Бәхетебезгә, хәзер өй каршындагы агачта «сихерче себеркесе» ояласа, «Убырлы!», «Сихерче!» тамгалары тагып, өй хуҗаларын учакка ташламыйлар. Куркыныч «бәрәңге чумасы» да тарих битләрендә калды, он да ипигә әйләнер алдыннан төрле сынаулар аша уза (XX гасырның икенче яртысыннан башлап булса да). Ә үсемлекләр исә, адәмнәр һәм башка тереклек ияләре кебек үк, элек ничек авырган булсалар, һаман да шулай тын гына авырып торалар. Аларның хәлен аңларга төрле әгъзалары: яфрак-сабаклары, таҗлары, җимешләре һ.б. ярдәм итә, ә дәвалау ысулларын фитопатология фәне өйрәнә.
Дөресен генә әйткәндә, фитопатология бу катлаучы эшне үзе генә ахыргача башкарып та чыга алмас иде. Шуңа аңа ярдәмгә тагын берничә дусты килә, болар — микология, микробиология, вирусология һәм, әлбәттә инде, ботаника.
Микология — гөмбәләрне өйрәнә торган фән.
Микробиология — микроорганизмнарны өйрәнә торган фән.
Вирусология — вирусларны өйрәнә торган фән.
Ботаника — үсемлекләр турында фәннәр җыелмасы.
Шулай итеп, үсемлекләр дә бактерияләрдән, гөмбәләрдән, вируслардан иза чигә. Өстәвенә аларга әледән-әле паразит үсемлекләр дә һөҗүм итеп торалар. Бу вакытта үсемлекләрнең йогышлы авырулары турында сүз бара. Ак күгәрек, кәбестә киласы, бәрәңге кутыры, яфрак тимгеле, ончыл чык, арыш анасы, цитоспороз һ.б. – болар барысы да йогышлы авырулар (без аларның кайберләре белән якыннанрак та танышып үтәрбез әле).
Үсемлекләр дә, безнең төсле, төрле макро- һәм микроэлементларга мохтаҗ. Мәсәлән, безгә тимер җитмәгәндә, битләребез агарынып китә, хәлсезлек биләп ала, ә үсемлек яфракларының исә яшеллеге кими (аксыл сары төскә керәләр), яфраклар корый һәм ахыр чиктә коелып ук төшәләр. Бу төркемгә һавада очып йөргән зарарлы матдәләр, һава торышы үзгәрешләрен дә өстибез дә йогышсыз авырулар төркемен барлап куябыз (кыярларның ачылыгы, тимер, калий, марганец, азот һ.б., һ.б. җитмәү яки аларның киресенчә чамадан тыш күп булуы һ.б).
Урта гасырларда кешеләрне «сихерче себеркесе» аркасында утка ташлаулары турында әйтеп узган идек (әлегә серне чишми торабыз, сабыр итәрсез бит?), ә хәзер исә кешеләрнең үзләрен утка кертә торган бер үсемлек авыруы белән танышырбыз.
Арыш анасы һәм Антоний уты
Авыру үсемлек кешене ничек итеп утка кертә ала соң? Моның алгоритмы бик гади: арыш (яисә бодай) кырына арыш анасы хуҗа була, игенче уңышны җыеп ала, тегермәнче он тарттыра, ипи пешерүче көндәлек эшен башкара, халык яңа пешкән ипидән авыз итә һәм аңа Антоний уты каба. Ә хәзер шуны ук фәнни яктан аңларга тырышып карарбыз.
Дөньяда Claviceps purpurea исемле гөмбә бар. Бу гөмбә бодай, арышларда (һәм кайбер башка башаклыларда) арыш анасы (русчасы спорынья) дип аталалучы авыру китереп чыгара. Шул гөмбәнең алкалоидлары онга эләгә.
Алкалоидлар – составына азот кергән табигый кушылмалар төркеме (күбесенчә үсемлекләрдә була). Алар аз күләмдә – дару, ә күп күләмдә булганда агу кебек тәэсир итәләр. Мисал өчен, морфин, кофеин, кокаин, шулай ук никотин да алкалоидлар төркеменә керә.
