Бүгенге көндә безнең тормышта генетик яктан үзгәртелгән үсемлекләр артканнан-арта бара. Алар ярдәмендә без азык-төлек ясыйбыз, төрле компонентлар, дарулар табабыз. Бу үсемлекләр, безнең басу-кырларга барып җитәр алдыннан, катлаулы һәм озак тәҗрибәләр аша үтәләр. Бу табигый яктан куркынычсызлыкка сынаулар.
Тикшерү озак бара
Чынлыкта табигый яктан куркынычсызлыкка үткәрелә торган тәҗрибәләр (биокуркынычсызлык сынаулары) бик катлаулы һәм озак, элек бу төр үсемлекләрне барлыкка китерүгә ун еллап вакыт киткән булса, бүгенге көндә, хәзерге заман технологияләрен кулланып, университетлар яки компанияләр бу үсемлекләрне 2-3 ел эчендә, хәтта тизрәк тә җитештерә алалар. Ә менә биокуркынычсызлык тәҗрибәләре 4, 5, 6, 10 елга чаклы сузылырга мөмкин. Бу процесс шактый озак бара, чөнки без, бу үсемлекләрне әйләнә-тирәлеккә чыгарганда, аның куркынычсызлыгында инанырга тиешбез.
Университет лабораториясе яки биотехнологик компания берәр төрле трансген үсемлек, мәсәлән, сабак корткычына чыдам кукуруз барлыкка китерде дип күз алдына китерик. Һәм без бу үсемлекне Россиядә түгел (чөнки бездә әлегә андый тәртип юк), ә башка ил кырларында үстерер өчен рөхсәт сорап, теркәлергә уйладык. Бу илдә бу төр үсемлекне, мөмкин булган төп куркынычлар ягыннан тулы итеп тикшерүче белгечләр шурасы бар.
Башта уйлап табучы тикшерә
Шундый халыкара кагыйдә бар: үсемлекнең беренче тикшерүе аны барлыкка китерүче ягыннан үткәрелә. Досьеда барлык молекуляр характеристикалар да күрсәтелә: генетик яктан үзгәртү өчен нинди механизм кулланылган, бу механизмнын кайсы өлеше үсемлек геномына кертелгән, ничә копия бар. Без үсемлек-реципиентны тасвирлыйбыз: экстремаль шартларда ул яши аламы, кыргый төрләргә үзенең трансген үзлекләрен күчерә аламы һәм башкалар.
Соңыннан, ген донорларына һәм ДНК фрагментларына сыйфатлама бирелә. Экспрессияның яна продуктлары тулы тасвирлана: әгәр бу аксымнар икән, алар аллерген һәм агулаучан түгелме. Ягъни, яңа организмга тулы биологик тасвирлама бирелә.
Кайда үсәчәк?
Соңыннан, бу үсемлек ничек кырларда үстерелә, нинди өстенлекләре бар, һәм баштагы үсемлеккә караганда нинди кимчелекләре булуы турында мәгълүматлар китерергә тиешбез. Һәм бу чагыштырулар башта булган үсемлек белән чагыштырылып эшләнүен истә тотырга кирәк. Төп бурыч – яңа үзлек барлыкка китерү, ләкин шул ук вакытта баштагы үсемлекнен файдалы сыйфатларын да югалтмау. Без бу үсемлек куркыныч тугел дип әйтүебез дә дөрес тугел. Ул баштагы үсемлек кебек үк курыкыныч булырга мөмкин, ләкин яңа үсемлек баштагы үсемлектән күпкә файдалырак билгеләргә ия булырга тиеш. Бу табигый яктан куркынычсызлыкка үткәрелгән тәҗрибәләрнең төп кагыйдәсе.
Белгечләр бу үсемлекне тикшергәч, алар шушы билгеле илдә дә үсемлек өстеннән тәҗрибәләр үткәрергә киңәш итәләр. Нинди тәҗрибәләр? Бу тәҗрибәләр үсемлекнен төренә карый, мәсәлән, кукурузны тикшерәбез икән, аның нинди кыргый төрләре бар һәм алар кайда таралып үскәнлеге турында сораулар бирергә тиешбез. Әгәр бу илдә кукурузнын кыргый төрләре юк икән бу сорауны җавапсыз калдырырга туры килә. Икенче яктан, без, кукурузга корткычларга каршы тотрыклылык бирүче аксымны сыйфат һәм сан ягыннан тулысынча өйрәнергә тиешбез. Бу аксымның табигатькә, бөҗәкләргә, Кызыл китапка кертелгән җәнлекләргә ничек тәэсир итүе өйрәнелә. Һәм шулай ук, бу үсемлек кергән барлык трофик чылбырларны да, ягъни аның белән кемнәр тукланганын, тикшереп чыгарга тырышырга кирәк.
