Сүзнең нәрсә хакында барганын төгәл аңлар өчен, кәефне, эмоциональ халәтне һәм эмоциональ реакцияне аерырга, төгәлрәк әйтсәк, эмоциональ тормышка кагылган төшенчәләрне аерырга кирәк. Реакцияләр – ул ниндидер эчке яисә тышкы вакыйгаларга җавап итеп, эмоциональ җирлекнең тиз үзгәрүе. Эмоциональ халәтләр берникадәр вакыт дәвере буена баралар, ә кәеф – ул тотрыклы эмоциональ характеристика.
Кәефкә йогынты ясый торган сәбәп һәм факторлар тышкы һәм эчкегә бүленәләр. Тышкы сәбәпләр – ул читтән бирелә торган ситуация, тормыш вакыйгалары, процесслар һәм алар безнең эчке характеристика аша турыдан-туры узмый. Тышкы контекстта бирелгән бер үк төрле ситуациядә төрле кешеләр үзләрен төрлечә хис итәләр. Алар әлеге вәзгыятькә төрлечә карыйлар, аны төрлечә бәялиләр, анда төрле нәтиҗә һәм мөмкинлекләрне күрәләр.
Без тышкы факторлар, ягъни кәеф начарлану, ниндидер күңелсезлек, уңышсызлык, югалтулар турында сүз йөрткәндә, әлеге вәзгыятьләрнең үзләреннән-үзе эшләнмәвен гел истә тотарга тиешбез – алар кеше аларны эшкәрткәндә кулланылган шәхси когнитив механизмнар аркылы уза.
Эчке факторлар
Эчке факторлар биопсихосоциаль. Кәефнең биологик факторлары – бу һичшиксез, сәламәтлекнең соматик роле, нерв системасының тонуста булуы, берникадәр биохимик баланс һәм дисбаланс. Шулай ук биологик факторларга кәефнең ел фасыллары яки тәүлек вакытлары белән бәйле рәвештә үзгәреп торуы да керә: язын һәм көзен, күчмә вакытларда яки, мәсәлән, иртәләрен генә начар кәефтә була торган кешеләр бар. Әгәр дә бу хәл балачактан яки үсмер чактан күзәтелсә, бу эчке механизмнар, эчке биохимик сәбәпләрнең нәтиҗәсе дип уйлыйбыз.
Ихтыяҗларың
Кәефкә йогынты ясый торган психологик факторлар турында сөйләшсәк, ул вакытта кәефне кешенең төп ихтыяҗларын канәгатьләндерү нәтиҗәсе дип карап була. Кешенең төп ихтыяҗлары канәгатьләндерелгән чакта кәеф күбесенчә яхшы була. Ихтыяҗларның беренче глобаль төркеме – ул куркынычсызлык, якланганлык, ниндидер фаразланганлык проблемасы — кешегә тынычлык яисә борчусызлыкны тәэмин итә торган нәрсә. Тик бу әле кәеф үзе дигән сүз түгел, чөнки тыныч кеше – ул яхшы кәефтә булган кеше түгел, әмма бу кешенең ничектер үз тормышын яшәп, кайгыртып торуга һәм теге яки бу эмоциональ халәттә булуына бер база. Әгәр дә куркынычсызлык ихтыяҗы канәгатьләндерелмәгән һәм кеше туры яисә турыдан-туры булмаган куркынычтан (мәсәлән, ниндидер куркыныч авыру белән авырырга курка, ләкин моның өчен бернинди дә сәбәп юк) курка икән, ул аның хәлен ала торган борчу хисен кичерә. Озак вакыт борчылу кешене төшенкелеккә илтә, ул энергиясен югалта һәм параллель рәвештә анда депрессив симптоматика күзәтелә башлый.
Ләззәт
Икенче шактый көчле фактор – ул ләззәт кичерү һәм үзең өчен ләззәт кичерү ситуацияләрен тудыру мөмкинлеге. Бу хәзерге заман кешеләре өчен зур проблема, бигрәк тә зур шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен: кешеләр ләззәтне һәм позитив хисләрне көн дә кичермиләр – нигездә, аларның тормышы көндәлек мәшәкатьләр белән тулган. Алар аны башкаралар, ә «Мин хәзер нәрсә тоям?» дигән сорау турында уйланмыйлар да. Ләззәт һәм позитив хисләр психик энергия бирә. Әгәр дә без позитив хисләрне кичерәбез икән, без, әйтерсең тонуста булабыз, дәртле һәм көчлегә әйләнәбез.
Үзеңнән канәгать бул
Әлеге корылышның киләсе компоненты – ул үзең турында кайгыру. Әгәр дә кеше үз шәхесе турында негатив хисләр кичерә икән, ул яхшы кәефтә була алмый. Әгәр ул үзе белән канәгать түгел икән, үзенә түбән бәя куя икән, андый чакта, ул һәрбер адым саен кәефенә тәэсир итүче негатив борчылуларга тап булачак. Терәк һәм үзеңә хөрмәт, уңышсызлыкка ирешсәң дә, үзеңне калдырмау хисе шулай ук эмоциональ хәл-әхвәлгә өлеш кертә.
Шәхес бул
Барлык кешеләргә дә туры килмәгән, тик кайбер кешеләргә генә хас соңгы фактор – үзеңнең шәхес буларак формалашуың. Аның эченә, тормышың нәрсә өчендер кирәк булуы, син бу тормышта аңлы эз калдырасың һәм бу синең үзең өчен генә түгел, ә бөтен дөнья өчен кирәк икәнен аңлау сыйфаты. Кем өчендер бу балалар тәрбиясендә чагылыш таба, кемгәдер – яраткан һөнәрендә, кемгәдер – мавыгуында. Кәефнең әлеге факторы перспективлы тормыш, мәңгелек, киләчәк белән тыгыз бәйләнгән.
Мария Падун, психология фәннәре кандидаты, Русия фәннәр академиясе Психология институтында җәрәхәт сәбәпле стресс психологиясе лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре, гамәли психолог һәм психотерапевт
Постнаука сәхифәсеннән Гөлназ Гыймадиева тәрҗемәсе