Угыз теле — X-XI гасырларда Угыз дәүләтенең рәсми теле булып торган төрки тел. Бүгенгесе көндә үле тел статусында. Арал диңгезе буе, Каспий буе түбәнлеге, Сырдәрья елгасы буенда, хәзерге Төркия, Төркмәнстан, Әзербәйҗан, Кытай һәм хәтта Молдавия җирләрендә таралган булган.
Баскаков классификациясе буенча, угыз теле болай карала:
• Угыз-болгар: бәҗәнәк, төеннәр теле, гагауз теле.
• Угыз-сәлҗүк: сәлҗүк, иске госманлы теле, әзербәйҗан, төрек.
Угыз кабиләләре тарихы
Беренчел угыз кабиләләре Иссык-күл буенда яшәгәннәр. Б.э. VIII гасырында аларны төньяк-көнбатыш Кытайдан килгән карлук кабиләләре куып чыгара. Яңа яшәү урыны итеп алар Арал диңгезе буен сайлыйлар, әмма монда алар үзләренә кардәш кабилә булган бәҗәнәкләр белән конфликтка кереп торалар.
Арал диңгезеннән Көньякка таба бердәм үзаңы булган угыз этник төркеме формалаша. Әлеге төркемгә шулай ук төркиләшкән сармат, Иртыш һәм Алтай буе, читкә таралган карлук һәм кыпчак кабиләләре дә кергәннәр.
Әлеге кабиләләрдән иң эреләре булып чыгыл, ябу, бәдҗәр, нохар, имор, кан, хәләдҗә, җихра, чарук кабиләләре саналган. Нәтиҗәдә төркем кире оеша башлый. Тора бара уң төркемчәгә (саф төрки кабилә) – бозуклар һәм сул төркемчәгә (ассимиляцияләнгән) – очукларга бүленә. Алар үз чиратында тагын 24 кабиләгә бүленәләр (кынык, кайыг, баюндур, йива, салур, афшар, бектили, букдуз, баят, язгыр, имур, карабулак, алкабулак, игдыр, урегир, тутырка, улайондулуг, тюгер, джебни, беджене, джувулдар, джаруклуг), алар арасыннан данлыклы урыглар нәселе дә аерыла.
Угыз теленең тел үзенчәлекләре
c. Сүз ахыры позициясендә [г] авазы саклану. Мәсәлән, бег “әфәнде», даг «тау», һәм кайбер очракларда аффиксларда аның төшеп калуы. Мәсәлән, гелен ( келген урынына) «килгән», алан (алган урынына) «алган» һ.б.;
d. Башлангыч [т] һәм [к] фонемаларының яңгыраулашуы. Мәсәлән, гүр (күр урынына), дил (тел урынына);
e. Сүз башы позициясендә б\п ның төшеп калуы. Мәсәлән, “бул” урынына “ул”;
f. Кайбер сүзләрдә тар сузыклардан соң [й] фонемасының төшеп калуы. Мәсәлән, “йыр” урынына “ир” (җыр мәгънәсендә), “йит” урынына “ит” (эт-собака мәгънәсендә);
g. [ы] һәм [и] күчеше.
c. Фонетик яктан редуцияләнгән беренче зат күплек сан кушымча формасы. Мәсәлән, “бирермиз” урынына “бирериз” ( “бирербез” мәгънәсендә);
d. Теләү формасын белдерүче –гу/-г формасы урынына –асы/-еси формасын куллану. Мәсәлән, “келг” урынына “келеси” (“тели” мәгънәсендә);
e. Кешене хөрмәтләп әйтү формасы -малы/-мели кушымчалары ярдәмендә ясала;
f. Сыйфат фигыль формалары –ган/-ген урынына -мыш/-маш кулланыла.
Язма истәлекләре
Угыз теленең язма истәлекләре сакланып калмаган. Византия, венгр һәм славян теле чыганакларында бирелгән топонимнар һәм кеше исемнәре атамалары гына бар. Угыз телендә язмасалар да, Мәхмүд Кашгарый һәм Рәшид әд-Дин кебек күренекле төрки әдәбият вәкилләре үз фәнни хезмәтләрендә угыз халкы турында да искә алалар.