Валирий, квенья, клингон һәм башка планета җан ияләре – гептаподларның теле – бу телләр чын телләргә нәрсә белән охшаган? Пандора планетасындагы на’ви телендә саннарның үзенчәлекләре нәрсәдә? Клингон теленең фонетикасы нидән гыйбарәт? Дотракийларның телендә җанлылык категорияләре нинди? Тел белгече Александр Пиперски бу сорауларның барысына да җавап бирә ала, чөнки ясалма телләрне (алар арасында кино һәм әдәбият өчен уйлап табылганнары да бар) күптәннән өйрәнә.
— Мәсәлән, мин уйлап чыгарылган дөньям өчен яңа тел уйлап чыгарырга телим, ди. Джордж Мартинның шундый ысулы бар: «Җиде сүз уйлап тапсам, сигезенчесен дә уйлап табачакмын». Ләкин мин Толкинныкы кебек, тулы, бөтен морфологиясе һәм грамматикасы булган тел төзергә телим. Миңа нәрсәдән башларга?
— Әйтергә кирәк, Толкин тел белгече булган, һәм хәзерге вакытта фильмнар өчен күпчелек телләр дә тел белгечләре тарафыннан уйлап табыла: Марк Окранд клингон телен булдырды, Пол Фроммер – «Аватар» фильмы өчен на’ви телен, ә Дэвид Питерсон «Тәхетләр уены» өчен телләр барлыкка китерде. Шуның өчен дә җавабым сезнең өчен бик күңелле булмас: баштан лингвистика фәне турында нәрсә дә булса белергә кирәк. Телләрне төзү турында Дэвид Питерсонның «The Art of Language Invention» дигән китабы бар. Асылда, «Тел белеменә кереш» дәреслеге ул. Тел белгечләре беренче курста өйрәнә торган әйберләр шунда аңлатып бирелгән. Әгәр дә сез аларны өйрәнәсез икән, сез үз телегезне уйлап чыгара аласыз.
— Ә лингвистлар тел уйлап чыгарганда нәрсәдән башлыйлар?
— Авыр сорау. Бу кешенең кызыксынуларына һәм аның нинди вәзгыятьтә калуына бәйле. Мәсәлән, Дэвид Питерсон Мартинның китапларында булган аерым ясалма сүзләрне өйрәнгән. Толкин исә алман телләре белгече булган, шуңа күрә ул Урта җирләрдәге телләрнең тарихи үсеше белән кызыксынган һәм аларның тарихын чынбарлыкка охшаш итеп тасвирларга тырышкан.
— Телдә сөйләшеп булсын өчен, ниндидер минималь сүз яки грамматик берәмлекләр күләме буламы?
— Беркем дә моңа җавап бирә алмый. Кешеләр аралаша алырлык тел уйлап чыгару бик авыр. Ким дигәндә ул культ дәрәҗәсендәге әсәр булырга тиеш: бу галәмнең ясалма телен кабул итә алу өчен, китап яки фильм сөючеләрнең саны зур булу мотлак. Әгәр дә кинотелләрне алсак, бу телдә ничек тә булса сөйләшә алучы кешеләр берләшмәсе клингон телендә генә бар.
— Клингон телен лингвистика күзлегеннән ничек тасвирлар идегез?
— Төрле телләрдәге лингвистик чараларның кызыклы җыелмасы, үзенчәлекле лингвистик кунсткамера ул. Ләкин ул шулай уйланылган да, чөнки бу тел чит һәм гаҗәп булып яңгырарга тиеш. Анда безгә таныш телләргә (инглиз теле тибындагы) хас булмаган авазлар күп (төрле чыжылдаучы тартыклар, бугаз тартыгы). Анда шулай ук гадәти булмаган сүз тәртибе – тәмамлык, хәбәр, ия – күзәтелә. Бу табигый телләрдә дә була, ләкин сирәк. Кушымчаларның (суффиксларның) сүзгә кушылу тәртибе, ия белән тәмамлыкның зат һәм санын белдерүче кызыклы префикслар (приставкалар) бик җентекләп эшләнелгән.
— «Arrival» (Прибытие) фильмындагы гептаподларның теле язуда фонетиканы чагылдырмый һәм шунда ук тулы итеп мәгънәне тапшыра. Мондый телнең булуы мөмкинме?