Кыргый төр һәм ГМО
Адым саен без бу үсемлек турында мәгълүматлар җыябыз. Бу досьеда уңай сыйфатлар турында да мәгълүматлар китерелә. Әгәр без кукуруз турында сөйләшәбез икән, аның өчен яңа no-till технологиясы кулланыла, бу технология туфракны минималь эшкәртүне күз алдында тота, ягъни туфракны тулысынча казымау. Бу очракта суга, янучан материалларга экономия була, ләкин моның өчен безгә корткычларга каршы тора ала торган үсемлекләр кирәк, алар өстеннән яңа эшкәртү тәҗрибәләре үткәрелергә тиеш тугел.
Ә хәзер без соя турында сөйләшербез. Бу илдә сояның кыргый төрләре бар дип күз алдына китерик, һәм без бу трансген үсемлекләрнең эксперименталь кырларда табигый төрләр белән нинди мөнәсәбәттә булуын өйрәнергә тиешбез. Әгәр мөнәсәбәтләр күренмәсә, без бу сояны табигый шартларда куллана алабыз. Ләкин шулай да, трансген үсемлекләрне кыргый үсемлекләр популяцияләре булган җирләргә чыгаруга беркем дә бармый.
Мониторинг
Шулай да, куркыныч мөмкинлекләр бәяләнә торган, зур масштаблы тәҗрибәләр үткәрелә. Россия тикшерүчеләре Ерак Көнчыгышта гербицидларга тотрыклы соя белән тикшеренүләр үткәрде. Һәм ун ел дәвамында кыргый төрләргә гербицидларга каршы тотрыклылык билгесен күчереп булу мөмкин булуы исбатланды, бу мөмкинчелек 0,001% тәшкил итә, әйе бу бик түбән. Бу билгеләр беркетелүен тикшерү өчен махсус тәҗрибәләр үткәрелә. Бу тәҗрибәләр ярдәмендә гербицид кулланмый башлауга бу билгеләрнең юкка чыгуы күрсәтелде.
Аурупа берлегендә бертөрле мониторинг бар. Күпмедер вакыттан соң бу үсемлектә тискәре сыйфатлар күзәтелә икән, мониторинг ярдәмендә аның белән сәүдә итүне туктаталар.
Куркынычлар
Рискны бәяләүдә тагын берничә мәсьәләне истә тотырга кирәк. Төп принципларнын берсе, «case by case» дип атала. Бу шахмат партиясе кебек: сезнең яңа организм барлыкка килә, яңа билгеләр, яңа урын. Һәм шулай ук, әйләнә-тирәгә яңа организм белән бәйле булган, барлык мөнәсәбәтләрне һәм барлык рискларны да бәяләргә кирәк. Бу бәяләнү 100%лы нәтиҗә бирә алмаячагын да истән чыгармаска кирәк.
ГМО үзе үзгәрә башласа?
Соңыннан без биотехнологик үсемлекләрдә яңа билгеләр барлыкка килү мөмкинчелеген төгәл бәяләргә тиешбез. Чынлыкта, без беренче буын трансген үсемлекләре турында сөйләшсәк, барысы да бик җайлы чишелә. Ә инде корылыкларга, туфракның тозлануларына тотрыклы үсемлекләр турында әйтсәк, бик күп кенә хәл ителмәгән мәсьәләләр килеп чыга, чөнки, әгәр бу үзлекләр чүп үләннәренә күчсә, бу начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Әгәр без бу үзлекләрне гербицидларга күчерсәк, бу үсемлекләрне юкка чыгара алучы тагын 99 төрле гербицид бар. Әгәр дә инде бу үсемлекләрдә корылыкка, суыкларга тотрыклылык билгеләре барлыкка килсә, бу очракта инде тәҗрибәләр бик катлаулы һәм озак булачак.
Дмитрий Дорохов, биология фәннәре кандидаты, РФА «Биоинженерия» үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре
Алия Ахкиямова тәрҗемәсе
фотолар: Matthew Fang, modernfarmer.com