Интернетта көнчелек, дан алуга омтылыш һәм яхшы кәеф: психолог белән әңгәмә Глобаль күренеш буларак, социаль челтәрләр безнең көндәлек тормышыбызда чагыштырмача аз вакыт – берничә дистә ел яшәп киләләр. Шул ук вакыт аралыгы алар галимнәрнең (психолог, социолог, культурологларның) күзәтү үзәгендә. Тик, шулай да, «Социаль челтәрләр психикага тискәре йогынты ясыймы?» дигән сорауга төгәл җавап әлегә юк. Кайбер … Тулысынча
депрессия
Сүзнең нәрсә хакында барганын төгәл аңлар өчен, кәефне, эмоциональ халәтне һәм эмоциональ реакцияне аерырга, төгәлрәк әйтсәк, эмоциональ тормышка кагылган төшенчәләрне аерырга кирәк. Реакцияләр – ул ниндидер эчке яисә тышкы вакыйгаларга җавап итеп, эмоциональ җирлекнең тиз үзгәрүе. Эмоциональ халәтләр берникадәр вакыт дәвере буена баралар, ә кәеф – ул тотрыклы эмоциональ характеристика. Кәефкә йогынты ясый торган … Тулысынча
Безне стресс белән идарә итәргә өйрәнергә кирәк дип ышандыралар. Стресс – ул безнең организмның әйләнә-тирә мохиттәге нинди дә булса үзгәрешләргә җайлашу өчен барлыкка килгән реакциясе. Мондый реакция үзгәрешләрнең безнең өчен гадәти булмаган чагында, безнең организмда бу күренешкә җавап бирердәй гамәлләр программасы булмаганда, кыскасы, бөтенләй яңа ситуация белән очрашкан вакытта барлыкка килә. Беренче тапкыр пәйда булган … Тулысынча
Кыш — сәламәтлек өчен катлаулы чор, чөнки Кояш яктылыгы җитеп бетми, салкын вакытта тәндә җылы саклар өчен күп энергия сарыф ителә, кыска гына көн эчендә күп эшләргә өлгермисең, тиз арыйсың, кәеф кырыла… Кышын өшемәс һәм депрессиягә өрелмәс өчен нишләргә икән дип гаҗиз булсагыз, файдалы киңәшләр тупланмасы белән танышыгыз. Ул инфографика рәвешендә бирелгән. Яхшырак укыр өчен, … Тулысынча
Моңа җавап норма һәм патология мәсьәләләренә турыдан-туры кагыла. Психологик норманы аңлауга төрле караш бар. Мәсәлән, һәммәсе белгән Зигмунд Фрейдтан башланган психоаналитика мәктәбендәге фикерне кулланучылар кешенең үсеш дәрәҗәсе невроздан психозга алып барган сызыкта, дип күрсәтә, – монда невротиклар иң сәламәт кешеләр булып исәпләнә. Алар – эчләрендә каршылыклы фикер йөртүчеләр һәм психоаналитик ярдәменә мохтаҗлар. Әмма шул ук вакытта … Тулысынча