Интернетта көнчелек, дан алуга омтылыш һәм яхшы кәеф: психолог белән әңгәмә
Глобаль күренеш буларак, социаль челтәрләр безнең көндәлек тормышыбызда чагыштырмача аз вакыт – берничә дистә ел яшәп киләләр. Шул ук вакыт аралыгы алар галимнәрнең (психолог, социолог, культурологларның) күзәтү үзәгендә. Тик, шулай да, «Социаль челтәрләр психикага тискәре йогынты ясыймы?» дигән сорауга төгәл җавап әлегә юк. Кайбер тикшеренүчеләр социаль челтәрләр кешенең психик сәламәтлегенә начар йогынты ясый дигән фикер яклы. Әмма иң киң таралыш тапкан фикер түбәндәгечә: социаль челтәрләр психикага бертөрле йогынты ясамый, аларның тәэсире кешенең шәхси үзенчәлекләренә һәм психик халәтенә бәйле. Аеруча мөһим шарт булып, кешенең социаль челтәрләрдә үткәргән вакыт микъдары түгел, ә андагы активлылык төре һәм форматы тора.
Социаль чагыштыру феномены
Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм интернетның кешегә йогынтысын еш кына «социаль чагыштыру» феномены белән тәңгәлләштереп карыйлар: нәкъ менә бу феноменның кешедә чагылышы беренче чиратта социаль челтәрләр белән бәйле.
Социаль чагыштыру феномены ХХ гасыр уртасында психолог Леон Фестингер тарафыннан тасвирлана. Социаль чагыштыру барлык кешеләргә дә хас. Әмма ул кешенең үзен башкалар белән чагыштырып, үзенең нинди түбәнлектә икәнен аңлау белән бәйле клиник халәт булып саналмый. Үзенең хезмәтләрендә Фестингер үзеңне башка кешеләр белән чагыштыру өчен берничә мотивация типлары билгели. Беренчесе һәм иң мөһиме – үз-үзеңне бәяләү мотивациясе. Кешенең тормышында һәм аны әйләндереп алган социаль тирәлектә билгесезлекләр күбрәк булган саен, ул үзен башка кешеләрнең уңышларына карап бәяләүгә җиңел бирелә. Икенче мотивация — үзлегеңнән үсү, өченчесе – үз-үзеңә булган бәяләүне күтәрү. Мотивацияләрнең бу төрләре социаль челтәрләрнең кешегә, аның үз-үзен бәяләвенә һәм тоемлавына булган йогынтысында зур роль уйныйлар.
Социаль челтәрләргә бәйлелек
Социаль челтәрләргә «бәйлелек» диагнозы юк. Уеннарга бәйлелек һәм психикага тәэсир итүче матдәләргә булган бәйлелек бар. Шулай итеп, әлегә клиника табиблары социаль челтәрләр белән чамадан тыш мавыгуны психик тайпылышка санамыйлар, әмма бу халәттә дә бәйлелек элементлары бар.
Химик булмаган бәйлелек химик бәйлелектән шуның белән аерыла: беренче очракта организмга физиологик бәйлелек тудырырлык матдә эләкми. Әмма психик бәйлелекнең бер өлеше социаль челтәрләр белән еш кулланучыларда күпмедер дәрәҗәдә сизелә: күнегү, ияләшү, кешенең көч куймыйча бер кызык тирәклеккә эләгү халәтенә бәйләнчек ихтыяҗ барлыкка килә. Шул ук вакытта баш миендә билгеле бер канәгатьлелек алуга юнәлтелгән химик процесслар бара. Кеше бу халәткә ияләнгән саен, аның бәйләнчек ихтыяҗы барлыкка килә. Әгәр дә бу ихтыяҗ канәгатьләндерелмәсә, кеше үзендә уңайсызлык сизә башлый. Нәкъ менә шул вакытта без бәйлелек барлыкка килү турында әйтә алабыз.
Социаль челтәрләрнең кеше кәефенә йогынтысы
Социаль челтәрләрнең кешегә булган йогынтысын тикшерүне 2 төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Элегрәк язылган хезмәтләр социаль челтәрләрдә уздырылган вакыт һәм психологик иминлек белән бәйле. Бу хезмәтләрнең нәтиҗәләре каршылыклы булу сәбәпле, галимнәр социаль челтәрләр белән кулланучыларның активлык төрләрен чагыштыра башлаганнар. Социаль челтәрләрдә озак вакыт үзләрен башка кешеләр белән чагыштырып утыручы кешеләр депрессиягә тизрәк бирелүчән. Ә социаль челтәрләрне реаль мөнәсәбәтләрне дәвам итү һәм саклау өчен кулланучыларның психик иминлек ягы яхшырак. Әмма яңа дуслар табарга теләүчеләрнеке ул дәрәҗәдә түгел.