Мондый оннан пешерелгән камыр ризыкларын ашаганнан соң кешеләр агулана һәм аларда эрготизм (француз теленнән ergot «арыш анасы») башлана. Эрготизм ике төрле була: беренчесе – гангреналы (халык аны «Антоний уты», ә кайвакыт «изге ут» дип тә йөртә), икенчесе – конвульсияле. Беренче очракта гөмбә алкалоидлары мускулларның чамадан тыш кыскаруына, кан тамырлары һәм капиллярларның тараюына китерә. Кешеләрнең очлыкларына кан килми, гангреналар күзәтелә, ахыр чиктә кеше һәлак булырга мөмкин. Эрготизмның конвульсияле төре үзәк нерв системасына йогынты ясый: өянәк тотулар, галлюцинацияләр, көзән җыерулар күзәтелә. Терлектәге симптомнар да кешеләрнекенә охшаш була.
Кырдагы һәр башактан арыш анасын эзләп утыру – башкарып чыга алмастай эш, бәхеткә каршы, XX гасырның икенче яртысыннан башлап онны арыш анасы алкалоидларына тикшерәләр (башка гөмбәләр бүлеп чыгара торган агулар булу-булмавын да тикшерергә онытмыйлар). Агротехника алымнары да шактый алга китте. Шуңа хәзер чәчүлекләрдә арыш анасы юк та диярлек.
Сихерче себеркесе
Элек (борын-борын заманда, дисәк тә буладыр) үсемлек һәм башка тереклек ияләрененең авырулары гайре табигый көчләр тәэсирендә килеп чыга дип уйлаганнар. Бу күренешләрне аллалар каргышы, сихер-михер белән бәйләүчеләр дә шактый булган. Хәзер кешеләрне өй каршында пәйда булган «сихерче себеркесе» аркасында көлгә дә әйләндермиләр, каргалган йорт тамгасы да сукмыйлар. Чөнки сихерче себеркесен (пумаласы дип тә йөртәләр) әлеге дә баягы бер гөнаһсыз гөмбәләр китереп чыгара. Сезнең сихерче себеркесен, бәлки, күргәнегез дә бардыр әле, ул зур итеп корылган кош оясын яки агач башында калкып чыккан куакны хәтерләтә.
Бу күренеш өчен Taphrina cerasi гөмбәләренә рәхмәт әйтергә кирәк (Урта гасырларда яшәүчеләр аңа ләгънәт укыр иде, мөгаен). Шуны әйтергә кирәк: бу авыруның сәбәпчеләре шулай ук бактерияләр дә, гөмбәләр дә, вируслар да булырга мөмкин. Димәк, мондый «куак»ларның яфраклары бик вак, аксылрак һәм нечкә була. Аскы яктан алар гөмбә букчалары катламы белән капланалар. Агачның мондый зарарланган урыннары чәчәк тә атмый, җимеш тә бирми.
Сихерче себеркеләрен төрле әсәрләрдә дә очратырга була. Аларны язучы Павел Иванович Мельников-Печерский «В лесах» әсәрендә хорафатлар белән бәйләп искә ала. Совет язучысы Владимир Дмитриевич Дудинцевның «Белые одежды» романы да шуңа мисал:
— Алар беләсеңме безгә нәрсә күрсәттеләр? – дип елмаеп куйды Светозар Алексеевич. — Ул нәрсәкәйләрне халык элек-электән “сихерче себеркесе” дип йөртә. Атамасы гына ни тора бит, сизәсеңме? Бу атаманы әнә шул синең шефың, өшкерүчең кебек берсе уйлап тапкандыр инде. “Сихерче себеркесе” инде, монысы тәгаен. Яңа гына шул Касьянның зиреген микроскоптан карап утырдылар. “Экзоаскус бетулинус”. Ип-исән каен яфракларын шундый итеп ясап куя. Без әле тәҗрибә дә ясап карарбыз, Федя. Шул гөмбәнең сыгынтысын алырбыз да исән каенны зарарларбыз. Үзебез дә каеннан шундый соры зирек яфраклары алалырбыз әле.
Сәрбиназ Шәйхелова язмасы
Comments are closed, but trackbacks and pingbacks are open.