— Бу чыннан да бик сәер һәм Сепир-Уорфның лингвистик чагыштырмалылык гипотезасын сурәтли ала: әгәр тел принципиаль рәвештә башка икән, без принципиаль рәвештә башкача фикер йөртә башлыйбыз. Фильм каһарманы яңа тел өйрәнә һәм киләчәкне күрә башлый, һәрхәлдә, безнең сыман төгәл вакыт белән чикләнми, бәйләнми башлый. Ләкин, икенче яктан караганда, лингвистик чагыштырмалылык гипотезасын әлегә тикшереп булмый.
Ләкин әйтергә кирәк, гептатод телендә табигый телләргә охшаган әйберләр шактый, без аларны бары тик аңламыйбыз гына. Чыннан да, язу туры булмый һәм аваз белән бәйле түгел, ләкин әгәр дә без гептатод тамгасына карасак, без аларның, һәрхәлдә, ике үлчәмле һәм аклы-каралы икәнен белербез. Кеше язуы да ике үлчәнештә ачыла бит һәм төсне, мәсәлән, бизәүдән башка кулланмыйлар. Кызыл түгәрәк – ул бер аваз, ә яшел түгәрәк – икенче аваз була алмый. Билгеләп үтәргә кирәк, төрле гаҗәп әйберләр фонында кеше теленә һичшиксез охшаш булган әйберләрне без теләсә нинди фильм сюжетына өстибез.
— Белгечләр Сепира-Уорфның тел фикерләүне формалаштыра дигән гипотезасына ничек карыйлар?
— Бу гипотезаның берничә версиясе бар. Сез сөйләгән нәрсә – ул көчле гипотеза. Башка көчсезрәк гипотеза да бар: тел фикерләүгә теге яки бу дәрәҗәдә тәэсир итә, һәм хәзерге тикшеренүләр дә шушы билгеләмә белән эшләнә. Тел белгечләре билгеле бер аспектларны алалар да алырның йогынтысын тикшерәләр. Мәсәлән, рус телендә ике төрле сүз бар – «голубой» һәм «синий», ә инглиз телендә blue гына. Бу күренеш безнең төсләрне кабул итүгә ничек йогынты ясый? Ягъни төгәл әйберләрне: төсләрне аеру, киңлектәге билгеләүне – без аларны тикшерә алабыз, ләкин тел фикерләүне билгели дигән глобаль нәтиҗәгә килеп җитә алмыйбыз.
— Ә ни өчен глобаль рәвештә тикшереп булмый?
— Чөнки «тел фикерләүне билгели» төгәл нәрсә аңлатканын белеп булмый. Нәрсә соң ул фикерләү? Күз алдына китерегез: егермегә нигезләнгән санау системасы булган телдә сөйләшәсез ди. Күзалларга җиңел: әгәр дә сез йөгерме саны белән саный башласагыз, бу төрле когнитив авырлыклар тудырмаска тиеш кебек. Ләкин гептаподлар телен өйрәнгәч, сез вакыт тойгысын югалтачаксыз – реаль булмаган әйбер кебек. Шундый тоемлау бар: ниндидер зур булмаган когнитив өлешләрен тел белән чыннан да яңадан билгеләп була, ә шактый зур булганнарын – булмый. Телне өйрәнеп, киләчәкне алдан әйтеп бирергә өйрәнеп булмый. Ни өчен икәнен мин белмим, ләкин «Arrival» фильмы моның турында уйланырга сылтау бирә.
— Өченче күренекле кино теле – валирий теле. Тел белгече Дэвид Питерсон аны ике төрле вариантта ясаган – латин һәм аңардан килеп чыккан «вульгар» Аурупа телләре аналогиясендә югары һәм түбән валирий теле. Аурупа телләренә әйләнгәч, латин теленә нәрсә булган? Нинди схема буенча югары валирий теленнән түбән валирий телен ясап була?
— Латин теле белән кызык хәл килеп чыга. Ул бик зур территориягә тарала: Испаниядән алып Румыниягә кадәр һәм ераграк та, аңарда җирле диалектлар туплана башлый. Билгеле, барлык кешеләр дә бер үк телдә сөйләшә алмаганнар. Моннан тыш, алар башка халыклар белән дә бәйләнешләргә кергәннәр. Мәсәлән, француз теленә кельт йогынтысы шактый күп. Румын теле грек, албан, славян телләре һәм, беренче чиратта, болгар теле белән бәйләнешкә керә һәм балкан телләр берләшмәсе дигән әйбер барлыкка килә. Бу телләрнең дә уртак яклары бар. Төрле вәзгыятьтә бер үк тел төрле кешеләр янәшәсендә була һәм төрлечә үзгәрә. Шуның аркасында португал һәм румын телләре латин теленнән килеп чыксалар да, бүген тулысынча үзара аңлашылмыйлар. Шундый ук хәл валирий теле белән дә була.
