Бәхетебезгә, хәзер өй каршындагы агачта «сихерче себеркесе» ояласа, «Убырлы!», «Сихерче!» тамгалары тагып, өй хуҗаларын учакка ташламыйлар. Куркыныч «бәрәңге чумасы» да тарих битләрендә калды, он да ипигә әйләнер алдыннан төрле сынаулар аша уза (XX гасырның икенче яртысыннан башлап булса да). Ә үсемлекләр исә, адәмнәр һәм башка тереклек ияләре кебек үк, элек ничек авырган булсалар, һаман да шулай тын гына авырып торалар. Аларның хәлен аңларга төрле әгъзалары: яфрак-сабаклары, таҗлары, җимешләре һ.б. ярдәм итә, ә дәвалау ысулларын фитопатология фәне өйрәнә.
үсемлекләр
Татарстанның үсемлек дөньясы бик бай. Аны фәнни рәвештә системалаштырган хезмәтләр дә бар. Шул исәптән, республикадагы үсемлек атамаларының русча-татарча сүзлекләре дә төзелгән иде. Сезнең игътибарыгызга тәкъдим ителә торган бу китап шундыйлардан. Аны Айрат Галимҗанов әзерләгән. Бу китап — «Татарстан флорасының сүзлек-белешмәлеге» — шул ук исемдә 1988 елда Р. Г. Иванова тарафыннан язылган хезмәткә нигезләнеп төзелгән. Әлеге … Тулысынча
Бүгенге көндә безнең тормышта генетик яктан үзгәртелгән үсемлекләр артканнан-арта бара. Алар ярдәмендә без азык-төлек ясыйбыз, төрле компонентлар, дарулар табабыз. Бу үсемлекләр, безнең басу-кырларга барып җитәр алдыннан, катлаулы һәм озак тәҗрибәләр аша үтәләр. Бу табигый яктан куркынычсызлыкка сынаулар. Тикшерү озак бара Чынлыкта табигый яктан куркынычсызлыкка үткәрелә торган тәҗрибәләр (биокуркынычсызлык сынаулары) бик катлаулы һәм озак, элек бу … Тулысынча
Табигать — могҗизалар чыганагы. Ләкин һәр табигый могҗизаның аңлатмасы бар. Фән аларның серләрен чишә белә. Менә, мәсәлән, агач яфраклары. Язын яшел булып ярылалар, яшел булып яшиләр, ә аннары табигатьнең сары, кызыл-сары, кызыл киемнәргә киенүе дә озак көттерми, көз җитә. Яфракларның шундый көзге төсләре каян килеп чыкканын белергә тырышыйк әле. ХЛОРОФИЛЛ Хлорофилл – үсемлекләрне яшел төскә буйый … Тулысынча