Алда әйтеп үтелгәнчә, социаль чагыштыруның бер функциясе үз-үзең өстендә эшләү мотивациясе белән бәйле. Чыннан да, кешеләрнең башкаларның уңышларына карап, шуңа омтылуларында һәм бу юнәлештә үз өсләрендә эшләүләрендә бернинди начарлык юк. Бу деструктив күренеш булып саналмый. Социаль челтәрләр белән артык мавыгуны тискәре йогынты ясаучы һәм деструктив дип, без кеше социаль челтәрләрдә үзенең күп вакытын кызыксыну өлкәләрен киңәйтмичә, бушка уздырганда гына әйтә алабыз. Ә социаль челтәрләр бизнес, иҗат, волонтёрлык ягыннан карасак та, активлыкны үстерү чарасы булып торалар. Моны тулаем психик һәм эмоциональ иминлек үсеше белән бәйләп була.
Социаль челтәрләрнең тормыш сыйфатына йогынтысы
Социаль челтәрләр социаль чагыштыру өчен уңайлы коралга әйләнделәр. Элегрәк моның өчен урамга чыгарга, мөнәсәбәтләр корырга, очрашулар оештырырга кирәк булса, бүгенге көндә социаль челтәрләр бу мөмкинлекләрне киңәйттеләр. Тулаем алганда, социаль чагыштыру социаль челтәрләрнең кеше психикасына йогынты ясый торган бер алымы гына. Икенче алымы – мөнәсәбәтләр темасы. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр эмоциональ заряд, эмоциональ җылылык бирәләр, ә кешеләр нәкъ менә шуларга омтыла да инде. Тик шулай да, социаль тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, бер кешенең 150дән артык тотрыклы мөнәсәбәтләрдә тора алмавы билгеле. Бу даирәгә нинди дә булса бәйләнешкә керергә мөмкин булган кешеләр, ягъни гаилә әгъзалары, туганнар, якын дуслар яисә мәктәптә ата-аналар комитеты әгъзалары керә.
Социаль челтәрләр белән эш иткәндә, бу даирә, әлбәттә, киңәя. Виртуаль дөнья кешенең энергиясен йоту сәбәпле, аның реаль тормыштагы аралашу тирәлеге энергияне аз күләмдә ала. Шулай итеп, үз энергиясен һәм вакытын виртуаль даирәгә күбрәк сарыф итү сәбәпле, кеше җәмгыятьтән читләшә. Ә виртуаль мохиттә җитди мөнәсәбәтләр була алуы шик тудыра. Мөнәсәбәтләрнең күбесе җиңелчә. Димәк, реаль тормыш өчен эмоциональ ресурс кими, ә социаль челтәрләрдә тиешле эмоциональ алмашу бармый. Бу кәефне бозучы механизмнарның берсе – җылы һәм позитив хисләрнең җитешсезлеге. Кешенең психик халәтенә тискәре йогынтының сәбәпчесе үзеңне башкалар белән чагыштырудан калган негатив кына түгел, ә уңай хисләрнең җитешсезлеге дә, димәк. Бу исә мөнәсәбәтләрдәге эмоциональ дефицит белән бәйле.
Социаль челтәрләрнең тормыш сыйфатына йогынты ясый торган тагын бер өлкәсе – прокрастинация (психологиядә кешенең мөһим һәм ашыгыч эшләрне дә соңга калдыруы, бу үз чиратында, проблемалар һәм психологик авырулар китереп чыгара). Әгәр дә безнең ниндидер җиңел генә эләгеп, шунда калу мөмкинлеге булган, уңайлылык даирәсе бар икән, бу кешенең реаль максатларына һәм мәсьәләләренә тәэсир итә. Бу максатлар кешегә дискомфорт китерә икән, прокрастинацияләү, әлбәттә, уңайлырак. Бу аңлаешлы һәм мәгълүм булган феномен.
Кешенең табигый ихтыяҗларының берсе – куркынычсызлык һәм сакланган булу. Моның физик кына түгел, ә психик иминлеккә дә катнашы бар. Бер яктан карасак, социаль челтәрләр тирәлегендә кеше күп, һәм кирәк вакытта аларга таянырга мөмкин дигән фикер барлыкка килә: дуслар кирәкле мәгълүмат бирер, эмоциональ һәм материаль яктан ярдәм кулы сузар. Икенче яктан карасак, социаль челтәрләрдә «троллинг» һәм «провокацион тотыш» – кешенең үз-үзен хөрмәт итүенә һәм бәяләвенә тәэсир итергә мөмкин булган куркыныч бар. Шуңа күрә бары тик уңай яисә тискәре булган вариант турында сүз йөртеп булмый. Бу һәр шәхеснең үзенчәлекләренә, нинди йогынтыга күбрәк дучар булуына бәйле.