— Гипотезага нигезләнгән шундый мисал бар: башка планета җан иясе җиргә очып килә, кем нинди телдә сөйләшә һәм кемнең теле авыррак булуын ачыкларга тели. Әгәр дә киресенчә күз алдына китерсәк: кеше башка планетага очып килә һәм аңардан төзелеше буенча аерылып торучы андагы җан иясен очрата. Кеше аның алдында ниндидер телдә сөйләшүче җан иясен ничек аңлар? Тел тел булмаган әйбердән нәрсә белән аерыла?
— Ә бу билгеле түгел. Бездә чынбарлыкны кабул итү өчен биш төрле тойгы бар. Һәм башка планета телләренең дә, без аларны уйлап чыгарылган җан ияләренә кертәбез, фонетикасы һәм язуы бар. Безнең биштән ике тойгыбызга нигезләнгән телләр бу. Әгәр дә башка планета җан ияләрендә бездә булмаган һәм без күз алдына китерә дә алмаган чынбарлыкны күзаллау чарасы булса, без беркайчан да аларның бер-берсе белән аралашуын белмәбез дә. Барлык вәзгыятьләр өчен дә телне билгеләүнең универсаль чарасы юк. Элек тел һичшиксез телдән сөйләмгә ия булырга тиеш иде. Хәзер «тел – аваз коммуникациясе» дип әйтергә ярамый һәм ишарә телләрен дә тел дип санап йөртү кертелде. Ләкин барыбер ул безнең тойгыларыбыз кысаларыннан чыкмый.
— Сез ясалма телләр өйрәнәсез. Тарихта кешеләр бу телләргә аерым кызыксыну белдергән чорлар бармы һәм ул нәрсә белән бәйләнгән?
— Ясалма телләр тарихы – күбесенчә ясалма тел типларының мода тарихы ул. Мәсәлән,яңа заманда рационализмның чәчәк атуы башлана һәм кешеләр дөнья дөрес, төгәл, мантыйкый,аңлаешлы булсын өчен ясалма телләр уйлар чыгара башлыйлар. XIX гасырда төрле аралашу чаралары – телефон, телеграф һ.б. барлыкка килә. Дөньядагы барлык кешеләр белән дә аралашу җиңел була, ләкин тел комачаулый. Шул вакытта халыкара аралашу өчен телләр (мәсәлән, эсперанто теле) уйлап чыгару омтылышлары башлана. Хәзер бу ничектер модадан чыкты – бөтенесе дә инглиз теле белән эшләргә ияләштеләр. Ләкин хәзер фильмдагы телләргә мода башланды. Әгәр фильм башка планета җан ияләре турында икән, димәк, алар башкача, үзенчәлекле итеп сөйләшәләрдер.
— Күреп торабыз: дөньядагы барлык белгечләр ясалма интеллект ясау максаты өстендә эшлиләр. Элек машина һәрвакыт кеше белән аралаша иде, программист аралашу телен билгели иде. Хәзер нейрон челтәрләре һәм машина укытуы нигезендә төрле структуралар барлыкка килде. Алар үз телләрен барлыкка китереп, кешедән башка аралаша аламы?
— Әйе, алар көтелмәгән әйберләр ясый алалар. Шундый хәл булган иде: нейрон челтәре нигәдер монгол телендәге сузыклар эзлеклелеген бәйләнешле фикерләр итеп тәрҗемә иткән иде. Миңа калса, бу чынга ашырга мөмкин. Бәлки безгә, кешеләргә, билгеле бер вакытта табигый тел монополиясеннән баш тартырга кирәк булыр. Без телне кеше билгели дип уйларга ияләнгән. Кешедән башка нәрсәдер шахмат уйнарга өйрәнер дип кем уйлап карады икән? Бу кеше эшчәнлеге белән генә бәйле кебек иде. Ә хәзер санакның теләсә нинди кешедән әйбәтрәк шахмат уйнавы ачыкланды һәм бу беркемне дә аптырашта калдырмый. Санаклар тел белән дә әйбәтрәк куллана алулары билгеле булырга мөмкин.
