Татар милли идеясенең көче, татар милли рухының ныклыгы фронтта ачык чагыла. Татар сугышчылары гаҗәеп батырлык күрсәтәләр. Русларның җиңүгә керткән өлешен, гадәттә, бөтен Совет Армиясе мисалында күрсәтәләр. Татар сугышчылары төрле хәрби частьләрдә хезмәт иткәнлектән, татарлар керткән өлешне күрсәтеп бирүе кыенрак. Күренекле рус тарихчылары Ю.М.Кораблев һәм Г.А.Куманев билгеләп үткәнчә, тикшерелгән 200 укчы дивизия составында татарлар уртача 2,69 процентны тәшкил иткәннәр, гомумән алганда, бу бик зур процент. Татарстанда оештырылган гаскәрләрдә бу сан тагын да күбрәк булган.
Фронтта ирешелгән уртак җиңүгә татарстанлылар (татарлар, руслар һәм башка милләт вәкилләре) керткән өлешне Җ.И.Гыйльманованың “Татарстан хезмәт ияләре Бөек Ватан сугышы фронтларында” китабы һәм “Татарстан АССР тарихы”ның “Татарстан Бөек Ватан сугышы (1941-1945) чорында” бүлеге буенча күзалларга мөмкин. Безнең уртак җиңүебезгә татарлар керткән милли өлешне тулырак күрсәтү өчен, Татарстанда яшәүче татарларның гына түгел, Союзның башка төбәкләрендә яшәгәннәренең дә катнашуын исәпкә алу кирәк. Әле сугышка кадәр үк Кызыл Армия солдатлары һәм офицерлары арасында татарлар сан ягыннан руслардан, украин һәм белоруслардан кала дүртенче урында торган. Бу традиция 1918-1920 нче еллардагы гражданнар сугышында катнашкан татар хәрби частьләреннән үк килә.
Чик буе гаскәрләре, пехота, артиллерия, сапёрлык частьләре һ.б. составында, авиациядә һәм флотта татар сугышчылары әлеге сугышның беренче көннәреннән үк катнашалар. Литвадагы хәрби зиратларның берсендә, элек Татарстанда яшәгән укытучы, Литва-Польша чигендә немецларның беренче һөҗүмнәрен “кире кайтару”да катнашып һәлак булган чик сакчысы — Даутовның кабере бар. Чик сакчылары төркеме белән бергә Карелиядә дошман юлына киртә куйган өлкән лейтенант Н.Ф.Кайманов бу сугышта Татарстаннан беренче Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Татарстанның батыр улы майор П.М.Гаврилов җитәкчелегендәге укчы полкның солдат һәм офицерлары, Польша – Белоруссия чигендәге Брест крепостен дошманның котырынып һөҗүм итүләреннән саклап, аны айдан артык үз кулларында тоталар. Республикада оештырылган Татарстан Югары Советы исемендәге 86 нчы укчы дивизия сугышның беренче көнендә үк Польша чигендә сугышка керә. Балтач районы егете, танкка каршы дивизион командиры Х.И.Ибраһимов сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Моннан соңгы елларда да татар сугышчылары Көнбатыш фронтлардагы гаскәрләрне тулыландырып тора, ә 1945 нче елда Көнчыгышта Япониягә каршы сугышларда да катнаша.
Алия Мәссарова тексты
Әдәбият исемлеге:
1. Гыйльманов Җ.И. Без сугышта юлбарыстан көчлебез… Татарстан халкы Бөек Ватан сугышында (1941-1945 еллар), 1989
2. Сабирова Д.К., Шәрәпов Я.Ш. Ватаныбыз тарихы (Иң борынгы чор – XXг. ахыры), 2001
3. Солтанбәков Б.Ф., Харисова Л.А., Галямова Ә.Г. Татарстан тарихы XXг. 1917-1995 еллар), 1998