«Кодекс куманикус» яки «Куман мәҗмугасы» — 1294-1303 еллар арасында католик миссионерлары тарафыннан төзелгән латинча-фарсыча-куманча (кыпчакча) сүзлек. Анда шул чорда Хәзәр далаларында яшәгән кыпчак, болгар кабиләләре телендә йөргән өч меңгә якын төркичә сүз һәм иллеләп табышмак, мәкальләр теркәлгән. Христианлыкка бәйле кыска язмалар, догалыклар да бар. Гомум кыпчак-төрки теленең, шул җөмләдән татар теленең, борынгы үрнәкләре булу ягыннан … Тулысынча
төрки телләр
Борынгы уйгыр теле — IX—XIII гасырлар дәвамында Кочо дәүләтенең рәсми теле булган аерым бер әдәби төрки телнең шартлы исеме. Ике диалект аерылып күрсәтелә: X—XIII гасырларда төзелгән, XIX гасыр ахырында Дуньхуанда табылган манихей текстлары — n-диалект; j‑диалект — брахми алфавиты текстлары, шулай ук соңгы манихей һәм будда һәйкәлләр әдәбияты. Хәзерге заман төрки телләрдән борынгы уйгыр теле … Тулысынча
Әдһәм ага Тенишев кем ул дигән сорауга җавап бирергә теләсәң, бихисап күп эпитет һәм сыйфатларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр буласың. Борынгы төрки сүзлек, дүрт томлык «Төрки телләрнең чагыштырма – тарихи грамматикасы», «Сары уйгур теле», «Уйгыр теленең диалектлары», «Салар теленең төзелеше» һ.б. хезмәтләре белән бөтен дөньядагы тюркология фәне үсешенә зур өлеш керткән, төрки телләр өлкәсендә дөньякүләм атаклы … Тулысынча
Хәзәр теле – Ауразиядә яшәгән хәзәрләр исемле ярым күчмә төрки халык сөйләшкән төрки тел. Хәзәр халкы эреп югалу белән бергә, хәзәр теленең дә юкка чыгу процессы барган, нәтиҗәдә, бүгенгесе көндә әлеге тел үле дип санала. Текстлары — яһүдләрнеке Тел үле, язуы сакланмаган дәрәҗәдә. Хәзәр теленең сакланып калган өч язу үрнәге бар. Аларның берсе X … Тулысынча
Тофаларның үзләренең исемнәре тоъфа була (1930 нчы елга кадәр аларның исемнәре карагасслар булган). Бу исем тофалардагы кара-һааш халкыннан килеп чыккан. Моның турында М.А.Кастрен һәм В.В.Радлов язып чыгалар. “Алар үзләрен тофа дип атыйлар” – дип, 19 гасыр уртасында .П.Штубендорф әйтә. Үзләренең телләрен тофалылар тоъфа дыл диеп тә атыйлар. Баскаков классификациясендә бу тел уйгыр-угыз төркеменең уйгыр-тюкюй төркемчәсенә … Тулысынча
Угыз теле — X-XI гасырларда Угыз дәүләтенең рәсми теле булып торган төрки тел. Бүгенгесе көндә үле тел статусында. Арал диңгезе буе, Каспий буе түбәнлеге, Сырдәрья елгасы буенда, хәзерге Төркия, Төркмәнстан, Әзербәйҗан, Кытай һәм хәтта Молдавия җирләрендә таралган булган. Баскаков классификациясе буенча, угыз теле болай карала: Алтай телләре семьялыгы ⬇ төрки телләр төркеме ⬇ көнбатыш һун … Тулысынча
Дөньяда төрки телләрдә 167 миллионнан күбрәк кеше сөйләшә. Телләрнең бу күренекле гаиләсенә дистәләгән һәм хәтта йөзләгән тел, диалект һәм сөйләшләр керә. Аларның күбесен без беләбез – татар, башкорт, чуваш, казакъ, карачай-балкар, төрек, азәрбайҗан, үзбәк һәм башка бик күп телләр кардәшлек җепләре белән бәйләнгән. Тугандаш телләр арасында атамалары бик сирәк яңгырый торганнары да бар. Мәсәлән, әрмән-кыпчак … Тулысынча