Хәзәр теле – Ауразиядә яшәгән хәзәрләр исемле ярым күчмә төрки халык сөйләшкән төрки тел. Хәзәр халкы эреп югалу белән бергә, хәзәр теленең дә юкка чыгу процессы барган, нәтиҗәдә, бүгенгесе көндә әлеге тел үле дип санала.
Текстлары — яһүдләрнеке
Тел үле, язуы сакланмаган дәрәҗәдә. Хәзәр теленең сакланып калган өч язу үрнәге бар. Аларның берсе X гасыр Киев дәүләтендә язылган хаттан билгеле – «укыдым руналары». Бу яһүдиләрнең Киевтагы кардәшләренә эшлекле хаты булган. Анда төрки руннар белән язылган бер гыйбарә генә хәзәр телендә бирелгән.
Хәзәр каһанлыгында язылып, бүгенгесе көнгә кадәр сакланган сирәк текстлар күбесенчә гыйбрани телендә (ивритта) иҗат ителгән.
Хәзәрләрнең лингвистик бәйләнешләре турында төрле фикерләр яши. Хәзәр теле – төрки тел, әмма төрле галимнәр аның бу телләр гаиләсенең Огур яки Огуз өлешенә караганы турында бәхәсләшә.
Туганнары кемнәр?
Урта гасырлар гарәп галимнәре хәзәр телен үзләре таныш булган башка төркиләр (Огуз төркиләре) сөйләшкән телләргә якын, ләкин аерыла дип билгеләгән. Шул ук вакытта, алар Хәзәр каһанлыгында хәзәр теле белән бер рәттән үзләре өчен танышрак булган төрки сөйләшләре киң таралганын яза.
Әл-Истахри белдергән «…болгарлар теле хәзәрләрнекенә нык охшаш» сүзләренә нигезләнеп, галимнәр арасында хәзәрләр борынгы төрки һәм уйгыр тәэсире астында формалашкан чуаш, һун, төрки авар һәм Идел буе болгарлар телләренә якын бер огур төрки телдә сөйләшкән дигән консенсус яши бирә.
Атаклы Шәрекъ белгече В.В. Бартольд Хәзәр дәүләтендәге Саркел шәһәренең исемен «ак ныгытма» дип тәрҗемә иткән. Хәзерге чуваш телендә исә «шурӑ кил/гил» дигән тезмә «ак йорт» дигәнне аңлата.
Үзенчәлекләр
* чуваш теле һәм әзербайҗан теленең диалектлары белән уртак булган хәзерге заманның –ат парадигмасы
* әзербайҗан теленең диалектларындагы хәзерге һәм киләчәк заманның –ы/-и парадигмалары һәм чуваш теленең киләчәк заманның –ы парадигмасы, үткән заманның –атды/-атты парадигмалары һ.б.
Йогынтысы
Кайбер хәзәр сүзләре яһүдләрнең, караимнарның, Төньяк Кавказ халыкларының (комыклар, чеченнар, карачайлар һ.б.) телләренә кереп калганнар, һәм шулай ук рус теленә дә (мәсәлән, каган, казак, бояре, богатырь, шеляг һ.б.).
Алинә Галиева мәкаләсе
Татар, рус һәм инглиз Википедияләреннән мәгълүматлар кулланылды
фото: varvar.ru