Пандора планетасындагы на’ви телендә саннарның үзәнчәлекләре нәрсәдә? Клингон теленең фонетикасы нидән гыйбарәт? Дотракийларның телендә җанлылык категорияләре нинди? Тел белгече Александр Пиперски бу сорауларның барысына да җавап бирә ала, чөнки ясалма телләрне (алар арасында кино һәм әдәбият өчен уйлап табылганнары да бар) күптәннән өйрәнә.
тел белеме
Тел белгече Николас Эванс Австралиянең җирле телләре, аларның уникаль туганлык системасы һәм монолингвизм проблемасы хакында сөйли Австралия телләре гаиләсенә Австралиядә яшәүче теләсә нинди җирле халыкларның телләрен кертәләр. Австралияне һәм Яңа Гвинеяне бүлә торган Торрес бугазы телләре бүленеше генә сорау уята. Анда ике телдә: папуасс телләренә керә торган — мериам-мир, һәм австралия телләре гаиләсенә керә торган, … Тулысынча
Бүген, 21нче февраль көнне, дөнья күләмендә инде 17нче тапкыр Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Тел һәм мәдәни төрлелекне саклау максатыннан билгеләнгән әлеге бәйрәмнең бурычлары итеп югалу куркынычы янаган телләрнең халәтен күзәтү һәм мондый вәзгыятьне булдырмауда эшчәнлек алып бару билгеләнде. Туган телебез ─ татар теле ─ югалып баручы телләр исемлегендә булмаса да, көн кадагында торган … Тулысынча
Бер тел белән генә чикләнмичә, күбрәк тел өйрәнүнең җәмгыятьтә файдалы булуы, әйтик, сәяхәтләрне яки чит телдәге кинолар карауны, җиңеләйтүе беркемдә дә шик тудырмый. Ләкин икетелле (яисә күптелле) баш миенә ия булуның башка файдалы яклары да бар түгелме? Миа Накамулли TED-Ed өчен әзерләнгән анимацион дәресендә билингваль баш миенең өч төрен аерып күрсәтә һәм күп тел белүнең … Тулысынча
Тәрҗемә программалары үзләренең файдалы булуларын инде күптән исбатладылар, әмма һәр зур онлайн-тәрҗемәченең стандарт тупламасына күп тел керә микән соң? Әлеге проблема турында «Яндекс» программистлары уйлана башлады. Русиянең үзендә генә дә кешеләр аралашкан һәм язма теле булган 200 йөзгә якын «кече» тел бар бит, һәм нигә әле программистларга аларны башка «зур» һәм «кече» телләргә тәрҗемә итәргә … Тулысынча
Һәр фәннең вакыт узу белән сәер тоела башлый торган логик үсеше бар. Лингвистика телне өйрәнә торган фән буларак соңгы 100-150 ел дәверендә үзен мөстәкыйль дисциплина итеп күрергә һәм кеше белән бәйле башка фәннәргә каршы куярга тырышты. Тел белеме фәненә нәрсә керә һәм нәрсә керми икәнлеген аеруга бик күп көчләр түгелде. Нигездә лингвистларның эшчәнлекләре вербаль аралашу … Тулысынча
Без татар тел белеменә үзләренең өлешләрен керткән, зур мирас калдырган күп кенә галимнәрне беләбез. Ә хәзер сүзебез тел галиме, фәннәр докторы, профессор Диләрә Гариф кызы Тумашева турында барачак. Диләрә Тумашева 1926 елның 19 июнендә Төмән шәһәрендә зыялы татар гаиләсендә дөньяга килә. Ул иртә әнисез кала. Әтисе Гариф Тумашев һөнәр мәктәбе (ремесленное училище) директоры була. Тик … Тулысынча
Борынгы уйгыр теле — IX—XIII гасырлар дәвамында Кочо дәүләтенең рәсми теле булган аерым бер әдәби төрки телнең шартлы исеме. Ике диалект аерылып күрсәтелә: X—XIII гасырларда төзелгән, XIX гасыр ахырында Дуньхуанда табылган манихей текстлары — n-диалект; j‑диалект — брахми алфавиты текстлары, шулай ук соңгы манихей һәм будда һәйкәлләр әдәбияты. Хәзерге заман төрки телләрдән борынгы уйгыр теле … Тулысынча
Әдһәм ага Тенишев кем ул дигән сорауга җавап бирергә теләсәң, бихисап күп эпитет һәм сыйфатларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр буласың. Борынгы төрки сүзлек, дүрт томлык «Төрки телләрнең чагыштырма – тарихи грамматикасы», «Сары уйгур теле», «Уйгыр теленең диалектлары», «Салар теленең төзелеше» һ.б. хезмәтләре белән бөтен дөньядагы тюркология фәне үсешенә зур өлеш керткән, төрки телләр өлкәсендә дөньякүләм атаклы … Тулысынча
Олимпиада— ул башкалар белән көч сынашып, җиңү яулау гына түгел, ә күп өйрәнү, күп белү һәм шул белемеңне дөрес итеп куллана алу. Татар телендә без инде кечкенәдән аралашабыз, сөйләшәбез. Бу безнең өчен бер дә авырлык тудырмый. Ә менә телнең бөтен нечкәлекләрен өйрәнү, аның һәрбер өлкәсе белән танышып чыгу өчен шактый күп вакыт һәм көч таләп … Тулысынча