30нчы елларда, җирле сәнәгатьнең зур булмаган оешмаларын исәпкә алмаганда, Татарстанның бөтен сәнәгате диярлек хәрбиләштерелгән, аны идарә итү үзәкләштергән була. Сугыш башлану белән республикадагы сәнәгать предприятиеләренең эше Союз хөкүмәте төзегән хәрби-хуҗалык планы нигезендә үзгәртеп корыла. Күпчелек предприятиеләр хәрби продукция җитештерүгә күчерелә. Болардан тыш Татарстанда көнбатыштагы фронт яны республикаларыннан һәм өлкәләреннән эвакуацияләнгән сәнәгать предприятиеләре дә урнаштырыла. Андыйлар арасында Мәскәү авиация заводы, Лениград металл эшкәртү заводы, Вышний Волочек текстиль комбинаты һәм башкалар була. А.Н.Туполев, С.П.Королев, В.М.Петляков, В.П.Глушко, С.А.Чаплыгин, В.М.Мясищев һ.б. кебек күренекле хәрби техника конструкторлары Казанга күчеп эшли башлый.
Сугыш елларында Казан авиация заводы сугышка 10 мең ПЕ-2, ПЕ-8 самолетлары җибәрә. Татарстан фронтны сугыш техникасы, сугыш кораллары, кием-салым белән тәэмин итүнең мөһим базасына әверелә. Сугыш елларында Татарстанда сәнәгать өчен нефть чыгару башлана. Беренче нефть фонтаны 1943нче елның 2нче августында Лениногорск районының Шөгер авылы янында Г.Х.Хәмидуллин бораулаган 1нче номерлы скважинадан бәреп чыга. Татарстан нефтен чыгаруның башлангычы була бу. Ул вакытта да, соңрак республика җир мае чыгаруны елына 100 миллион тоннадан артыкка җиткергәч тә, бу нефть бөтенләе белән Союз ихтыяҗларын каплауга китеп бара.
Татарстан тылдагы йөкнең иң авырын тартып барган хәрби базаларның берсе була. Хәлбуки сугышка кадәр инде республика сәнәгате энергия кытлыгын, бина-корылмалар, чималлар җитешмәүне кичерә башлаган була. Азык-төлек, торак җитешми, шәһәр һәм поселокларның санитария хәле, коммуналь хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе түбән кала. Күпчелек ирләр киткәнлектән, эшчеләр саны, бигрәк тә квалификацияле эшчеләр саны кими. Эвакуацияләнгән предприятиеләр урнашу белән эшче көчләр кытлыгы, җитештерү мәйданнары, энергия җитешмәү тагын да кискенләшә.
Республика фронт барган районнардан эвакуацияләнгәннәрне кабул итә. Аларны республиканың үз азык-төлек фонды һәм торак фонды хисабына тәэмин итәргә кирәк була. 1942нче елның язына республикада 266 мең эвакуацияләнгән кеше урнаштырыла. Казанда һәм республиканың башка шәһәрләрендә 15 мең бала тәрбияләнә торган 97 балалар оешмасы урын таба. Сугыш елларында республикада булдырылган һәм җирле ресурслар хисабына җиһазландырылган 50 эвакогоспитальдә 334 мең яраланган сугышчы дәваланып чыга. Казанда СССР Фәннәр академиясе фәнни көчләренең өчтән береннән артыграгы, Белоруссия ССР Фәннәр академиясе хезмәткәрләре урнаша, “Советский писатель” нәшриятының күп кенә китаплары басыла.
Республикада сугыш белән бәйле рәвештә туган барлык проблемалар бары тик хезмәтне интенсивлаштыру, хезмәт дисциплинасын ныгыту, азык-төлек белән тәэмин итүне минималь дәрәҗәдә катгый нормага салу, энергияне, торак һәм җитештерү мәйданнарын сарыф итмәү һ.б. хисабына гына хәл ителә. Предприятиеләрдән үз белдегең белән китү армиядәге дезертирлыкка тиңләнә. 1942нче елның февраленнән республикада дәүләт оешмаларында, предприятиеләрендә эшләмәүче 16 яшьтән 55 яшькә кадәр булган ирләрне һәм 16 яшьтән 45 яшькә кадәр булган хатын-кызларны производствода һәм төзелештә эшләү өчен мобилизацияләү турында хөкүмәт указы гамәлгә керә. Эш көне озайтыла.
1941нче елның 1нче ноябреннән дәүләт оешмаларында һәм предприятиеләрендә эшләүчеләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына икмәк, ит, балык, май, ярмалар сатып алу өчен азык-төлек карточкалары кертелә. Предприятие һәм оешмаларда эшләүчеләргә индивидуаль һәм коллектив яшелчәчелек өчен бүлеп бирелгән җир кишәрлекләрендә өстәмә рәвештә бәрәңге һәм яшелчәләр үстерү рөхсәт ителә. Җирле сәнәгать органнары киң куллану товарлары эшләп чыгару буенча кече предприятиеләр булдыра. Дүрт сугыш елы тыл хезмәткәрләре өчен авыр сынау еллары була. Алар, иске-москыга киенеп, ачлы-туклы яшәп, атналар буена цехлардан чыкмыйча эшлиләр, әмма йөкләмәләрне төгәл үтәргә тырышалар.
Алия Мәссарова тексты
tatfrontu.ru фотосы
Әдәбият исемлеге:
1. Гыйльманов Җ.И. Без сугышта юлбарыстан көчлебез…Татарстан халкы Бөек Ватан сугышында (1941-1945 еллар), 1989
2. Сабирова Д.К., Шәрәпов Я.Ш. Ватаныбыз тарихы (Иң борынгы чор – XXг. ахыры), 2001
3. Солтанбәков Б.Ф., Харисова Л.А., Галямова Ә.Г. Татарстан тарихы XXг. 1917-1995 еллар), 1998