утырту ысулларын өйрәнә. 1988 елда аны «Буран» корабының алмаш экипажына икенче пилот һәм корабны беренче очыш сынавыннан каршы алачак очучының дублеры итеп билгелиләр. Кызганычка каршы, СССР таркалу белән «Буран» программассы да ябыла һәм идарә ителүче очыш тормышка ашмый кала. 2002 елдан У. Солтанов В. Гризодубова исемендәге авиакомпаниядә очучы булып эшли, хәзерге вакытта лаеклы ялда.
Рафаил Мортазин
Рафаил Фәрваз улы Мортазин (1956) – идарә ителүче космик очышлар өлкәсендә белгеч, техника фәннәре кандидаты, космонавтлар җыю бәйгесендә катнашучы. Казакъстанның Караганда шәһәрендә дөньяга килә. 1979 елда Н.Э. Бауман исемендәге Мәскәү югары техника училищесының (хәзерге Мәскәү дәүләт техника университеты, МДТУ) Машина төзү факультетын тәмамлый. Шул ук елны космик техника җитештерә торган НПО «Энергия» оешмасының баллистика бүлегендә эшли башлый. 1982 елда әлеге оешманың 7 нче космонавтлар җыю бәйгесе кысаларында медицина тикшеренүләре уза башлый, әмма беренче тапкырдан кайбер сынауларны үтә алмый. Икенче тапкырдан да җитәрлек балл җыймагач, бәйгедән төшеп кала. 1998 елда кандидатлык диссертациясе яклый. Хәзерге вакытта РКК «Энергия»дә баллистика бүлеген җитәкли һәм МДТУда укыта. Күпсанлы патентлар авторы, шул исәптән күптән түгел кулланыла башлаган галәм корабларын Халыкара галәм станциясенә кыска вакыт эчендә җиткерү схемасын уйлап табучыларның берсе.
Надир Баһавиев
Надир Таһир улы Баһавиев (1983) – ракеталар конструкторы, аэрокосмик инженер. Казан шәһәрендә туа. 1999 елда КАИга укырга керә, әмма 2002 елда гаиләләре белән АКШка күченү сәбәпле, бу уку йортын тәмамлый алмый кала. 2009 елда Эмбри-Риддл аэронавтика университетының бакалавриатын, ә 2012 елда Пердью университетының магистратурасын тәмамлап, аэрокосмик инженер һөнәрен үзләштерә. Шул арада XCOR Aerospace һәм Masten Space Systems космик агентлыкларында эшләп ала. 2013 елда Калифорния штатында Bagaveev Corporation исемле шәхси космик ширкәтен булдыра. Әлеге оешма Җир орбитасына наноиярченнәрне чыгарырга сәләтле үтә җиңел ракеталар булдыру белән шөгыльләнә. Bagaveev Corporation хезмәткәрләре кешелек тарихында беренче тапкыр 3D-принтерда бастырылган двигатель ярдәмендә хәрәкәтләнә торган ракета ясый. Бүгенге көндә ширкәт ике кешене галәмгә очыра ала торган тулысынча күпкулланылышлы бербаскычлы ракета һәм сыек пыяладан ясала торган парник-өйләр проектлары өстендә эшли. Оешманың киләчәк максатлары арасында сутуарда* хәрәкәтләнә торган очкычлар һәм йолдызара галәм кораблары да бар.
Әлбәттә, космонавтика үсешенә өлеш керткән милләттәшләребез исемлеге моның белән генә чикләнми. Бүгенге көндә дә дистәләгән татар егет-кызлары космонавтика белән бәйле өлкәләрдә (галәм аппаратларын төзү һәм сынау, космик медицина һәм биология, һ. б.) хезмәт куя. Кызганычка каршы, аларның күбесенең исеме безгә билгесез булып кала. Әмма бар да алда, кешелекнең Айга кайтасы һәм Марска очасы бар әле. Һичшиксез, бер көн килеп, без алар турында да ишетербез.