— Facebookның ике аралашу-боты – Боб һәм Алиса, бер-берсе белән аралаша башлагач, шундый очрак булган. Боб әйткән: «Мин башка калган эшләрне эшли алам эшли алам», Алиса җавап биргән: «Шарлар минем өчен минем өчен минем өчен минем өчен ноль ул». Лингвистика күзлегеннән караганда, монда нәрсә булган?
— Монда лингвист та түгел, ә фәлсәфәче кирәктер. Әгәр дә санаклар бер-берсе белән кеше телендә аралаша башласалар, монда бернинди дә сәер нәрсә юк. Ләкин аңлау өчен авыр сорау ул.
— Алар инглиз телендә аралашканнар, ләкин җөмләләрне ничектер үзләренчә төзегәннәр. Санаклар кеше биргән телне кулланачакмы?
— Тел үсеш кичерергә мөмкин. Шул ук монгол теленнән тәрҗемә мисалы – кеше бернәрсә дә кертергә теләмәгән сузыкларның мәгънәсез эзлеклегендә санак ниндидер мәгънә күргән. Әгәр санаклар үзара сөйләшә башласа, ихтимал, ун елдан без бер сүздә аңламабыз – телләре шулай үзгәрер. Бәлки алар аны ничектер камилләштерерләр яки тагын берәр нәрсә эшләтерләр.
— Ә хәзер дөнья телләре гадиләштерүгә яки катлауландыруга омтылалармы?
— Төрлечә. Бу темага социолингвистик тикшеренүләр бар. Кызыклы гына әйбер ачыкланды: катлаулылык бу телдә сөйләшүче җәмгыятьнең зурлыгына бәйле. Зур җәмгыять телләре, ягъни халыкара аралашу телләре, гадиләнәләрдер, ә кечкенә һәм йомык җәмгыятьләрдәге телләр катлаулана баралар.
Моны аңлатуы бик ансат. Ниндидер телдә сөйләшүче егерме кешедән торган авылны күз алдына китерегез. Әгәр дә бер кеше даими булмаган төрләнеш куллана башлый икән, бөтенесе аны үзләштерәләр һәм ул телдә ныгытылып кала. Әгәр дә хәзер мин рус телендә гадәти булмаган төрләнеш куллана башласам, рус телендә сөйләшүче йөз миллион кешенең аны куллана башлавы икеле, чөнки мин аны киң кулланышка кертә алмаячакмын.
Гади күренешләр тизрәк таралалар, өстәвенә, әгәр дә аны күп кешеләр олы яшьтә өйрәнә икән. Аннан соң аларның балалары туа һәм алар белән гадиләшкән телдә сөйләшә башлыйлар. Балаларга әти-әниләре үзләштермәгән телнең авырлыклары иләк аша узып тапшырыла. Шуңа күрә зур телләр – ул һәрвакыт гадиләшү. Без аларның тарихларын беләбез һәм нинди булуларын күрә алабыз. Мәсәлән, хәзерге исланд теле борынгы исланд теле белән чагыштырганда бик нык катлауланган, ә инглиз теле – киресенчә. Бөтенесе дә белә: элек аның килешләре күп иде, ә хәзер алар юк. Тел гадиләшкән.
— Сезнең лекцияләрегезнең берсе телләрнең авырлыгына багышланган. Шулай да, аны һичшиксез билгеләп буламы һәм нинди тел иң авыры?
— Тел белгечләренең телнең авырлыгын билгеләүдә бердәм ысулы юк. Төрле параметрларга игътибар итеп, аларны төрле шкалалар буенча бәяләргә була. Ләкин мин телгә алган бәяләү ысуллары шул ук нәтиҗәләргә китерә: күп очракта халыкара телләр гади булып чыгалар, ә кечкенә һәм аз танылган телләр – авыр. Менә кытай теле күп кенә рейтингларда иң җиңел телләр арасында була, ләкин ул безнең интуициябезгә каршы килә, чөнки без телнең авырлыгы язу авырлыгы белән бергә бәяләргә ияләшкән. Ләкин кытай телендә ятларга кирәк булган язма тамгалар гына күп. Әгәр дә алай булмаган булса, без кытай телен бик җиңел дип санап йөртер идек.
Евгения Щербина мәкаләсе
«Чердак» сайтыннан Илүзә Мирсәетова тәрҗемәсе
Мәкалә тышлыгында «Game of Thrones» сериалыннан кадр кулланылды