Лайклар артыннан куу
Интернет-кулланучыларның күбесе социаль челтәрләрдә хуплауны аңлаткан лайклар алуга юнәлгән. Нигә алай була соң? Без тирәлеккә ниндидер хәбәр җибәргәндә, диалог барышында әйтелгән фикерме, әллә студентларга булган мөрәҗәгатьме, анысы мөһим түгел, җавап кабул итүгә өметләнәбез. Реаль тормышта бу элемтә җавабы безгә табигый ысул белән килеп җитә. Бер кешегә нидер әйтеп, аннан бернинди дә (вербаль яки вербаль булмаган) җавап алмау сәер булыр иде. Шуңа күрә, кешенең үзенең әйткәненә карата җавап көтүе гадәти күренеш. Бу реакция-җаваплар күбрәк була башласа (социаль челтәрләр нәкъ менә шундый мөмкинлек тудыра) тагын да көчлерәк эмоциональ кичерешләр туа. Моның җавап реакциясе алу рәхәт булуга гына түгел, һичшиксез, үз-үзеңне бәяләүгә дә мөнәсәбәте бар. Әгәр дә бу җаваплар еш кабатлана икән, кешенең үз-үзен шулай раслауда ихтыяҗы барлыкка килә. Бу үзләренә карата хөрмәте аз дәрәҗәдә булган кешеләрдә хәтта бәйлелеккә дә әйләнергә мөмкин. Бәхеткә, мондый күренеш барлык кешеләргә дә хас түгел.
Тормышларының иң яхшы якларын гына махсус башкаларга күрсәтү, социаль челтәрләр белән кулланучыларның бер өлешенә генә хас, ул да булса, үз-үзләрен раслауда мохтаҗ булучыларга. Кулланучыларның икенче өлеше үзләрендә булган хис-тойгылар белән бүлешәләр. Бу кичерешләр уңай да, тискәре дә була ала. Бу очракта да шул ук җавап реакция көтү механизмы эшли: кеше үзенең тискәре уйларын язса да, аудиториядән барыбер җавап көтә – бу кешенең социаль зат буларак табигате. Җавап реакция көтү кешенең үз-үзен раслау яисә үзенә карата булган бәяне күтәрү белән бәйле булмаска да мөмкин.
Социаль челтәрләр буыны
Балачактан ук социаль челтәрләрдә аралашырга ияләнгән яшь буын, әлбәттә, безнекеннән аермалы булып үсәчәк. Күптән түгел генә телевизор карап һәм аннан башка үскән буыннарны чагыштыру белән күп кенә курку-шөбһәләр бәйле иде. Бүгенге көндә дә галимнәр балаларның гаджетлар белән үсеп, кечкенәдән социаль челтәрләргә җайлашуларын яхшымы-начармы икәнен әйтә алмыйлар. Бу бары тик башка буын. Бу буын өстәмә күнекмә, сәләтләргә ия булучы кешеләр булачак, чөнки аларнын аралашу спектры киңрәк. Ә менә эмоциональ иминлеккә килгәндә, ул яхшырак әллә начаррак булырмы, әлегә төгәл нәтиҗә ясап булмый.
Яшүсмерләр актив тормышта яшәп, социаль челтәрләрне үз-үзләрен үстерү һәм тормышларын яхшырту өчен генә генә кулланып, зурлар кебек социаль челтәрләрнең зарарлы йогынтысына бирелмиләр диген фикер яши. Әмма үзләрен хөрмәт итү һәм бәяләү белән проблемаларга ия, кәефләре үзгәрүчән булган, пассив тормыш алып барган һәм реаль мөнәсәбәтләргә ия булмыйча, җәмгыятьтән читләшү ягын караган яшүсмерләрнең психик иминлеге түбәнрәк була.
Гомумән, мондый күренеш җәмәгатьчелектә социаль челтәрләргә кадәрге булган ситуациянең чагылышы. Шуңа күрә, социаль челтәрләр моңа кадәр булган проблемаларны бары тик тирәнәйтә яисә кешелек өчен яңа мөмкинлекләр тудыра гына. Икенче төрле әйткәндә, социаль челтәрләр активлыкның башка төрләре кебек үк, кешенең үсеше өчен тискәре дә, уңай да нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шулай да, төп фактор булып, кешенең шәхси үзенчәлекләре, омтылышлары һәм бәйлелекләргә бирелүчәнлеге кала.
Мария Падун, психология фәннәре кандидаты, Русия фәннәр академиясе Психология институтында җәрәхәт сәбәпле стресс психологиясе лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре, гамәли психолог һәм психотерапевт
Постнаука сәхифәсеннән Сиренә Миндубаева тәрҗемәсе