Ләйлә Миңнуллина әзерләде
Чыганаклар:
1. Bagaveev Corporation: http://bagaveev.com/
2. Sagid Salah // Космическая энциклопедия ASTROnote: http://www.astronaut.ru/as_usa/text/salah.htm
3. Ансар Ильгамович Шарафутдинов // Космическая энциклопедия ASTROnote: http://www.astronaut.ru/as_rusia/vvs/text/sharafutdinov.htm?reload_coolmenus
4. Ведущий научный сотрудник КФУ Урал Закиров стал Почетным гражданином Казани // Казанский федеральный университет: https://kpfu.ru/physics/veduschij-nauchnyj-sotrudnik-kfu-ural-zakirov.html
5. Егоров Никон Романович. Төрле өлкәләрдә танылган шәхесләр // Мөҗәһит сайты: http://muzagit.ru/m-slimem/t-rle-lkalarda-tanyilgan-shaheslar/
6. Зыятдин Каюмович Абузяров // Космическая энциклопедия ASTROnote: http://www.astronaut.ru/as_rusia/an/text/abuzyarov.htm?reload_coolmenus
7. Казанский Илон Маск: Надир Багавеев напечатает двигатели на 3D-принтере // Журнал РБК: https://www.rbc.ru/magazine/2018/05/5ad751549a794706cb3b96e6
8. Марс Закирович Рафиков // Космическая энциклопедия ASTROnote: http://www.astronaut.ru/as_rusia/vvs/text/rafikov.htm?reload_coolmenus
9. Марс Нургалиевич Фаткуллин // Космическая энциклопедия ASTROnote: http://www.astronaut.ru/as_rusia/an/text/fatkullin.htm?reload_coolmenus
10. Надир Багавеев: «Я работаю над проектом стеклянных домов для космоса» // ТНВ: https://tnv.ru/articles/nadir-pageview-i-m-working-on-a-project-of-houses-greenhouses-in-space-the-inflating-liquid-glass/
11. Наиль Шарипович Саттаров // Космическая энциклопедия ASTROnote: http://www.astronaut.ru/as_rusia/gknii/text/sattarov.htm
12. Размышления о роли татар в развитии космической индустрии // Всемирный конгресс татар: https://tatar-congress.org/ru/yanalyklar/razmyshleniya-o-roli-tatar-v-razvitii-kosmicheskoy-industrii/
13. Рафаил Фарвазович Муртазин // Космическая энциклопедия ASTROnote: http://www.astronaut.ru/as_rusia/energia/text/murtazin.htm?reload_coolmenus
14. Рафаэль Абдуллович Закиров // Космическая энциклопедия ASTROnote: http://www.astronaut.ru/as_rusia/vvs/text/zakirov.htm?reload_coolmenus
15. Саттаров Наиль Шарипович // Испытатели: https://testpilot.ru/base/2010/07/sattarov-n-sh/
16. Урал Закиров: «Увидеть космос мечтал каждый инженер» // Официальный портал органов местного самоуправления города Казани: https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/ural-zakirov-uvidet-kosmos-mechtal-kazhdyy-inzhener111/
17. Урал Назибович Султанов // Космическая энциклопедия ASTROnote: http://www.astronaut.ru/as_rusia/lii/text/sultanov.htm?reload_coolmenus
18. Урал Нуриевич Закиров // Космическая энциклопедия ASTROnote: http://www.astronaut.ru/as_rusia/energia/text/zakirov.htm?reload_coolmenus
19. Урал Султанов: «Вместе со всеми прошел общую космическую подготовку» // Реальное время: https://realnoevremya.ru/articles/95648-intervyu-urala-sultanova-ispytatelya-korablya-buran
20. Учитель Гагарина: как татарский наставник из Муслюмовского района учил покорителей космоса // Реальное время: https://realnoevremya.ru/articles/95608-nikolay-egorov-tatarskiy-uchitel-gagarina